Насыйбулла Бикбаев

Бикбаев Насыйбулла Рәхмәтулла улы (7 октябрь 1897 ел27 сентябрь 1937 ел) — Башкорт милли-азатлык хәрәкәтендә һәм гражданнар сугышларында катнашучы, партия һәм дәүләт эшлеклесе. Сәяси золым корбаны.

Насыйбулла Бикбаев
Туган телдә исем баш. Бикбаев Нәсибулла Рәхмәтулла улы
Туган 7 октябрь 1897(1897-10-07)
Югары Биккуҗа, Нижнебиккузинский сельсовет[d], Күгәрчен районы, СССР
Үлгән 27 сентябрь 1937(1937-09-27) (39 яшь)
Мәскәү, СССР
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

Насыйбулла Рәхмәтулла улы Бикбаев 1897 елның 7 октябрендә Ырынбур губернасы Ырынбур өязе Йомагуҗа улусы (хәзерге Башкортстан Күгәрчен районы Югары Биккуҗа авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте башкорт. Рәхмәтулла һәм Сабира Бикбаевларның 7 баласы була: Насыйбулла (1897), Әхмәтшәриф (1900), Заһир, Әхмәтгариф (1914), Фәридә (1926), Рафига (1929) һәм Рәшидә (1932)[1].

1906 елда мәктәпкә укырга бара, 1909 елда Сәеткол рус-башкорт училищесына укырга керә, аны 1913 елда тәмамлый һәм Ырынбур шәһәрендә төрле җирләрдә эшли. 1914 елда Ырынбур укытучылар семинариясенә укырга керә, биредә дүрт ел белем ала һәм тәмамлаганнан соң, Яңа Муса авылы мәктәбенә укытучы булып эшләргә юнәлтелә[1].

1917 елда Башкортстан мөхтәрияте өчен Башкорт милли-азатлык хәрәкәтенә кушыла. Башкорт мәркәз шурасы эшчәнлегендә катнаша, «Дулкын» башкорт яшьләре оешмасының әгъзасы була[1].

1918 елның җәеннән Башкорт хәрби шурасының интендант бүлеге мөдире була, 1918-1919 елларда 2-нче Башкорт кавалерия полкы составында хезмәт итә. 1919 елның 21 февралендә 2-нче кавалерия полкының 2-нче эскадроны командиры буларак I Бөтен Башкорт хәрби съезында катнаша[2]. Башкорт гаскәрләре Кызыл Армия ягына күчкәннән соң да, кызылгвардеецлар башкорт халкын талауны дәвам итә, башкорт солдатларын мыскыллаулар һәм атып үтерүләр башлана. Нәтиҗәдә кайбер башкорт частьлары, шул исәптән Бикбаев командалыгындагы 2-нче кавалерия полкының 2-нче эскадроны Муса Мортазинның 1-нче Башкорт кавалерия полкы белән бергә кире Аклар ягына чыга һәм Темәс авылы тирәсендә башкорт халкын талаган Пенза дивизиясенең Смоленск полкын тар-мар итә. 1919 елның 24 августында Аскар авылы тирәсендә Башкорт аерым кавалерия бригадасы составында кызыллар ягына күчә.

1919 елның 1 декабреннән РКП(б) әгъзасы. 1920-1921 елларда Башкорт гаскәрләрендә сәяси идарә инспекторы була. Башкортстан АССР ы Бөрҗән-Түңгәвер кантунында хәрби комиссар, социаль тәэминат бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

1921 елның сентябрь башыннан РКП(б)-ның Башкортстан өлкә комитетында агитацион-пропаганда бүлеге мөдире була. 1921 елның 15 ноябрендә, Шәһит Ходайбирдин, Фәтхи Әхмәдуллинның уңай отзывларына һәм Абдулла Әдһәмов, Әхмәдулла Бейешнең биографиясенең дөреслеген раслауларына карамастан, «Акларның армиясендә командир вазифаларын биләүче» буларак партиядән чыгарыла. 1925 елның 25 июлендә тагын РКП(б) га кабул ителә[1].

1921 елның ноябрендә Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан республикада ачлык белән көрәшче Ачларга ярдәм итү комиссиясе (Башпомгол) сәркатибе итеп билеләнә. 1921 елның азагында ачларга иганә җыюны оештыру өчен Төркестанга бара һәм Уфага тик 1923 елның гыйнварында кайта[1].

Эшче-крестьян инспекциясе халык комиссариаты курсларын тәмамлый. Башкортстан АССРның Эшче-крестьян инспекциясендә олуг инспектор, оештыру бүлеге мөдире булып эшли. 1930-1933 елларда Башкортстан Үзәк Башкарма Комитетының оештыру бүлеге мөдире вазифасын башкара[1].

1933 елның июненнән яңа алфавитны (яңалифне) кертү буенча комиссия рәисенең урынбасары була[3].

ВКП(б)-ның Башкортстан өлкә комитетының 1934 елның 15 августындагы карарына ярашлы, Мәскәү каласына СССР Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты каршындагы Милләтләр фәнни-тикшеренү институты аспирантурасына укырга җибәрелә[1].

1936 елның 27 апрелендә ВКП(б)-дан чыгарыла. 1937 елның 20 июнендә кулга алына. Советларга каршы террористик оешмада катнашуда гаепләнә. 1937 елның 27 сентябрендә атыла. Мәскәү шәһәренең Дон монастыре биләмәләрендә җирләнгән. 1958 елның 18 гыйнварында аклана[4].

1935 елда Насыйбулла Бикбаев үзенең хәтирәләрен нәшер итәргә әзерли, әмма Октябрь инкыйлабы тарихы һәм Россия Коммунистлар партиясе тарихы материалларын туплау һәм өйрәнү буенча Башкортстан комиссиясе тарафыннан хәтирәләрне бастыруга рөхсәт бирелми. Әлеге вакытта 350-дән артык машинопись биттән торган хезмәте Башкортстан Республикасы җәмәгать берләшмәләренең үзәк дәүләт архивы фондында саклана. Автор үзенең хезмәтендә 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң Башкортстанда булган вакыйгаларны — башкорт милли хәрәкәтенең оештырылуы һәм үсеше, аның урындагы һәм үзәк власть органнары белән мөнәсәбәтләре, инкыйлаб һәм Гражданнар сугышы шартларында Башкортстан мөхтәрияте өчен сугыш турында архив документларын кулланып тасвирлый[1].

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны — Рабига Шәнгәрәй кызы, 1938 елның 25 гыйнварында кулга алына, «халык дошманы»ның хатыны буларак 8 елга иректән мәхрүм ителә. 1957 елның 15 мартында аклана[1].

Улы — Равил, Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югала[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 Валишин Р. {{{башлык}}} // Ватандаш. — ISSN 1683-3554.
  2. Курултай утвердил список ста личностей, стоявших у истоков образования Республики Башкортостан. Всемирный курултай башкир. 2018-09-11 тикшерелгән.
  3. Ими гордится район. Ватандаш. әлеге чыганактан 2013-05-04 архивланды. 2018-09-11 тикшерелгән.
  4. Бикбаев Насибулла Рахматуллович. Федеральное государственное бюджетное учреждение науки Институт истории естествознания и техники им. С.И. Вавилова Российской академии наук (ИИЕТ РАН). 2018-09-11 тикшерелгән.