Наил Ишмөхәммәтов
Наил Радик улы Ишмөхәммәтов (рус. Наиль Радикович Ишмухаметов; 19.01.1964,[1] Магнитогорск, РСФСР ССРБ) — шагыйрь, прозаик, татар проза һәм поэзиясен тәрҗемә итүче, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2009),[2][3] Марк Зарецкий (2004), Сергей Малышев (2010) һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге (2011) премияләр лауреаты,[2] йөгерү буенча СССРның спорт мастеры.[4]
Наил Ишмөхәммәтов | |
---|---|
Туган телдә исем | Наил Радик улы Ишмөхәммәтов |
Туган | 19 гыйнвар 1964 (60 яшь) Магнитогорск, РСФСР ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ Россия |
Һөнәре | язучы, тәрҗемәче |
Биографиясе
үзгәртүНаил Ишмөхәммәтов 1964 елда Магнитогорск шәһәрендә туа. 1987 елда инженер-электрик белгечлеге буенча Г. И. Носов исемедәге Магнитогорск тау-металлургия институтын (1998 елдан университет, 2014 елдан Магнитогорск дәүләт университеты[d] составында) тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген шул ук елда Магнитогорск металлургия комбинатында кайнар прокатка цехында башлый.[2]
1994 елда даими яшәү урынына Казан шәһәренә күченә. Хәзерге вакытта «Идел» журналы редакциясендә эшли.[2]
Русча яза.[1] Шигырьләре, хикәяләре һәм тәрҗемәләре «Октябрь», «Дружба народов», «Москва», «Наш современник», «Юность», «Аврора», «Север», «Подъем», «Бельские просторы», «Байкал», «Литературная газета», «Литературная Алма-Ата», «Контрабанда», «День и ночь», «Казанский альманах», «Идел», «Казан», «Аргамак Татарстан», «Салават күпере», «Мәдәни җомга», «Татар дөньясы», «Татар төбәкләре» журналларында басыла. Шигырьләре татар һәм украин телләренә тәрҗемә ителә.[2]
Бүләк һәм премияләре
үзгәртү- Марк Зарецкий исемендәге премия лауреаты (2004),
- Сергей Малышев исемендәге премия лауреаты (2010),
- Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2011).
2007 елда Идел буе язучылары һәм тәрҗемәчеләре семинарында катнашучы, 2008, 2010 елларда Аксенов-фест, 2007, 2008, 2009, 2010 елларда «Адашкан трамвай» конкурсының ярымфиналисты һәм «П» бәйсез Премиясе (2010), һәм «Ак торна» (2012) конкурсы финалисты.[2]