Надежда Кибардина

Надежда Кибардина (тулы исеме Надежда Николай кызы Кибардина , русча Надежда Николаевна Кибардина) — спортчы, велосипедта узышучы, 4 мәртәбә дөнья чемпионы.

Надежда Кибардина
Туган телдә исем Надежда Николаевна Кибардина
Туган 8 февраль 1956(1956-02-08) (68 яшь)
Чаллы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре спортчы, велосипедта узышучы

 Надежда Кибардина Викиҗыентыкта

1956 елда Чаллыда туган. Әнисе Валентина Кибардина Сарман районы Бикмәт авылыннан. Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә, Чаллыда балалар спорт мәктәбендә укый. «Труд» ирекле спорт җәмгыятендә шөгыльләнә. Башта тимераякта шуу буенча, аннары велосипедта узышу буенча таныла.

Россия Кораллы көчләре командасының велоспорт буенча тренеры. Чехиядә яши.[1]

ССРБ атказанган спорт остасы (1980 ел). ССРБ халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы.

Спорттагы уңышлары:

1980 ел – велосипедта узышу буенча ССРБ чемпионы

1980 ел — велосипедта узышу буенча дөнья чемпионы

1981 ел — велосипедта узышу буенча ССРБ чемпионы

1981 ел — велосипедта узышу буенча дөнья чемпионы

1982 ел — велосипедта узышу буенча ССРБ чемпионы

1983 ел — велосипедта узышу буенча ССРБ чемпионы

1984 ел — велосипедта узышу буенча ССРБ чемпионы

1987 ел — велосипедта узышу буенча дөнья чемпионы

1989 ел — велосипедта узышу буенча дөнья чемпионы

Чыганаклар үзгәртү

  1. Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы, 2000, 104 бит.
  2. Кто есть Кто: Кибардина Надежда Николаевна. 2016 елның 5 март көнендә архивланган. «Республика Татарстан»

Искәрмәләр үзгәртү