Мөхәммәт Салихов

Мөхәмәт Салихов (? — 1893) — мөселман дин әһеле.

Мөхәммәт Салихов

Биографиясе үзгәртү

Мөхәмәт Салихов чыгышы белән Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы) Гүмәр авылыннан[1].

1860 елдан Уфа губернасы Бәләбәй өязе Кара Көек авылы мәчете имам-хатибы була. Аннары Түбән Новгород җәмигъ мәчете имам-хатибы итеп билгеләнә.

 
Солтан мәчете (Казан шәһәре).

1868 елда Казан шәһәрендә сәүдәгәр Җиһанша Госманов тарафыннан Солтан мәчете һәм аның карамагындагы «Госмания» мәдрәсәсе ачылгач, Госманов мәчет имам-хатибы һәм мәдрәсә мөдәррисе вазифаларын үтәргә Мөхәмәт Салиховны чакыра һәм ул моңа риза була. Мәдрәсәдә иске ысул буенча укытылган (кадимчелек), биредә ел саен 100-гә якын шәкерт белем алган.

Ырынбур мөселман Диния назаратына казый итеп сайлангач, Мөхәмәт Салихов Уфа каласына күчә һәм үзенең урынына кияве Солтан авылы мулласы Сәхәбетдин Габделлатыйфны калдыра[2]. 1881-1882 елларда Ырынбур моселманнары диния нәзарәтендә казый вазифасын башкара[1]. 1885-1886 елларда Мөхәмәтьяр Солтанов мөфти сыйфатында властьлар тарафыннан расланганга кадәр Ырынбур мөселман Диния назараты эше белән җитәкчелек итә[3].

Казанга кайткач тагын 8-нче җәмиг мәчете мәхәлләсен җитәкли.

1893 елның августында вафат була[2].

Гаиләсе үзгәртү

Уллары:

  • Салихов Гарифулла Мөхәммәт улы (1861-1915) — мәгърифәтче, тарихчы, дин әһеле. Казанның 8-нче җәмигъ (Усманов) мәчетенең имам-хатибы һәм аның каршындагы «Госмания» мәдрәсәсенең мөдәрисе (1893-1915).
  • Салихов Мөхәммәтгариф Мөхәммәт улы (1870-1921) — укытучы, дин әһеле. Казанның 8-нче җәмигъ (Госманов) мәчетенең имам-хатибы һәм аның каршындагы «Госмания» мәдрәсәсенең мөдәрисе (1915-1917).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Дмитриева Л. В., Мугинов А. М., Муратов С. Н. Описание тюркских рукописей Института народов Азии. Том I. История / под ред. А. Н. Кононова. — Москва: Наука, 1965. — С. 75. — 262 с.
  2. 2,0 2,1 Султановская мечеть(үле сылтама) // Префектура «Старый город» Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «Старый город» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  3. Азаматов Д. {{{башлык}}}. — С. 167.

Әдәбият үзгәртү

  • Дмитриева Л. В., Мугинов А. М., Муратов С. Н. Описание тюркских рукописей Института народов Азии. Том I. История / под ред. А. Н. Кононова. — Москва: Наука, 1965. — 262 с.