Мөхәммәтхан Кулаев

(Мөхәммәт Кулаев битеннән юнәлтелде)

Мөхәммәтхан Кулаев (Мөхәммәтхан Сәхипгәрәй улы (чукынгачтын Мстислав Александр улы) Кулаев, 8 февраль 1873(1873-02-08), Җиянчура[d], Ыр өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе1958, Казан, РСФСР, СССР) — дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, табиб, медицина докторы (1910), СССРның сәламәтлек саклау отличнигы (1943), Башкорт хөкүмәте рәисе (1919).

Мөхәммәтхан Кулаев
Туган телдә исем баш. مۈحەممەتحان سەحىپگەرەي ئولىٰ قولايىٰۋ
баш. Mɵxəmmətxan Səxipgərəj ulь Qulajьf
баш. Мөхәммәтхан Сәхипгәрәй улы Ҡулаев
Туган 8 февраль 1873(1873-02-08)
Җиянчура[d], Ыр өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 1958
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын улица Маяковского, 10[d][1]
Әлма-матер Казан Император университеты

Биографиясе үзгәртү

Кулаев Мөхәмәтхан Сәхипгәрәй улы 1873 елның 7 февралендә Ырынбур губернасы Орск өязе Үсәргән вулысының (хәзерге Ырынбур өлкәсе Куандык районы) Зиянчура авылында туган. Анасы Янифә Садык кызы һәм атасы Сәхипгәрәй Муса улы урта хәлле крестьяннар.

Башта авылларындагы мәчет янындагы мәдрәсәдә һәм рус-башкорт мәктәбендә укый. Ары 1886-1896 елларда Ырынбур гимназиясендә белем ала һәм аны алтын медаль белән белем ала. 1896-1902 елларда Казан Император университетының медицина факультетында "Башкорт стипендиясе"нә укый. Шул ук вакытта 1899-1900 елларда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең Уфа губернасы Стәрлетамак өязенә, Ырынбур губернасы Верхнеурал һәм Орск өязләренә экспедицияләрендә катнаша, башкорт һәм татар җырларын, мәкальләрен, әйтемнәрен һәм әкиятләрен җыя. Университетка тик христианнар гына алынгач динен алмаштырырга мәҗбүр була, һәм христиан динен алып "Мстислав Александрович" дип исемен үзгәртергә ризалык бирә. Башка мәгълүмат буенча, укыган чорда хәлле генә бер рус кызына өйләнер өчен исемен һәм динен алыштыра.

1902 елда Казан губернасы Тәтеш өязенең Кече Ялчыкай авылының земство дәваханасына табиб итеп тәгаенләнә. 1903-1913 елларда Казанның Александровск кала дәваханасында һәм башка сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшли.

1910 елда медицина докторы дәрәҗәсенә имтиханнар тапшыра, әммә хезмәтен вакытында тәмамлап өлгерә алмый. 1913 елда Варшава каласына эшкә күчерелә. 1914-1917 елларда Беренче дөнья сугышында катнаша, Көньяк-Көнбатыш фронтының 275-се байлык кыр госпиталенең баш табибы булып хезмәт итә. 1917 елда Казанга кайтып Шамов кала дәваханәсенең терапевт бүлегендә олуг ординатор булып эшли.

Юныс Бикбов чакыруы буенча Ырынбурга килә. 1918 елның августыннан алып Башкорт Хөкүмәтендә эшли һәм башкорт милли хәрәкәтенә кушылып китә. 1919 елның 26 гыйнварында хөкүмәт рәисе һәм Башкортстан хәрби-революцион комитеты әгъзасы итеп сайлана. Мәскәүдә үзәк совет власы вәкилләре белән әңгәмә алып барган башкорт делегациясен җитәкли һәм 1919 елның 20 мартындагы [[Үзәк Совет власы белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет автономиясе турында килешүгә кул куюда катнаша. Мәскәүдән кайтышлый Казанга гаиләсенә бара, биредә тиф белән авырып дәваханәгә эләгә һәм сәясәттән чигенергә мәҗбүр була.

1919 елның сентябреннән алып Казанда хәрби госпитальнең баш табибы булып хезмәт итә. 1921-1928 елларда шәһәрнең Булак аръягындагы өлешендәге үзе оештырган дәваханәсенең баш табибы була, шул ук вакытта Казан туберкулез диспансерында 1950-нче еллар ахырына кадәр эшли. Медицина өлкәсендәге фидакяр эшчәнлеге өчен «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь эшчәнлеге өчен» медале белән бүләкләнә. 1959 елда Казанда үлә.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Основы звукопроизношения и азбука для башкир. Казань, 1912. 18 с.
  • Әлепей. 1919. 35 с.
  • О звуках башкирского языка. Казань, 1928, 60 с.
  • Твердый алфавит башкирского языка. Казань, 1928. 16 с.
  • О глаголах башкирского языка. Казань, 1930. 103 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В. Бурнашев, И. Вигалок, З. Якупова Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазань: Татарское книжное издательство, 1948.

Әдәбият үзгәртү

  • Баишев М. Деревня Зианчурино Орского уезда Оренбургской губернии // Записки Оренбургского Отдела Императорского Русского Географического Общества. Петербург, 1895.

Чыганаклар үзгәртү

  • Галяутдинов И. Г., Кульшарипов М. М. Кулаев, Мстислав Александрович // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.