Мәҗит Нартайлаков

Мәҗит Нартайлаков (3 февраль 1960 ел) — галим-хирург, югары мәктәп укытучысы. Медицина фәннәре докторы (1995), профессор (1997), Россия Табигый фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (2006), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002) һәм сәламәтлек саклау алдынгысы (2002). Башкортстанның (1998) һәм Россия Федерациясенең (2008) атказанган табибы. Салават Юлаев ордены кавалеры (2012).

Мәҗит Нартайлаков
Туган 3 февраль 1960(1960-02-03) (64 яшь)
Переволоцки районы, Ырынбур өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре хирург
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Биографиясе үзгәртү

Мәҗит Әхмәт улы Нартайлаков Ырынбур өлкәсенең Переволоцки районы Габдрәфик авылында туган. 1977 елда БАССРның Чакмагыш районы Тайнәш урта мәктәбен тәмамлый. 1983 елда — Башкорт дәүләт медицина институтын, шунда ук хирургия буенча клиник ординатураны (1983-1985) тәмамлый. 1985-1987 елларда Уфа шәһәренең 6 нчы клиник дәваханәсендә хирург булып эшли һәм кабул итү бүлегенең мөдире була (хәзер — БДМУ клиникасы).

1987 елдан БДМИ-да (хәзерге — БДМУ-да) гомуми хирургия: 1987 елдан — ассистент, елдан — доцент, 1996 елдан — профессор, 1997 елдан — мөдир, бер үк вакытта 1994-1997 елларда — Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында баш хирург, 2011-2015 елларда БДМУ-ның — дәвалау эшләре буенча проректор. Республика хирургия гепотология үзәге җитәкчесе (1995 елдан), ГТИ-ның яңа медицина технологияләре директоры (2015 й).

1989 елда кандидатлык (Казан) һәм 1995 елда докторлык (Мәскәү) диссертацияләрен яклый.

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Хирургия гепатологиясе, абдоминаль хирургия, хирургик инфекцияләр, трансплантология.

580-нән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән, 12 монография, 22 уйлап табуга патент авторы. 8 доктор һәм 46 фән кандидаты әзерләгән.

Киң танылган хезмәтләре үзгәртү

  • Бавыр эхинококкозы /Нартайлаков Плечев В. В., Мушарапов Д. Р., Локманова Г. И — Уфа: НПО Башмет, 2006. — 104 б.
  • Бавыр һәм үт юллары хирургиясе / М. Ә. Нартайлаков редакторлыгында. —Дондагы Ростов.: Феникс, 2007. — 400 б.
  • Хирургиядә биоплант /Минһаҗев Г. Г., Нартайлаков М. Ә., Нигъмәтуллин Р. А. — Уфа: РА Информреклама, 2008. — 528 .
  • Гомуми хирургия / М. А. Нартайлаков редакторлыгында. —Дондагы Ростов.: Феникс, 2006. — 256 б.
  • Йөкле хатыннар һәм аппендицит: Уку кулланмасы /Кулавский В. А., Нартайлаков М. Ә., Кулавский Е. В. — Уфа: БДУ, 2011. — 103 б.
  • В. Н. Павлов — М. Ә. Нартайлаков буенча паренхиматоз әгъзаларга җөй салу өчен энә. № 136321 файдалы модельгә 10.01.2014 й. РФ патенты /Павлов В. Н., Нартайлаков М. Ә., Зиннәтуллин Р. М., Гыйзәтуллин Т. Р., Катаев В. А.
  • Үт юлының ятроген зарарлану очрагында бавырдан үтне эчәк аша чыгару өчен вакытлыча тышкы шунтирование ысулы. № 2580753 файдалы модельгә уйлап табу өчен 17.03.2016 й. РФ патенты /Пантелеев В. С., Нартайлаков М. Ә., Абдеев Р. Р.

Китаплары үзгәртү

  • Лекарь великого эмира. — Уфа: ГУП РБ Уфимский полиграфкомбинат, 2015. — 232 с. ISBN 978-5-85051-639-0

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасында иң яхшы операция өчен "Алтын скальпель" премиясе (1996, 2005, 2013).
  • Башкортстан Республикасының Мактау кәгазе (1998).
  • Халыкара хирург-гепатологлары ассоциациясенең абруйлы әгъзасы (2010 г.)[1]
  • Салават Юлаев ордены (2012).

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Вәлитов О. Табиб Нартайлаков рухи дөньясы // "Кичке Уфа" гәзите, № 107, 04.06.2014.
  • Вәлитов О. Табибның кцче — йөрәгендә. // «Ватандаш» журналы, № 2, 2014.
  • Нартайлаков М.Ә. Без кемнәр — табиблары, әллә педагоглармы? //Медицина гәзите, № 13, 22.02.2012.
  • Нартайлаков М. Ә. Бөек Тамерланның шәхси дәвалаучысы (тарихи-әдәби роман). — Уфа: Тихая пристань, 2011, 188 б.
  • Нартайлаков М.Ә. Бөек әмир дәвалаучысы (тарихи-әдәби роман). — Уфа: Уфа полиграфкомбинаты, 2015, 233 б.

Сылтамалар үзгәртү