Мәхәббәт Тугърылыгына Җиңелү

Мәхәббәт Тугърылыгына Җиңелү ул 1973 елда гитаристлар Карлос Сантана һәм Джон МакЛафлин тарафыннан чыгарылган альбом Сантана һәм Махавишну Оркестры төркемнәре аккомпаненменты белән. Альбом Шри Чинмой тәгълиматы тарафыннан илһамландырылган булган һәм Джон Колтрэйнга бүләк буларак уйланган булган. Анда ике Колтрэйн композициясе бар, ике МакЛафлин җыры һәм Сантана һәм МакЛафлин арранжирлаган традицион госпел җырлары. Аңа 1973 елда RIAA certification-дан алтын статусы бирелгән булган. 2003 елда, Love Devotion Surrender CD-та бонус трэклар буларак альтернатив юрамалар белән чыккан булган. Сантана һәм МакЛафлин альбомны тәэмин итәр өчен 1973 һәм 1974 елда тур ясаганнар.[1]

Килеп чыгышы үзгәртү

Ике кеше дә Шри Чинмой гурусының күптәннән түгел өйрәнчекләре булган һәм альбомның атамасы Шри Чинмой фәлсәфәсенең нигез концепцияләренең кайтавазы булып тора, аның игътибар үзәгендә "мәхәббәт, тугърылык һәм бирелү".

Чинмой альбомы һәм Бирелү концепциясе турында шулай сөйли иде: Кызганычка каршы, Көнбатышта бирелүне аңламыйлар. Без берәүгә бирелсәк ул шуннан соң хөкем итәчәк дип ышанабыз....Әмма рухи караштан...ахыры булган Чиксезгә кергәндә, ул шунда ук тулысынча Чиксез булып китә. Кечкенә тамчы океанга кергәндә без тамчының юлын күрә алмыйбыз. Ул чиксез океан булып китә.

Ике кеше өчен дә альбом күчеш мизгеленә рухи һәм музыка рәвешендә килгән: Love Devotion Surrender аларның рухи үзләренең бик җәмәгать төсмерендә омтылу булган. Карлос Сантана рок музыкасыннан джазга һәм джаз фьюжнга күчеш ясаган, һәм "рухи уяну" кичергән, шул ук вакытта МакЛафлин Махавишну Оркестрыннан китәргә теләгән, чөнки аны башка музыкаль төркем әгъзалары тәнкыйтьләгән.Сантана МакЛафлинның фэны булган, һәм МакЛафлин Сантананы Шри Чинмойга 1971 елда таныштырган, шул вакытта гуру аңа "Дэвадип" исемен биргән һәм икәү 1972 елда уйнарга һәм язарга башлаганнар. Биографы Марк Шапиро буенча, Сантанага МакЛафлиннан күп өйрәнергә туры килгән: "Ул сәгатьләр буе утырган иде, һәм МакЛафлинның аңа өйрәткән яңа ысуллары белән мавыккан иде," һәм аның яңа рухилыгының музыкга эффекты булган: "Карлосның яңа табылган ышануы хәзер һәр урманчыкта булган дип сиздем."

Трэклар үзгәртү

Беренче трэк, "A Love Supreme", Колтрыйнның 1964 ел A Love Supreme альбомыннан "Acknowledgement" композициясе юрамасы булган. Аның хасияте булып МакЛафлинның һәм Сантананың икесенең дә электр гитарасында барларны киңәйтелгән, импровизацияләнгән алмаштырып уйнавы тора. Күпчелек очракларда Сантана сул каналга паннинг ясаган, ә МакЛафлин уң ягына.[2] Оригинал кебек үк, ахырга кадәр "A love supreme" җырлавы ишетелә. (Бары тик Армандо Пераза җырчы булып танылган булган.)

Колтрэйнның башка композициясе "Naima" акустик гитарада уйнала. Беренче мәртәбә 1959 елда Колтрэйнның Giant Steps-ында уйналып ул туры ысулда уйнала торган нәзек җыр.[2]

"The Life Divine" янә Колтрэйнның A Love Supreme-ына кайта, ул "the love divine" фразасы белән ачыла – аны язучы төгәл булмаган рәвештә "үгез җыры" дип атый.[3] Җырның беренче өлеше экстенсив, Сантананың югары темплы импровизациясе ул тиз һәм кыска фразалар арасында алышына, күпмедер вакыт шул дәрәҗәдә калган ноталар (шуларга 3:29-дан 4:03-ка кадәр дәвам иткәннәре). Җыр дәвамында һәм "тормыш илаһи" җырлавын кертеп МакЛафлин югары тизлектәге staccato һәм сыртлар кертә. Җыры кала аңа "it's yours and mine" һәм оутроны кертеп перкуссия белән Ларри Юнгның органы керә. "Әйдәгез Илаһның йортына барыйк" ул традицион госпел җырында нигезләнгән 16-минут озынлыгындагы трэк. Арранжировка Сантана һәм МакЛафлинныкы, әмма Rolling Stone-да Боб Палмер язганча аранжировка Лонни Листон Смитныкына охшаш.[2] Смитның аранжировкасы 1970 елда яздырылган булган ул шул вакытта Фароа Сандерс белән эшләгән, ул аны яздырган һәм Колтрэйн белән эшләгән. Әкрен керү расламасыннан соң (бу Смит аранжировкасына охша), әсәрнең күпчелеге элмәкле бас һәм Латин перкуссиясе аккомпаонентыннан ике аккорд өстеннән солодан тора. Биредә Ларри Юнгның орган кертеменнән, Паул Стамп, Go Ahead John-да шулай дип язган: "триплетларның кисешүче тирбәнүләре белән, ул саф даһилык мизгеле үз хакында искә алуга лаеклы, ул сюрреаль рәвештә төсле күбәләкләр өеренең музыка эквиваленты."[3] Трэк әкрен кертү раславына кайту белән тәмамлана. Соңгы трек "Медитация" ул "матур, әмма якты МакЛафлин композициясе"[2] аны МакЛафлин элек Нью-Йоркның WNEW-FM радиостанциясендә эксклюзив тапшыру өчен соло буларак яздырган. МакЛафлин пианинода, ә Сантана акустик гитарада мелодиянең Love Devotion Surrender' юрамасында уйный.[3]

Тәнкыйди кабул ителеш үзгәртү

Калып:Album ratings Композицияләрнең тәнкыйте һәм аларның башкаруы төрлечә. Смитның "Let Us Go"-ның охшавына өстәп Боб Палмер Колтрэйн материалының "табигатьтән өстен алымнары"на карый,[4] шул ук вакытта МакЛафлинның биографы Пол Стамп "A Love Supreme"-да "plink-plonk conga-heavy foursquare vamp all too typical of Santana" кебек элементларны тәнкыйтьли[3] Тһом Юрек күбрәк позитив һәм мисал өчен "The Life Divine"-ны шашырлык төенчле әмма шулай да трансцедент" дип мактый."[5] Сантананың фэннары, мөгаен, канәгать булмаган; Тһом Юрек буенча Love Devotion Surrender "үз вакытында Сантана фэннары буенча өметсез рәвештә аңлашылмаган язма иде",[5] though Marc Shapiro's biography of Santana suggests otherwise.[6] Паул Стамп МакЛафлинның үтә җәнҗаллы Go Ahead John биографиясенең авторы, альбомның башкарылуы турында негатив һәм ул "ретроспектив һәм рухи аксак альбом" дип атый, төрлечә Сантананың мелодиясен һәм МакЛафлинның "технофил тенденцияләрен" һәм "электроник ишарәләре"н тәнкыйтьли.[3] Тһом Юрек AllMusic өчен журналларны карап, альбомны олы итеп мактый: "Өч дистә ел узганнан соң, Love Devotion Surrender һаман тулаем радикаль һәм сокландыргыч матур яңгырый."[5] Rolling Stone өчен язучы Роберт Палмер альбом өчен амбивалент һәм аны "каты тавышлы һәм үз карашында торучан...ул моноаккорд дроннарга бәйле, чөнки күп эффект көче аның структурасының гади ысулларында." Ул Карлос Сантананың уйнавы турында МакЛафлинныкына караганда олырак уйлый, ул аны хис юк һәм техникалык җитеп бетми дип фараз итә: "Биредә иң илһамланган урында МакЛафлин дәртләндерә, әмма бераз монолитик."[2] Later, in a positive review of Santana's Welcome (1973), Palmer said the album "was simply a series of ecstatic jams on Coltrane and Coltrane-influenced material."[4] Күп өйрәнүчеләр органист Ларри Юнгны мактыйлар.Тһом Юрек әйткәнчә Юнг ул ике бик төрле гитаристны бергә тотучы гель;[5] Роберт Палмер әйткәнчә Love Devotion Surrenderның сиземле орган соло җырлаулары шул альбомда иң яхшы урыннар иде."[7]

Ремикс үзгәртү

2001 елда, Боб Марли һәм Майлз Дэйвис альбом ремикслары өчен җаваплы Билл Ласвелл Сантананың Illuminations һәм Love Devotion Surrender –дан миксланган һәм миксланмаган өзекләрен Divine Light-ка керткән.[8] on an album called Divine Light.[9]

Трэк листингы үзгәртү

Беренче як
Исем Озынлык
1. «A Love Supreme» 7:48
2. «Naima» 3:09
3. «The Life Divine» 9:30
Икенче як
Исем Озынлык
4. «Let Us Go Into the House of the Lord» 15:45
5. «Meditation» 2:45
38:44
CD юрамасының бонус трэклары
Исем Озынлык
6. «A Love Supreme» (take 2) 7:24
7. «Naima» (take 4) 2:51

Составы үзгәртү

Продюсирлау үзгәртү

  • Маһавишну Джон МакЛафлин – продюсер
  • Карлос Сантана – продюсер
  • Глен Колоткин – инженер
  • Ашок – альбом дизайны & тышы фотосы
  • Пранавананда – фотография
  • Шри Чинмой – эссесы

Чартлар үзгәртү

Ел Чарт Позиция
1973 Pop Albums (U.S.) 14[10]
Pop Albums (UK) 7

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Phil Freeman (2018-03-07). Remembering When Santana Made Amazing Jazz-Rock. 2019-10-19 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Palmer, Robert. Rev. of Love Devotion Surrender, Rolling Stone (1973-08-02). 23 июнь 2009 тикшерелде. (үле сылтама)(үле сылтама)
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Stump, Paul (2000). Go ahead John: the music of John McLaughlin. SAF Publishing. pp. 61–65. ISBN 978-0-946719-24-2. https://books.google.com/books?id=TDFqHbV5K7cC&pg=PA65&dq=%22love+devotion+surrender%22. 
  4. 4,0 4,1 Palmer, Robert. Rev. of Santana, Welcome, Rolling Stone (1974-01-03). 23 июнь 2009 тикшерелде. (үле сылтама)(үле сылтама)
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок jurek не указан текст
  6. Shapiro, Marc (2002). Carlos Santana: Back on Top. Macmillan. p. 148. ISBN 978-0-312-28852-5. https://books.google.com/books?id=ofF24d-a0KQC&pg=PA148&dq=%22love+devotion+surrender%22. "Carlos was thrilled when feedback indicated this [sic] his old Santana fans were finding much to like in the music as well" 
  7. Palmer, Robert. Rev. of Larry Young, Lawrence of Newark, Rolling Stone (1974-02-14). 23 июнь 2009 тикшерелде. (үле сылтама)(үле сылтама)
  8. DiscsEtc: Music CDs, The Independent (2001-09-16), бит  14.
  9. Broecking, Christian. Instant Karma: Sci-Fi-Jazz und andere Fusionen - Barbecue im Raumschiff, Die Tageszeitung (2001-07-11). 24 июнь 2009 тикшерелде.
  10. [[[:Калып:AllMusic]] Love Devotion Surrender - Charts & Awards]. 2009-06-25 тикшерелгән.