Мәмәдхөсәен Тәхмасиб

Мәмәдхөсәен Тәхмасиб ( тулы исеме Мәмәдхөсәен Аббасгули улы Тәхмасиб, азәрб. Məmmədhüseyn Abbasqulu oğlu Təhmasib) – азәрбайҗан язучысы, фольклорчы галим.

Мәмәдхөсәен Тәхмасиб
Туган телдә исем Мәмәдхөсәен Аббасгули улы Тәхмасиб
Туган 12 апрель 1907(1907-04-12)
Нахчыван, Ирәван губернасы, Русия империясе
Үлгән 5 октябрь 1982(1982-10-05) (75 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан ССР
Милләт әзери
Ватандашлыгы ССРБ
Әлма-матер Азербайджанский государственный педагогический университет[d]
Һөнәре язучы, галим

1907 елда Нахчыван шәһәрендә туган. 1982 елның 5 октябрендә Бакыда вафат.

Бакы педагогия техникумын(1927 ел), Азәрбайҗан педагогия институтын (1933 ел) тәмамлый.

Нахчыванда мәктәп укытучысы (1927 - 1930 еллар), Кюрдамирда, Али-Байрамлыда мәгариф бүлекләрендә методист (1933 - 1936 еллар), Азәрбайҗан Фәннәр академиясенең Низами исемендәге Әдәбият институтында халык авыз иҗаты бүлеге мөдире (1945-1982 еллар), Киров исемендәге Азәрбайҗан дәүләт университетында (1950-1958 еллар) эшли.

“Халык авыз иҗатында бәйрәм һәм календарь җырлары” темасына кандидатлык (1945 ел), “Урта гасырларда азәрбайҗан халык дастаннары” темасына докторлык (1965 ел) диссертацияләре яклый. Профессор (1970 ел).

Әдәбиятка 1934 елда килә. Әсәрләре: “Качак Нәби» (1938 ел), «Ашык тавышы» (1942 ел), “Бәетләр” (1943 ел), “Ак атлы угълан” (1954 ел), “Азәрбайҗан әкияләре” (1941-1942 еллар, 3 томда; 1945-1946 еллар, 2 томда, рус телендә), “Дашдамир әкиятләре” (1970 ел), ”Ашык Алиәсгар” (1972 ел, 2 китап).

Пьесалары: “Яз” (1938 ел), “Юлбарыс өне” (1941 ел ), “Чәчәк атучы таулар” (1951 ел), “Һинд әкияте” (1956 ел), “Робагыйлар дөньясында” (1968 ел) җөмһүрият театрларында куела.

Әсәрләре буенча берничә кинофильм төшерелгән.

Халык авыз иҗатын җыю өлкәсендә зур хезмәт куя: “Көругълы” эпосы, “Мулла Насретдин мәзәкләре”, “Коркут бабам китабы”, “Азәрбайҗан дастаннары”, “Азәрбайҗан мәхәббәт дастаннары”.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Азербайджанская Советская Энциклопедия. Тахмасиб Мамедгусейн.
  1. Тehмасиб М. Н. «Дэдэ Горгуд» бочары паггында. Aзepбajaн шифаhи халг эдэбиjjатына даир тэдгиглэр. Бакы, 1961.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

http://www.vostlit.info/Texts/rus9/Korkut/lit.phtml?id=746

http://az.wikipedia.org/wiki/M%C9%99mm%C9%99dh%C3%BCseyn_T%C9%99hmasib_(film,_2003) 2013 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган.

Моны да карагыз үзгәртү

http://az.wikipedia.org/wiki/M%C9%99mm%C9%99dh%C3%BCseyn_T%C9%99hmasib