Мәкаль әйтештатар халык уены.

Мәкаль әйтеш
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар түгәрәкләнеп утыралар. Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:

— Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да «бер, ике, өч...» дип алтыга хәтле санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә.

Шулай ди дә уен башлана. Әйтик, уртадагы бала: «Ни чәчсәң...» — дип яулыгын берәүгә ыргыта. Яулык тигәне аңа: «Шуны урырсың», — дип җавап бирә. Тагын моңа мисаллар:

Ыргытучы: Кем эшләми, ...
Яулык тигәне: шул ашамый
Ыргытучы: Какма кеше капкасын, ...
Яулык тигәне: кагарлар үз капкаңны.
Ыргытучы: Ачтан үлсәң дә, ...
Яулык тигәне: ата-анаңны ташлама.
Ыргытучы: Аптыраган үрдәк, ...
Яулык тигәне: арты белән күлгә чумар.
Ыргытучы: Ачы булсаң, тоздай бул, ...
Яулык тигәне: татлы булсаң, балдай бул.
Ыргытучы: Бер тиенлек куян, ...
Яулык тигәне: ун тиенлек зыян.
Ыргытучы: Берәү туеп сикерә, ...
Яулык тигәне: берәү туңып сикерә.
Ыргытучы: Аты олы, ...
Яулык тигәне: кабыргасы коры.
Ыргытучы: Ашаганда колагың селкенеп торсын, ...
Яулык тигәне: эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын һ. б.

Ыргытучы алты га хәтле санаганчы җавап таба алмаган кешегә җәза бирәләр. Яулыкны алган соңгы кеше, тагын берәр мәкальнең беренче яртысын әйтеп, яулыгын икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам иттерелә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.