Мәгъзүм Хәкимов — афористик, кыска шигырьләр остасы.

Мәгъзүм Хәкимов
Туган 14 гыйнвар 1930(1930-01-14)
ТАССР, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы
Үлгән 29 сентябрь 1972(1972-09-29) (42 яшь)
ТАССР, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы

Тормыш юлы үзгәртү

Шагыйрь, укытучы Мәгъзүм Хәкимов 1930 елның 14 гыйнварында Олы Кайбыч авылында игенчеләр гаиләсендә туа. Бабасы Хәким агай, кулак дип, авылдан сөрелгәнгә, аның оныгы Мәгъзүм дә замана “салкынлыгын” тоеп үсә. Тора-бара Зариф агай белән Мәфрүзә апай гаиләсе тугыз балалы (өч ир бала, алты кыз) булып киңәя.

Мәгъзүм, зирәк яшүсмер, табигый талантка ия булган бала буларак, мәктәптә укыганда ук, укучыларны мавыктырырлык шигырьләр яза. «Колхоз бригадасы» исемле район газетасы битләрендә матур тирән мәгънәле ши­гырьләре бер-бер артлы басылып чыга. Югарыда аталган газета битләрендә генә дә авторның 50 дән артык шигыре дөнья курә. Район үзәгендәге парткабинет китапханәсендә эшли, шул чорда лирик шигырьләрдән мәктәп балалары яза торган дәфтәргә тупланган җыентыгы барлыкка килә. Автор аңа исемне яшьләргә хас бул­ган кыюлык белән «Минем шигырьләрем» дип куйган. Әмма ки, авыл тугайларында аунап үскән малайның күңеленә сеңеп кал­ган газиз нәрсәләрдән садәлек, яшьлек, эчкерсезлек тойгылары барысы бергә килеп, нур булып җыелган җыентык чыга алмыйча, яшьләр арасында кулъязма рәвешендә генә таралып кала.

«Колхоз бригадасы» газетасында эшләүче Шәүкәт Галиев белән дуслаша, иҗат серләрен уртаклаша. Туганы Назыйм Ханзафаровка да әдәби иҗат кануннарын аңлатырга омтыла. Сәламәтлеге начар булуга карамастан, ул шигырьләр язуны үзенең төп эшләреннән берсе дип саный, гомеренең соңгы көннәренә кадәр яза. Күп кенә шигырьләре, республика газета-журнал битләрендә басыла, укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителә. Кайбыч район мәктәп музеендагы Мәгъзүм Зариф улы Хәкимовка багышланган бүлек аның иҗаты турында күп нәрсә сөйли.

1954-1960 елларда ул читтән торып Казан педагогия институтында укый, аның физика-математика факультетын тәмамлый. Хатыны Флера Шәйхиевна да әлеге белгечлек буенча диплом ала. Алар берничә ел Кайбыч районы Сатмыш авылы мәктәбендә эшлиләр. Аннары, тәҗрибәле укытучылар буларак, Олы Кайбыч урта мәктәбенә күчерәләр. Мәгъзүм Хәкимов, нигездә, физика буенча белем бирә. Аның шәкертләре ярышларда, олимпиадаларда мактаулы урыннар алалар, остазлары ярдәмендә фото сәнгате серләрен дә үзләштерәләр.

60-нчы еллар ахырында һәм 70 нче еллар башында, шагыйрьнең иҗатына район газетасында махсус битләр дә бирелә. Фикер ягыннан тирән, сәнгати үтемле шигырьләре республика газета-журналларында да еш басыла, аны Язучылар берлегенә алу турында тәкъдимнәр туа.

М.Хәкимов – афористик, кыска шигырьләр остасы. Ул лирик җырлар (“Пар юкә”, “Әче балан”) авторы да. Аның күләмле поэмалары да (“Март бураны” һ.б.) бар. Ләкин сәламәтлеге, армиядә хәтәр сынауларда катнашкан вакытта алган авыру нәтиҗәсендә, нык какшый. 42 яшендә гомере өзелә. Әйтәсе сүзләрен, язасы шигырьләрен, эшлисе эшләрен тормышка ашыра алмады.

М. Хәкимов 1972 елның 29 сентябрендә вафат була. Олы Кайбыч зиратына җирләнә.

Чыганак үзгәртү

  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор – төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.
  • Кайбычым – куанычым. Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 1998.