Муса Чахоровский

Польша шагыйре, журналист, нашир.

Муса Чахоровский, Лешек Муса Чаһархан Даниэл улы Чахоровский[1][2] (Чахаровский[3]) (пол. Leszek Musa Çaxarxan Czachorowski, 1953 ел, Польша, Вроцлав) ― шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, нашир. «Przegląd Tatarski» (Татар күзәтүе) иҗтимагый-мәдәни журналының баш мөхәррире. Шигъри җыентыклар авторы.

Муса Чахоровский

Тугач бирелгән исеме: пол. Leszek Musa (Islam) Çaxarxan Czachorowski
Туу датасы: 1953(1953)
Туу урыны: Польша, Вроцлав
Милләт: Польша татары
Ватандашлык: Польша Польша
Эшчәнлек төре: шагыйрь, журналист, редактор
Иҗат итү еллары: 1974 — х. в.
Жанр: поэзия
Иҗат итү теле: поляк теле
Дебют: «Nie-łagodna» (1987)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1953 елда Польшаның Вроцлав шәһәрендә поляк татарларыннан чыккан хәрбиләр гаиләсендә туган. Бабасы Александр Чахоровский 1919 елда большевикларга каршы сугышта катнашкан. Әтисе Даниэл хәрби хезмәткә 36 ел гомерен багышлаган. Муса Чахоровский ― әтисе юлыннан киткән элекке хәрби хезмәткәр, хәтта бер полкта хезмәт иткәннәр. Хезмәтенең соңгы елларында хәрби корреспондент булып эшли [4].

Польшада Мөселман дини берлегенең Югары ислам советы әгъзасы, әлеге советның Түбән Силезиядәге вәкиле.

  • 2004-2006 елларда «Ас-Салам» мөселман социаль-мәдәни журналының баш мөхәррире.
  • 2006 елдан ул Литва татарларының «Lietuvos totoriai» журналының поляк басмасы редакторы.
  • 2008-2012 елларда ул «Życie Tatarskie» (тат. Татар тормышы) журналының баш мөхәррир урынбасары булып эшли.
  • 2009 елдан «Przegląd Tatarski» (тат. Татар күзәтүе) квартал саен чыгучы социаль-мәдәни журналының баш мөхәррире.
  • 2010-2012 елларда ул «Muzułmanie Rzeczypospolitej» (тат. Җөмһүрият мөселманнары) журналының баш мөхәррире була.
  • 2014 елдан еллык «Rocznik Tatarów Polskich» (тат. Польша татарларының еллык басмасы) журналының баш мөхәррире.

М. Чахоровский ― Польша Республикасы Мөселманнар дини берлеге чыгара торган «Przegląd Tatarski» (Татар күзәтүе, http://www.mzr.pl 2016 елның 14 гыйнвар көнендә архивланган.) иҗтимагый-мәдәни журналының баш мөхәррире[5]. 32 битле басма 3 айга бер 500 данәдә дөнья күрә һәм www.mzr.pl 2016 елның 14 гыйнвар көнендә архивланган. сайтында материаллар электрон вариантта да тәкъдим ителә. Басмага акча дәүләттән алына. Басма Польшада гомер итүче татарларның яшәеше, мөселманнар тормышы, татар дини җәмәгатьчелегенең эшлекле очрашулары, төрки-татарлар тарихы сәхифәләре, татар мәгърифәтчелеге, Коръән тәфсирләре һ. б. белән таныштыра[6].

Иҗаты үзгәртү

 
Муса Чаһархан Чахоровский

1974 елдан иҗат белән шөгыльләнә. Leszek Musa Czachorowski култамгасы белән чыккан беренче китабы ― «Nie-łagodna» (1987) ― солдат шигырьләре тупланмасы. Аның әсәрләрендә сыйфат үзгәрешләре үзенең татардан килеп чыгышын аңлаганнан соң һәм Ислам динен кабул иткән (исламда алган исеме ― Ислам) мизгелдән башлана. «W życiu na nebe» (Ясалма тормыш) китабын бастырганнан соң (2006), Чахоровский үзе турында җитлеккән шагыйрь буларак белдерә, ул үзе төзегән эстетиканы аңлый башлый. Автор үзенең шигырьләрен фарсы һәм төрек әдәбиятлары поэзиясенә охшаган итеп ясый яки рифмаланган мини-трактатлар булдыра. Аның әсәрләрендә татарлык һәм ислам мотивларын, көнчыгыш гореф-гадәтләрен һәм шаманлыкны сурәтләү эзләрен, суфи поэтик образын табарга мөмкин[7].

М. Чахоровскийның шигырьләре 16 авторлык шигырь җыентыгында басылып чыккан.

Әсәрләре Польшаның әдәби һәм мәдәни басмаларында, шулай ук Польша татарлары нәшер иткән басмаларда, Литва татарларының «Lietuvos totoriai» (Литва татарлары) басмасында, Алманиянең татар-башкорт җәмәгатьчелеге нәшер иткән «AlTaBas» («АлТаБаш») журналында даими басыла.

Польшада, рус теленнән тәрҗемә итеп, татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен бастыра[1].

М. Чахоровский ― Польша мөфтие Томаш хәзрәт Мицкевич тәкъдиме белән рус теленнән поляк теленә Коръәнне тәрҗемә итүче. Изге китапны тәрҗемә итүгә 3 ел таләп ителгән. Беренче басма ― 2018 елда, икенчесе ― 2020 елда, өченче басма ― 2021 елда чыгарылган [4].

Шигырьләре хорват, рус, төрек, маҗар телләренә тәрҗемә ителгән. Татар әдәби телендә беренче мәртәбә (Ленар Шәех тәрҗемәсендә) «Идел» журналында басылган (2021 ел, октябрь).

Балалар өчен өч татар халык әкиятләре җыентыгын чыгарган (тәрҗемәне улы Даниэл белән бергә ясаган)[4].

Китаплары үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Данута, милләте буенча поляк. Өлкән уллары Даниэл Вроцлавта архивариус булып эшли, кече уллары Марек мәгариф буенча богемист һөнәрен сайлаган, Чехиядә эшли [4].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү