Мурманск

Русиядә шәһәр
(Мурмански битеннән юнәлтелде)

Мурманск (килд. Мурман ланнҍ, 1917 елга кадәр — Рома́нов-на-Му́рмане) — Россиянең төньяк-көнбатышында урнашкан шәһәр, Мурманск өлкәсе үзәге.

Мурманск
рус. Мурманск
Илтамга
Нигезләнү датасы 4 октябрь 1916
Сурәт
ХФӘ билгесе ˈmurmənsk
Демоним мурманчане
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Мурманск өлкәсе
Административ-территориаль берәмлек Мурманск өлкәсе
Сәгать поясы UTC+03:00
Хөкүмәт башлыгы Андрей Сысоев[d]
Халык саны 267 422 (1 гыйнвар 2023)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 50 метр
Кардәш шәһәр Лулео[d][2], Җәксонсвилл[2], Акүрейри[2], Минск[2], Тромсө[d][2], Вадсө[2], Грониңен[2], Аланья[2], Куксһафен[2], Дуарнене[2], Гомель[2], Харбин[3] һәм Пәрну
Нәрсә белән чиктәш Городской округ ЗАТО город Североморск[d] һәм Кольский район[d]
Бүләкләр
Мәйдан 154,4 км²
Почта индексы 183000
Харита сурәте
Төнге күренеше
Рәсми веб-сайт citymurmansk.ru(рус.)
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Җирле телефон коды 8152
Номер тамгасы коды 51
Карта
 Мурманск Викиҗыентыкта

2010 ел җанисәбе буенча шәһәрдә 307 257 кеше яши[4]. 2018 ел башында шәһәрдә 295 374 кеше яши [5].

Мурманск — Төньяк котып түгәрәге аръягында урнашкан шәһәрләрләреннән иң зрусы. Барнец диңгезенең Кола култыгы ярларындагы туңмый торган порт. Тимер юл стансасы. Сәнәгатьнең төп тармаклары — балык тоту һәм аны эшкәртү, көймә төзәтү, төзелеш материаллары һ.б. Котып фәнни-тикшеренү, диңгез балыкхуҗалыгы һәм океанография институты, 3 югары уку йорты, 3 театр, өлкәне өйрәнү, нәфис, хәрби-диңгез музейлары бар.

Мурманск Кола култыгында туңмый торган портны төзелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1930-еллардан Мурманск Төньяк диңгез юлының башлангыч урыны. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Мурманск порты мөһим стратегик әһәмияткә ия булды.

Икенче Бөтендөнья сугышы елларында немец гаскәрләреннән саклаган өчен Мурманскка 1985 елның 6 маенда Каһарман шәһәр исеме бирелә. Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Байрак Хезмәт ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнгән.

Этимологиясе үзгәртү

"Мурманлар", "урманлар" дип руслар норвегиялеләрне, норманннарны атаган. Соңрак бу исем чит ил кешеләре катнашында вакыйгалар барган җиргә дә күчерелгән. "Мурман" Баренц диңгезе, Норвегия белән күрше, аннары бөтен Кола култыгының ярымутрлары ярларын атый башлый. Димәк, "Мурманск" исеме "Мурманда шәһәре" дигәнне аңлата.

Тарих үзгәртү

Төньяк котып түгәрәге аръягында порт шәһәрен урнаштыру планнары 1870 нче елларда барлыкка килгән. Беренче эзләнүчеләр 1912 елда яңа урыннарны эзләү өчен Мурманга килә. 1915 елның 3 апрелендә, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, Баренц диңгезенең Кола култыгының көнчыгыш ярында Морман диңгез порты төзелә һәм аның белән бергә — бохта исемендәге порт бистәсенә нигез салына. Порт төзү Россиянең Төньяк бозлы океанга, кара һәм Балтик диңгез блокадасы шартларында союзниклардан хәрби йөкләрне туктаусыз китереп тору өчен, тиз арада Төньяк бозлы океан аша чыгу омтылышы белән бәйле. Романов шәһәрен төзү идеясе «шәһәрнең Мурманск яр буенда учреждение уңаеннан " дигән темага аралашу юллары министры А. Ф. Треповның докладында яңгырады, ул 1916 елның 29 июнендә император Николай II тарафыннан хупланды.

Халык үзгәртү

1926[6] 1931[7] 1939[6] 1959[8] 1970[9] 1979[10] 1989[11] 2002[12] 2010[4]
~9 000 ~29 200 ~119 000 221 874 308 642 380 817 468 039 336 137 307 257

Милләтләр (2010): руслар — 89,6%, украиннар — 4,6%, белоруслар — 1,6%.

Эчке бүленеш үзгәртү

Шәһәр 3 бүлгегә бүленә:

  1. Ленин округы
  2. Октябрь округы
  3. Беренче Май округы

Танылган шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/chisl_MO_Site_01-01-2023.xlsxФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 http://www.citymurmansk.ru/strukturnye_podr/?itemid=127
  3. https://www.murman.ru/news/2016/09/09/1313
  4. 4,0 4,1 2010 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-07-26, retrieved 2018-11-21 
  6. 6,0 6,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2013-08-17, retrieved 2014-10-13 
  7. http://www.mojgorod.ru/voronezh_obl/voronezh/index.html
  8. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
  9. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны