Михаэль Штифель (алман. Michael Stifel, якынча 1487 ел, Неккардагы Эсслинген — 19 апрель 1567 ел, Йена) — немец математигы, логарифмнарны уйлап табучыларның берсе, протестант Реформациясенең актив эшлеклесе.

Биография үзгәртү

Штифель бай гаиләдә үсә. Ул Виттенберг университетында укый һәм шунда ук магистр дәрәҗәсен ала. 1511 елда Штифель монахка әверелә, августиннар орденына караган Эсслинген монастырендә яши. Тиздән Реформация башлана, Штифель Мартин Лютер ягына баса. Бер поэмасыннан соң ул Майндагы Франкфуртка качарга мәҗбүр була. Лютер аңа пастор булып урнашырга ярдәм итә.

Бу дәвердә Штифель Библиянең нумерология үзлекләрен өйрәнә башлый.

1535 елдан 1547 елга кадәр Штифель Хольцдорфта протестан пастор буларак хезмәт күрсәтә. Бу вакытка аның математика буенча иң мөһим хезмәтләре карый. Аннары Шмалькальден сугышы башлана һәм ул Кёнигсбергка качарга мәҗбүр була. 1559 елда ул Йенага күченә һәм шәһәр университетында беренче математика профессоры була.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Штифель алгебра үсешендә мөһим урын алып тора. Үзенең Arithmetica integra (Нюрнберг, 1544) дип аталучы төп хезмәтендә ул тискәре саннарның, дәрәҗәгә күтәрүнең, төрле прогрессияләрнең һәм эзлеклелекләрнең эчтәлекле теориясен бирә. Штифель беренче булып арифметик тамыр, дәрәҗә күрсәткече (лат. exponens) төшенчәләрен куллана. Биномиаль коэффициентларның ясалу кагыйдәләрен эшләп чыгара. Алгебраист Кристоф Рудольфның китабын яңадан үзенчә эшкәртә һәм анда кулланылган билгеләмәләр шуннан бирле математикада берегеп калалар.

Шушы ук китапта ул соңрак логарифмнар теориясенең нигезенә яткан фикер әйтә, шуңа күрә ул аларны уйлап чыгаручыларның берсе дип исәпләнә. Чынлыкта исә логарифмнарны Джон Непер уйлап чыгара.