Михаил Александрович Гаврилов ( 1903 - 1979 ) - Россия информатика һәм кибернетика килеп чыгышында торучы совет галиме; Техник фәннәр докторы (1946), профессор (1948), СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1964).

Михаил Гаврилов
Туган 24 ноябрь 1903(1903-11-24) яки 1903[1][2][3]
Мәскәү, Россия империясе[4]
Үлгән 29 апрель 1979(1979-04-29) яки 1979[1][2][3]
Мәскәү, СССР
Һөнәре галим
Эш бирүче Мәскәү энергетика институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Эш урыны: Мәскәү энергетика институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

1903 елның 11 ноябрендә Мәскәүдә Зур театр балет артисты — Александр Митрофанович Гаврилов гаиләсендә туган, әнисе Елизавета Сергеевна Гаврилова теш табибы була.

1920-нче елда Мәскәүнең 109 нчы хезмәт мәктәбен тәмамлагач, ул Югары тимер юл курсларына курсант булып укырга керә, ләкин бер елдан соң ул Мәскәү дәүләт техник университетына күчә, һәм аны 1925 елда «инженер-электрик» белгечлеге буенча тәмамлый.

1926-1935 елларда Гаврилов инженер-диспетчер, аннары - MOГЭС (1932 елдан - "Мосенерго") эксперименталь лабораторияның цех башлыгы булып эшләй. Монда 1926-1928 елларда ул СССР-дагы беренче телеконтроль системаларын тәкъдим итә һәм кулланышка кертә. 1932 елда ул илебездәге беренче телеидарә җайланмасын - энергия системалары өчен теле-сигнал ясай.[5] Шул ук вакытта ул төрле квалификация күтәрү курсларында, шулай ук Мәскәү энергетика институтында лекцияләр укый, 1934 елда ул автоматлаштыру һәм телемеханика кафедрасын оештыра һәм җитәкләй. 1936-1949 елларда Читтән торып укыу политехника институтында-укытучы, аннары- автоматика һәм телемеханика кафедрасы мөдире. 1938 елдан техник фәннәр кандидаты.

1936 елдан алып гомеренең ахырына кадәр Михаил Александрович Фәннәр академиясендә Автоматлаштыру һәм телемеханика комиссиясендә, аннары 1939 елда аның базасында нигезләнгән Фәннәр академиясенең Автоматизация һәм телемеханика институтында (1969 елдан - Идарә итү проблемалары институты ) эшләй. М. А. Гаврилов тарафыннан аның эшчәнлеге чорында 250 дән артык хезмәте бастырып чыгарыла. Беренчесе, электр челтәрләренә багышланганы, 1928 елда, соңгы хезмәтләре, проектлауны автоматлаштыру системаларына багышлангандары, 1979 елда бастырыла.

Ул 1979 елның 29 апрелендә Мәскәүдә вафат була.

Юрий Веберның "Когда приходит ответ" дигән фәнни-популяр китабының баш герое инженер Мартьяновтың прототибы. 

Бүләкләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү