Маҗарстанда спорт

Маҗарстанда спорт - Маҗарстан мәдәниятенең иң мөһим өлешләреннең берсе. Маҗарстан дөньяда иң танылган спорт илләренең берсе булып санала.

Олимпия уеннары үзгәртү

 
Маҗарстан делегаациясе беренче заманча Олимпиада да

Үз тарихында Маҗарстан спортчылары 465 медаль отты, нәтиҗәдә 211 ил Халыкара Олимпия комитеты әгъзалары рейтингында тугызынчы урынга ия булды. Бер уен дәвамында откан алтын медальләр саны буенча маҗарлар икенче урынны алды, алтын медальләрнең гомуми рейтингында алар сигезенче урында (алда-АКШ, СССР, Бөекбритания, Франция, Италия, Кытай һәм Алмания). Маҗарлар 1896 елдан бирле Олимпия уеннарында катнаша (бары 1920 елда гына да Өчлек берлеге илләренең катнашуын тыю сәбәпле һәм 1984 елда Маҗарстан ОВД илләре белән бойкотлык аркасында Олимпиада да чыгыш ясамаган). 1928 елдан 1996 елга кадәр маҗарлар иң яхшы 10 команда санына керә (алтын медальләр саны буенча), ә 1936, 1952, 1956 һәм 1960 елларда рәсми булмаган зачетта 3 нче урынны яулый.

Футбол үзгәртү

 
«Алтын команда» составларының берсе

Футбол буенча Маҗарстан җыелма командасы иң танылган футбол командаларының берсе булып санала: сугыштан соңгы ун ел аралыгында «Алтын команда» оеша, аны 1950 елның 4 июненнән алып 1954 елның 4 июленә кадәр булган матчларда беркем дә җиңә алмый диярлек. 1954 елның 4 июлендә генә маҗарларны дөнья чемпионаты финалында ФРГ командасы җиңде. Җыелма команда ешрак шундый составта уйнарга чыккан: Дьюла Грошич, Енё Бузански, Дьюла Лорант, Михай Лантош, Йожеф Божик, Йожеф Закариаш, Ласло Будаи, Шандор Кочиш, Нандор Хидегкути, Ференц Пушкаш, Золтан Цибор. Уен маҗарларга 1954 елгы дөнья чемпионатының көмеш призерлары һәм ике ел элек Һельсинкида узган Олимпиада да җиңүче титулын яуларга ярдәм иткән. Алар шулай ук Римда (1960) Олимпиада да бронза призерлары булдылар, ә 1964 һәм 1968 елгы олимпиадаларда җиңүче һәм 1972 елгы Олимпиаданың көмеш призерлары буларак танылдылар.

«Алтын команда» сы 1956 елгы Маҗарстан инкыйлабы килеп чыкканнан соң таркалды: уенчылар ватаннарына әйләнеп кайтырга курыкты һәм аларның күбесе Маҗарстан өчен алга таба чыгыш ясаудан баш тартты. Әмма аларның даны юкка чыкмады, ә уенчыларны бүген дә искә алалар. Хәзерге вакытта Маҗарстан җыелма командасы элеккеге кебек үк көчле түгел: соңгы тапкыр зур турнирда ул 1996 елда Әтләнтада Олимпиада да катнашучы буларак чыгыш ясады. Танылган уенчылардан Сабольч Хусти, Балаж Джуджак, Габор Кирай һәм башка футболчылар аерылып тора.

Су спорт төрләре үзгәртү

Маҗарстанда су спорт төрләре бик яхшы үсеш алган, алар арасында гадәти йөзү өстенлек алып тора. Су тубы буенча милли команда шулай ук Мельбурн олимпиадасында СССР җыелма командасын беренче тапкыр җиңүе белән дә танылды (илләр арасындагы киеренке мөнәсәбәтләр уен вакытында бәрелешкә китерде, һәм матч «бассейнда кан белән уйнау» дип танылды). Иң танылган йөзүче — Кристина Эгерсеги. Ул Сеулда узган Олимпия уеннары чемпионы. Шулай ук Барселона, Әтләнта уеннары чемпионы.

Маҗарстан су тубы турында сөйләсәк, барыннан да элек, ул 9 тапкыр Олимпия уеннары чемпионы(чагыштыру өчен, Советлар Союзы нибары ике тапкыр) Олимпия турнирында җиңүче, дөнья чемпионы, 13 тапкыр Ауруппа чемпионы, Дөнья кубогына ия булган ил.

Башка спорт төрләре үзгәртү

Маҗарстанда шулай ук башка спорт төрләре дә үсеш алган. Монда гольф ( ОВД блогы таркалганнан соң үсеш алган), фехтование (7 алтын медальне Аладар Геревич, 6 алтын медальне Рудольф Карпати отты), бокс (Иштван Ковач — Дөнья, Ауруппа һәм Олимпия уеннары чемпионы) һәм хоккей керә. Җиңел атлетика (иң танылган атлет-Киш Балажы) һәм автоспорт (формула-1 дә күпмедер вакыт Жолт Баумгартнер чыгыш ясаган) шулай ук үсеш алган.

Әдәбият үзгәртү

  • A magyar sport kézikönyve 1960 Sport Lap- és Könyvkiadó
  • Havas László: A magyar sport aranykönyve 1978 Sportkiadó