WorldSkills Kazan 2019 — эшче һөнәрләр буенча Казанда 22 августтан 27 августка кадәр узачак 45нче дөнья чемпионаты. Анда 60тан артык илдән 1600 профессионал катнашучы булачак.[1] Үзләренең илләрендә җиңү яулаган белгечләр 56 һөнәр буенча үзләренең сәләтен күрсәтәчәкләр. Халыкара WorldSkills Генераль Ассамблеясы карары буенча, Казан, Париж (Франция) белән Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләрен узып, 45нче WorldSkills дөнья чемпионатнын үткәрү хокукына ия булды. Ярышлар "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Ачылыш һәм ябылыш тантаналары "Казан-Арена" стадионында әзерләнә.

WorldSkills чемпионатының тарихы үзгәртү

Эшче һөнәрләр чемпионаты Икенче бөтендөнья сугышыннан соң корылган илләрне төзәргә ярдәм итүче белгечләр булдыру нияте белән барлыкка барлыкка килгән. Милли ярышлар Испаниядә 1947нче елда беренче тапкыр уза. Шушы чараны Испания яшьләре организациясенең генераль директоры Хосе Антонио Элола Оласо уйлап чыгара. 1950нче елда Португалия да аның фикерен хуплап ала һәм Испания белән бердәмлектә Пиреней ярышлары уздыра. Өч елдан соң ярышта катнашучылар арасында Франция, Бөекбритания, Германия, Швейцария һәм Марокко илләре була. 1953нче елда эшче һөнәрләре буенча ярыш уздыру организациясе пәйда була (ингл. International Vocational Training Organisation). 2000нче еллар башында бу организация WorldSkills International (WSI)[2] дигән яңа исем белән теркәлә. Бүгенге көндә WSI төрле дәрәҗәгә ия булган эшче һөнәрләр ярышларын уздыра һәм WorldSkills дөнья чемпионатын үткәрү белән идарә итә.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының талисманнары үзгәртү

 
«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге

WorldSkills Kazan 2019 чарасының талисманнары — Алмаз исемле малай һәм Алтын исемле кыз.[3] Алар икесе дә һөнәр остазлары, фәннәр һәм сәнгать белгечләре. Яшьлек, дуслык һәм акыл ияләре буларак сурәтләнгән, алар Чемпионатның төп слоганын кулланып яшиләр: "Киләчәк синең кулыңда". Талисманнарны Бөтенрусия конкурсын уздырып сайладылар, аларның авторы — Самарада яшәүче архитектор Максим Овчинников.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты белән бәйле урыннар үзгәртү

  • "Казан-Арена"да чемпионатның ачылыш һәм ябылыш тантаналары булачак
  • "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге бинасында ярышлар, конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр уздырылачак
  • Универсиада авылында чемпионатның катнашучыларын һәм экспертларын урнаштырачаклар
  • Бауман урамында WorldSkills Kazan 2019га ничә көн калганын санап бара торган стела урнаштырылган
     
    Казан шәһәренең Бауман урамында WorldSkills Kazan 2019га ничә көн калганын санап бара торган стела урнаштырылган

Чыганаклар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү