Windows 7Windows NT гаиләсенә керүче операцион система, Windows Vista операцион системаның дәвамчысы булып тора. Windows NT тармаклары арасында система 6.1 юрама астында (Windows 2000 — 5.0, Windows XP — 5.1, Windows Server 2003 — 5.2, Windows Vista и Windows Server 2008 — 6.0) йөри. Сервер өчен юрамасы булып Windows Server 2008 R2, кермә системалар өчен — Windows Embedded Standard 2011 (Quebec),[1] мобиль юрамасы — Windows Embedded Compact 2011 (Chelan, Windows CE 7.0) торалар.


Windows 7

Windows 7 эш өстәле күренеше
Уйлап табучы

Microsoft

ОС гаиләсе

Windows NT

Беренче чыгыш

2009 елның 22 октябре

Соңгы юрама

6.1 (Build 7601.17514.101119-1850) — RTM (соңгы юрамасы) — 22 февраль 2011 ел

Мөмкин булган соңгы юрама

6.1 (Build 7601.17105.100929-1730) — RC (релиз-кандидат юрамасы) — 26 октябрь 2010 ел

Төшнең төре

Гибридлы төш

Арайөз

Windows Aero

Лицензия

Microsoft EULA

Халәте

Актуаль

Веб-сайт

www.microsoft.com

2009 елның 22 октябрендә Windows 7 беренче тапкыр сатуга чыгарыла,[2] бу исә Windows Vista чыгудан соң өч ел үткәннән соң була. Volume Licensing лицензиясе булган кулланучылар һәм ярдәмчеләр өчен RTM системасына керх 24 июльдән ук башлана. Бу вакытта бары тик ОС'ны тикшерү баскычлары гына башлана.

Windows 7'гә Windows Vista'дан чыгарылган кайбер үзгәртүләр, интерфейс буенча да бик күп үзгәрешләр кертелә. Windows 7 составыннан шулай ук кайбер уеннар да бетерелә: Inkball, Ultimate Extras; кушымталар, Windows Live (Почта Windows аналоглары , Windows календаре һ.б.), Microsoft Agent технологиясе, Windows Meeting Space; «Башлау» менюсыннан классик бизәлешкә кире кайту бөтенләй юкка чыга.

Веб-аналитика мәгълүматлары буенча 2011 елның декабрь аенда Windows 7 дөньяда кулланылучы һәм Интернет челтәренә тоташкан барлык операцион системалар арасында Windows 7 өлеше  46,1 %[3], моның нәтиҗәсендә әлеге операцион система кулланылуы буенча дөньяда беренче урында тора, моның белән ул элеккеге лидер — Windows XP'ны җиңә.

Барлыкка килү үзгәртү

Blackcomb үзгәртү

Blackcomb кодлы исем Windows NT 6.0'ныкы иде. Windows NT 6.0 планнар буенча Windows XP'дансоң икенче ОС була ала иде. Blackcomb әлеге операцион системаның дәвамчысы буларак аны өстәл, сервер өлешләрендә дә алмаштырырга тиеш иде. 2001 елның ахырында Blackcomb чыгарылышын 2005 елга билгелиләр, ләкин 2002 елның августында болар арасында юрама буларак Windows Longhorn булырга тиеш атыйлар. Ул бу вакыттагы Windows NT 5.x төшенең яңартылмасын үз өченә алырга тиеш була. Windows Longhorn'ны чыгару барышында Blackcomb'ның да кайбер функцияләре кертелә һәм 6.0 номеры бирелә. Blackcomb бөтенләй дә онытылып китә, моның төп сәбәпләре булып яңа маркетинг планы санала. Бу вакытта аны бөтенләй дә бары тик ОС Windows 6.x'ның сервер юрамасы булачагы турында хәбәр итәләр.[4]

Vienna үзгәртү

2006 елның гыйнварендә Microsoft компаниясе киләчәк кулланучы ОС буларак Vienna булачак ди белдерә. Аның чыгу датасы 2010 елга билгеләнә. [5][6]

Fiji үзгәртү

2006 елның мартында Windows Vista дәвамчысы буларак Fiji булачак дип әйтелә, ул 2008 елга чыгачак дип белдерелә.[7]

Windows 7 үзгәртү

2007 елның 24 июлендә Microsoft корпорация рәсми рәвештә Vienna кодлы атамасын Windows 7 дип атый.[8] Windows 7 NT тармагында — 6.1 (билгеле бер чода бу гаиләлеккә керүче барлык операцион системалар да үзенең санын ала: Windows 2000 — 5.0, Windows XP — 5.1, Windows Server 2003 — 5.2, Windows Vista — 6.0, Windows Server 2008 — 6.0) санын ала.

2008 елның 13 октябрендә исә Microsoft вице-президенты Майк Нэш Windows 7 кодлы исеме яңа юраманың рәсми исеме булачагы турында әйтә. [9]

Редакцияләре үзгәртү

Windows 7'нең алты редакциясе бар:

Татарча исеме Инглизчә исеме бәясе [10]
Башлангыч Starter 1500 сум
Өйдәге төп Home Basic 3200 сум
Өйдәге киңәйтелгән Home Premium 4500 сум
Һөнәри Professional 5500 сум
Корпоратив Enterprise 7560 сум
Максималь Ultimate 9675 сум

Башлангыч редакция (Windows 7 Starter) бары тик яңа санаклар белән генә биреләчәк, ул үз өченә H.264, AAC, MPEG-2 форматларын уйнату буенча кайбер функциональ үзечәлекләр алып торачак. Өйдәге төп юрама — күбесенчә үсеп килүче илләр өчен булачак дип көтелә, аңарда Windows Aero интерфейсының кайбер функцияләре, Peek, Shake, гомуми интернет челтәренә тоташтыру һәм башка функцияләр дә булмаячак. Анарда да башлангыч редакциядәге кебек кайбер чикләүләр дә бар. Һөнәри, корпоративн һәм максималь юрамаларда XP Mode өлеше дә бар (кайбер процессорларда).

Аурупа комиссиясенең таләрләре буенча Аурупадагы сатулар өчен махсус юрама да чыгарылырга тиеш иде. Ул «Е» («Windows 7 Е») индексы белән — аңарда Internet Explorer гизгече булмаска тиеш иде, ләкин ул сатудан чыгарылды. Сатудан чыгаруның төп сәбәбе булып кайбер партнёрларның һәм OEM-җитештерүчеләрнең башлангыч җиһазландыруда ук гизгечнең булмавы белән гауга чыгаруы булды.[11] Баштан ук «Е» индексы белән сорау бирүчеләргә яңартулар алу яисә 2009 елның 1 сентябреннән тулы юраманы алырга мөмкинчелек бирелде.[12]

Ләкин шулай да кермә гизгеч — Internet Explorer киләсе биш елда опциональ гизгеч белән алыштыру күздә тотыла. Хәзергесе вакытта әлеге сорау Аурокомиссия белән килешенә.[13]

Барлык редакцияләр дә,Башлангычтан аермалы буларак, 32-битлы һәм 64-битлы юрамалар да киләләр.[14]

32-битлы юрамалар өчен максималь оператив хәтер 4 Гб белән чикләнгән, Башлангыч редакция 2 Гб'ка кадәр алып тора. Ләкин шулай да чынбарлыкта бу саннар азрәк, аппарат чикләүләр аркасында PAE режимының функцияләрен куярга мөмкин түгел.[15][16][17] Тагын да күбрәк хәтер күләме 64-битлы юрамал өченкулланыла.[18][19][20][21] Алар 8 Гб («Өйдәге төп»), 16 Гб («Өйдәге киңәйтелгән»), алардан олыраклары 192 Гб оператив хәтер алып торырга мөмкиннәр.

Бушлай 90-көнлек юрама Windows 7 Корпоратив ИТ-белгечләр өчен бирелә, бу күбесенчә оешмалар өчен кирәк.[22]

Windows 7 юрамаларын чагыштыру[14][23][24][25][26][27][28][29][30]
Функциясе / Редакциясе Башлангыч Өйдәге төп Өйдәге киңәйтелгән Һөнәри Корпоратив Максималь
OEM-лицензияләре буенча гына сату Кулланучыларга һәм OEM-лицензияләр буенча сату (Русия һәм үсеп килүче иләр өчен[31]) Кулланучыларга һәм OEM-лицензияләр буенча сату Кулланучыларга, OEM-, корпоратив лицензияләр буенча сату Корпоратив лицензияләр буенча гына сату Кулланучыларга [32] һәм OEM-лицензияләр буенча сату
Тәэмин итүенең бетерелүе [33] 13.01.2015 13.01.2015 13.01.2015 13.01.2020 13.01.2020 13.01.2015
64-битлы юраманың булуы Юк Әйе Әйе Әйе Әйе Әйе
Операти хәтернең максималь зурлыгы ( 64-битлы юрамал өчен) 3 Гб ( 32-битлы юрамал өчен)[34] 8 Гб 16 Гб 192 Гб 192 Гб 192 Гб
Windows'ны кайтару үзәге Доменны тәэмин итү башкарылмый Доменны тәэмин итү башкарылмый Доменны тәэмин итү башкарылмый[35] Әйе Әйе Әйе
«Өйдәге төркем» функциясе (төркемне ясау һәм берләштерү) Бары тик берләштерү Бары тик берләштерү Әйе Әйе Әйе Әйе
Интерфейс Windows Aero Юк Бары тик төп бизәлеш Әйе Әйе Әйе Әйе
Берничә монитор тоту Юк Әйе Әйе Әйе Әйе Әйе
Кулланучылар арасында тиз күчеш Юк Әйе Әйе Әйе Әйе Әйе
Эш өстәленед фонын алыштыру мөмкинлеге Юк Әйе Әйе Әйе Әйе Әйе
Эш өстәле диспетчеры Юк Әйе Әйе Әйе Әйе Әйе
Windows мобиллек үзәге Юк Әйе Әйе Әйе Әйе Әйе
Multitouch һәм кулъязма тану үзенчәлеге Юк Юк Әйе Әйе Әйе Әйе
Windows Media Center Юк Юк Әйе Әйе Әйе Әйе
Өстәмә уеннар Юк Юк Әйе Башлангыч көйләүләрдә сүндерелгән[36] Башлангыч көйләүләрдә сүндерелгән Әйе
Эмулятор Windows XP Юк Юк Юк Әйе Әйе[37] Әйе
EFS (мәгълүматларны шифрлау системасы) Юк Юк Юк Әйе Әйе Әйе
Өрынна билгелә системасы белән бастыру Юк Юк Юк Әйе Әйе Әйе
Хост-санак буларак билгеләү мөмкинлеге Удаленного рабочего стола Юк Юк Юк Әйе Әйе Әйе
Доменга кушылу Юк Юк Юк Әйе Әйе Әйе
Vista яисә XP кадәр даунгрейдя сау мөмкинлеге Юк Юк Юк Әйе Әйе Әйе
Берничә процессор тоту Юк Юк Юк Әйе Әйе Әйе
AppLocker Юк Юк Юк Юк Әйе Әйе
BitLocker и BitLocker To Go Юк Юк Юк Юк Әйе Әйе
Branch Cache Юк Юк Юк Юк Әйе Әйе
DirectAccess Юк Юк Юк Юк Әйе Әйе
Unix-кушымталар ачу Юк Юк Юк Юк Әйе Әйе
Күптелле куланучы тирәлеге Юк Юк Юк Юк Әйе Әйе
VHD дан йөкләү (Microsoft Virtual PC) Юк Юк Юк Юк Әйе Әйе
lusrmgr.msc (Local Users and Groups), gpedit.msc (Local Group Policy Editor), secpol.msc (Local Security Policy) ны кабызу Юк Юк Юк Әйе Әйе Әйе

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Mary Jo Foley. Microsoft delivers test build of Windows 7-based 'Quebec' Embedded OS. ZDNet. әлеге чыганактан 2012-02-05 архивланды. 18 декабрь 2009 ел тикшерелгән.
  2. Стив Балмер Windows 7'не кабызды
  3. август, 2011 ел, w3schools.com.
  4. Will those features be in the next major release of Windows Server, code-named Blackcomb? Or will they be in an update release to Longhorn? I expect that the update release of Longhorn Server will be the time when we will be able to mature much of WinFS. Newsmaker: Dreams of Longhorn
  5. Vienna, once labeled Blackcomb, is the new code name for the successor to Vista. It is not clear when Vienna might ship or what features it might contain. Microsoft confirmed the name change on Friday, but declined to comment on Vienna’s stage of development. Microsoft looks beyond Vista, sees Vienna
  6. Piero Sierra (and others) — Microsoft Max | Charles | Channel 9
  7. Your Next Vista: Fiji(үле сылтама)
  8. Windows 7 was previously known by the code name Vienna. A Microsoft representative confirmed that Windows 7 is the internal code name for the next client release of Windows. Next version of Windows: Call it 7
  9. Introducing Windows 7
  10. Microsoft Store — Windows 7
  11. One reason we decided not to ship Windows 7 'E' is concerns raised by computer manufacturers and partners. Several worried about the complexity of changing the version of Windows that we ship in Europe if our ballot screen proposal is ultimately accepted by the Commission and we stop selling Windows 7 'E'. Computer manufacturers and our partners also warned that introducing Windows 7 'E', only to later replace it with a version of Windows 7 that includes IE, could confuse consumers about what version of Windows to buy with their PCs. Microsoft scraps Windows 7 'E' version for Europe 2009 елның 22 август көнендә архивланган.
  12. Update on Windows 7 in Europe
  13. Microsoft һәм АС гизгечләрне сайлау буенча сөйләштеләр
  14. 14,0 14,1 Windows 7 сатуга чыкты. 3DNews. әлеге чыганактан 2011-02-27 архивланды. 2010-12-26 тикшерелгән.
  15. Шулай ук оператив хәтернең нинди күләмдә урын алып торуы да анда урнаштырылган санак җиһазларының күплегеннән тора.Windows Vista ОС та исә бу чикләүләр 3,12 ГБ белән бирелә. «Система турында мәгълүматлар» - Windows Vista
  16. That 32-bit editions of Windows Vista are limited to 4GB is not because of any physical or technical constraint on 32-bit operating systems. The 32-bit editions of Windows Vista all contain code for using physical memory above 4GB. Microsoft just doesn’t license you to use that code. …The total amount of memory allowed is taken solely from the license value Kernel-WindowsMaxMemAllowedx86, as read through the undocumented function ZwQueryLicenseValue. The data for this value is a number of MB, so that 0x1000, which is installed for all 32-bit editions of Windows Vista, means 4GB.Licensed Memory in Windows Vista. Бу шулай ук Windows 7'гә дә кагыла
  17. http://support.microsoft.com/kb/888137/ru.
  18. Windows 7 х86 и 4GB Ram. Ничек иттереп PAE'ны кабызырга? — iXBT.com Конференциясе
  19. Physical Address Extension (Windows)
  20. Windows Vista, Windows Server 2003, or Windows Server 2008 may report less memory than you expect
  21. iXBT
  22. 90-көнлек Windows 7 Enterprise
  23. All Windows 7 Versions--What You Need to Know. ExtremeTech (2009-02-05). әлеге чыганактан 2012-02-18 архивланды. 2009-02-05 тикшерелгән.
  24. Thurrott, Paul (2009-02-03). Windows 7 Product Editions. 2009-02-03 тикшерелгән.
  25. Windows 7 Editions - Features on Parade. Softpedia (2009-02-05). әлеге чыганактан 2012-01-19 архивланды. 2009-02-05 тикшерелгән.
  26. Windows 7: Which Edition is Right For You?. PCWorld (2009-02-03). әлеге чыганактан 2012-02-05 архивланды. 2009-02-05 тикшерелгән.
  27. Microsoft unveils 'screaming deals' for Windows 7. ZDNet (2009-06-25). әлеге чыганактан 2012-02-05 архивланды. 2009-06-25 тикшерелгән.
  28. Products: Windows 7 Enterprise. Microsoft. 2-04-2009 тикшерелгән.
  29. Mary-Jo Foley (2009-02-03). Microsoft’s Windows 7 line-up: The good, the bad and the ugly. ZDNet. әлеге чыганактан 2012-02-05 архивланды. 2009-02-17 тикшерелгән.
  30. Ed Bott (2009-06-03). From Starter to Ultimate: What's really in each Windows 7 Edition?. ZDNet. әлеге чыганактан 2012-02-05 архивланды. 2009-08-14 тикшерелгән.
  31. All Windows 7 Versions—What You Need to Know — Windows 7 Home Basic — OS, Software & Networking by ExtremeTech, archived from the original on 2009-02-09, retrieved 2010-12-26 
  32. (чикләнгән)
  33. Support Lifecycle Index
  34. Windows 7 Features: 64-bit Support
  35. Which one is right for you? — Microsoft Windows
  36. Does Windows 7 Professional contain Microsoft games?
  37. You must have Windows 7 Professional, Enterprise, or Ultimate to run Windows XP Mode. Windows XP Mode and Windows Virtual PC

Сылтамалар үзгәртү