Straight Edge (тат. туры сызык, юл, кыскача sXe) — алкогольле эчемлекләрне кулланмый, интим тормыш белән бары тик нәселен дәвам иттерү өчен генә яши дигән фикерләрне алга сөрүче кешеләр (ешрак яшьләр) агымы.

Straight Edge татуы

Әлеге агымның тамырлары 1980 елларга барып тоташа. Нәкъ менә шул вакытта "Minor Threat" төркемендә җырлаучы Йан Маккей, хардрок белән мавыгучы кешеләр тартмый, алкогольле эчемлекләрне кулланмый, интим тормыш белән бары тик нәселен дәвам иттерү өчен генә яши, дигән фикерләрне алга сөрә. Һәм әлеге идеяне үз иҗа­тында да чагылдырып, "Straight Edge" дигән җыр чыгара. Анда сәламәт яшәү рәвешенең асылы һәм аның уңай яклары турында сүз бара. Җыр күп кешегә ошый башлый һәм бераздан ул стрейтэджингчылык агымының гимнына да әверелә.

1990 елларда бу агымга керүче кешеләр шактый "батыраеп" китә. Эджерлар сәламәт яшәү рәвеше белән яшәмәгән кешеләргә карата тискәре фикер йөртә башлый, аларны үз кагыйдәләре буенча яшәргә өйрәтергә алына. Каршы килүчеләргә карата кайчакта физик көч дә кулланалар хәтта. Шуның нәтиҗәсендә, 2000 елларда әлеге агымның популярлыгы шактый кими. Массакүләм мәгълүмат чараларында стрейтэджерлар тәнкыйть утына тотыла. Аларны күпләр "бандит" сүзе белән атый башлый.

Чыганаклар үзгәртү