Pokémon Go — күп кулланучылы вазифалы өстәмә чынбарлыклы Pokémon сериясеннән компьютер уены. Niantic оешмасы белән эшләнгән һәм 6 июльнең 2016 елында АКШ, Австралия һәм Яңа Зеландиядә iOS һәм Android нигезендәге мобиль җиһазлар өчен чыгарылган. Чыгыштан соң бер атна узгач, уен зур популярлык яулап алды һәм Pokémon тамгасы хуҗасының Nintendo оешмасының бәясен $8 млрд арттырды[4].

Pokémon Go
[1]
Уйлап табучы:

АКШ байрагыNiantic
Япония байрагыThe Pokémon Company

Чыгаручы:

АКШ байрагыNiantic

Тәрҗемәләү:

Инглиз, француз, алман, итальян, япон, испан

Продюсер:

Җуничи Масуда

Чыгу көне:

6 июля 2016[1]

Платформа:

Android, iOS

Йөрткеч:

Unity

Уен төре:

Өстәмә чынбарлык

Хәтер йөрткеч:

Цифровая дистрибуция[2][3]

Система җиһазланышы:
  • Android 4.4 алып Android 6.0.1 кадәр (Android N рәсми система чыгарылышына кадәр кулланылмый).
  • Кулай экран үлчәме 720x1280 пиксель (планшетларга җайлаштырылмаган).
  • Intel процессорлары кулланылмый.
  • iPhone 5+
  • iOS 8+
  • Интернет-тоташмасы: 3G, 4G яки WI-FI.
  • GPS.
Сайт:

http://pokemongo.com

Pokémon Go үзенчәлеге булып  чынбарлык дөньяның сурәтләренә  виртуаль образларны өстәүдә тора. Уен өйдән чыгып, башка кулланучылар белән аралашып һәм урам буйлап покемоннарны эзләргә һәм аулауга өнди. Шулай итеп яшьләрдә таралган проблемалар югала: утырып яшәү тормышы һәм чынбарлык дөньяда асоциальлек. Уйнау бушка моделе буенча таралып, уен өстәмә, әмма мәҗбүри булмаган уен эченнән сатып алуларны куллана. Уенда барлык беренче буын покемоннары да бар, шулардан башлангыч: Бульбазавр, Чармандер, Сквиртл һәм Пикачу.

Уен барышы үзгәртү

Pokémon GO уенчыларга покемон җанварларын тотып, аларның тренер вазифасын үтәргә һәм алга таба башка тренерларның покемоннары белән көрәшү өчен аларны күнектерергә тәкъдим итә. Уен башында уенчы үзенең аватарын төзи, аның кыяфәтенең кисәкләрен берничә варианттан сайлап көйли. Уенчы чын дөньяда йөргән вакытта аның аватары GPS куллану нәтиҗәсендә карта буенча сәяхәт итә. Әгәр янәшәдә покемон бар икән, уен аның турында хәбәр итә һәм смартфон яки планшет камерасын файдаланып аны эзләп табарга тәкъдим итә. Покемон сурәте камера белән төшерелгән тирә-як рәсеменә өстәлә. Шул ук вакытта җанварның төре җирлек мәгълүматына карап исәпләнә. Шуңа күрә, әйтик, су покемоннары елгалар һәм фонтаннар янында очраячак. Чын акчаларга сатып алган поке-тәңкәләргә (ингл. pokecoins) уен эчендә төрле файдалы әйберләр сатып алына, алар уенчы үсешен тизләтә. Кайчагында алар покемоннар кебек үк табылалар. Барлык шундый сатып алулар инвентарьга җыелып бара, ул 500 әйбер сыйдыра ала.

Кыргый покемонны очраткач, уенчы виртуаль тозак покеболны  туры атып, аны тотарга тиеш. Покемоннарны тоту авырлыгы төрле, ул алар тирәсендәге боҗра төсе белән билгеләнә, шунда уенчы ләгергә тиеш. Яшел боҗралы җанварлар покеболда кала, сары — ычкына ала, кызыл — мөгаен ычкына һәм кача ала. Теләгән вакытта тирә-якта покемонны фотога төшереп була. Уңышлы аудан соң покемон уенчы җыелмасына күчә һәм ул уен эчендә бүләк ала: "йолдызлы тузан" һәм кәнфитләр, алар покемоннар үсеше өчен кирәк. Покемон алуның башка ысулы — күкәй һәм инкубатор сатып алу, анда җанвар үсәчәк. Покемон төре бер тапкырда үткән чын аралыкка бәйле: уенчы җәяү күбрәк узган саен (транспортта йөрү саналмый), көчлерәк покемон тишелеп чыгачак. Дистанция төрле була 2 км (уенда көчсез җанварлар, Пикачу яки Чермандер кебекләрне бирә) алып 10 км ( Оникс, Кабуто һ. б. алу мөмкинлеген бирә) кадәр. Тагын кыргый покемоннарны чакыра торган һәм алар тотуын җиңеләйтә торган алдавычлар сатып алып була.

Покемоннарны кәнфитләр белән ашатып һәм  "йолдызлы тузан"  кулланып, уенчысы покемон үсешен ала — аның көче арта яки ул башка формага күчә. Гади көчәйтү "тузан" һәм бераз кәнфит таләп итә һәм көрәш вакытында зарар көчен һәм сәламатлек дәрәҗәсен арттыра. Формасын үзгәртү (покемон эволюциясе) өчен күп кәнфит ашатырга кирәк — гадәттә формалар санына карап 25, 50 һәм 100 була. Меджикарп кебек аерым очраклар берничә йөз кәнфит таләп итә, ә ул алган форма көче белән кире кайтачак. Өстәвенә җанвар үсешне бушка кичерә ала, әгәр дә уенчы бер төрдә күп покемон тотса, шулай итеп аның тоту буенча тырышлыгы бүләкләнә. Көрәшләрдә уңыш покемонның ике төп шартына карап бәяләнә: сугышу көче (ингл. Combat Power) һәм сәламәтлек дәрәҗәсе (ингл. Hit Points). Җиңелгән покемон җыелмага 1 сәламәтлек дәрәҗәсе белән кайта һәм яңа көрәшләр өчен махсус сәламәтлекне максималь мөмкин булган дәрәҗәгә кайтара торган эчемлек кулланганнан соң мөмкин була.

Яңа покемоннарны тотып яки үстереп, аларның үсешен арттып һәм көрәшләрдә катнашып, уенчы, яңа мөмкинлекләр алып, үзенең виртуаль үсеш дәрәҗәсен арттыра. Ул көчледән-көчле покемоннарны тота ала башлый, ә бүләк арта. 5 нче дәрәҗәгә җиткәч, ул тренерларның өч командасының берсесенә кушыла ала, ә алар инде үзара көрәшләрдә ярышачаклар. Өстәвенә, һәр команданың покемоннарга карата үз карашы бар: "Кыюлык" (ингл. Valor) физик яктан көчле покемоннар үсешенә басым ясый.  "Серле" (ингл. Mystic) покемоннар акыл өчен җиңәләр дип ышаналар, ә "Инстинкт" (ингл. Instinct) — җиңү сере сизү үсешендә тора. Чын дөньяда күп кешеле урыннарда  "покестоплар" (ингл. Pokestops), анда кыйммәтле әйберләрне табып була, һәм "гимнар" (ингл. Gyms) урнашкан, аларда башка покемоннар тренерлары белән көрәшеп була. "Гимнар" командаларның берсесе белән идарә ителә, алар үзләренең абруй өчен башка командалар чакыруына җавап биреп, җиңүләр яулап һәм үзе бирелгән сынаулар өчен медальләр алып, борчыла. Тренер үзенең җанварларын аның командасы идарә иткән гимда гына күнектерәчәк. Гимда күбрәк покемон булган саен, аның сагы шулкадәр көчлерәк була. Әгәр дә гим абруе җиңелүләр барышында нульгә кадәр кими икән, җиңүчеләр "гимны" үзләренә алалар һәм үзләренең йогынтысын арттыралар[5][6].

Уйлап табу һәм чыгыш үзгәртү

Уен идеясе 2014 елда Сатору Иватының Nintendo дан һәм Тсунеказу Ишихарының The Pokémon Company дан беренче апрельдә барлыкка килгән. Ул вакытта Google шаярту оештырган булган — оешма  Google Maps хезмәтенең булачак мөмкинлеге күрсәтелгән видео чыгарган  — покемоннар белән өстәмә чынбарлык, аларны дөнья буенча сәяхәт итеп тотып булачак имеш[7]. Бу шаярту булып кына калмаган, һәм Pokémon Company, Google һәм Nintendo бу мөмкинлекне чынлыкта ашыру өчен Niantic, Inc.ка  $30 миллион инвестицияләгән[8]. Бу сайлау Niantic 2010 елда Google стартапы буларак нигезләнгәнгә һәм аның өстәмә чынбарлык уеннары ясау буенча тәҗрибәсе булганлыкка таяна. Аның иҗатының исеме Ingress һәм бу уенда ике команда мәдәни истәлекле урыннан белән виртуаль хуҗалык өчен ярышалар[9][10]. "Niantic ка Стратегик Pokémon инвестицияләре җәмгыятьнең мобиль тәҗрибәсенә әле дөнья күрмәгән юл ача ", — дип хәбәр итте Ишихара 2015 елның октябрендә [8].

 
Ил, аларда чыкты уены

Чынбарлык белән виртуаль дөньяны катнаштыра алган  Pokémon GO исемен алган үзенчәлекле уен 2016 елның гыйнварында алдан игълан ителде. Нияткә кызыксынуны арттырып, үзенең блогында Niantic  2016 нчы елны өстәмә чынбарлык елы дип атады[11]. Март аенда Япониядә Pokémon GO сынавы башланды: уенчылар инде покемоннарны тота, аларны күкәйләрдән үстерә һәм тарихи һәйкәлләр кебек  күренекле урыннар янында "покестоплар" һәм "гимнарны" таба алды [12]. Апрельдә сынау Австралия һәм Яңа Зеландиягә[13], ә майда — АКШ таралды[14]. Соңрак, июнь аенда, ясаучылар покемоннарны төшереп була торган фото мөмкинлеген өстәде[15].

Финал юрама чыгарылышы 6 июльдә АКШ, Австралия һәм Яңа Зеландиядә булды[16]. Әкренләп уен башка өлкәләрдә чыга, 13 июльдә ул Алманиядә [17] һәм 14 е Бөекбританиядә йөкләргә мөмкин булды[18]. 15 июльдә уен Италия, Испания һәм Португалиядә, икенче көнне — тагын 20 дән артык ауропа илләрендә чыкты[чыганагы?]. 17 июльдә уен Канадада чыкты[19].

Бергә баручы эшләнмәләр үзгәртү

Pokémon Go уйнауны күбрәк җайлаштыру өчен махсус Pokémon Go Plus җайланмасы алдан тәкъдим ителә. Ул тибрәнүле һәм яктылыкдиотлы кисәкле беләзек белән чыбыксыз Bluetooth технологиясе аша смартфон яки планшет берләшүе. Уенда янәшәдә покемон, якын-тирәдә "покестоп" яки башка мөһим вакыйгалар булса, беләзек тибрәнә. Шулай итеп җайланма экранга гел карап торуны кирәк түгел итә[20]. Pokémon Go Plus ның серияле җитештерүе 2016 елның июнендә башланыр дип көтелә[5][20].

Pokémon Go мәдәни феномен буларак үзгәртү

 
Флорид халыкара университетында кешеләр төркеме сирәк очрый торган покемонны Хонтерны эзли .

Бер атна узганнан соң уен популярга әйләнде һәм бик күп санлы йөкләүләр кичерде. Google Play дан урнаштыру саны 10 млн артык тәшкил итте[21], ләкин гомуми саны күбрәк иде, чөнки кулланылмаган өлкәләрдә кулланучылар махсус ватып ачылган юрамаларны куйдылар[чыганагы?]]. , Sensor Tower оешмасы мәгълүматлары буенча чыгарылышның атна ахырына Pokémon Go көндәлек куллануның уртача вакыты 33 минуттан артык тәшкил итте. Бу Facebook (22 минут көнгә), Snapchat (18 минут) һәм Twitter (17 минут) көндәлек куллануына караганда күбрәк. Дөрес, бу сан мобиль кушымталар арасында рекорд булмады: Candy Crush Saga һәм Game of War белән тагын да күбрәк уйнадылар[22]. Булган мәгълүматларга караганда, 12 июльгә Pokémon GO да АКШта iOS өчен генә көндә $1,6 млн сатып алулар башкарылды, шул ук вакытта, бары тик 5 % уенчы гына түләгән[23].

"Массакүләм мәгълүмат чараларында бик тиз үзенчәлекле Pokémon Go уены белән бәйле яңалыклар барлыкка килә башлады. Әйтик, полиция хезмәткәрләре, эш вакытында "покестопларда" басып торган[24], студент, пычаклы җәрәхәттән соң да уеннан аерылмаган[25], яки ничек Исраил президенты үзенең кабинетында покемон тапкан[26]. АКШта җинаятьчеләр "Pokémon Go" уенын үз корбаннарын җәлеп итү өчен кулланган[27], ә Вайоминг штатында яшәүче хатын покемон эзләгәндә елгада мәетне очраклы тапкан[28]. Бу уен бөтен дөньяда мөмкин булмаганлыктан  мәгълүмати чыганаклар уенны, өлкә чикләренә карамастан, алу буенча күрсәтмәләр чыгардылар[29].

Кайбер оешмалар һәм учреждениеләр Pokémon Go уенын билгеле урыннарда куллануына каршы чыкты. Шулай, Вашингтонда Мемориаль Холокост музее һәм күрше Вирджиниядә Арлингтон милли зираты ихтирам күрсәтү һәм аларның тирәсендә виртуаль покемоннарны тотмаска дип соравы белән белдерү ясадылар. АКШның милли парклар хезмәте килүчеләргә виртуаль җанварлар тотып йөргәнче, табигать матурлыгы белән ләззәтләнергә чакырды[30]. Санкт-Петербургта җирле казаклар уенны мөһим эшләрдән аеручы, өстәмә чынбарлыкта тотуны шайтан шөгеле дип атап, аны хурлап чыкты[31]. Шул ук рәвешле Рәсәйнең оборона буенча Федерация Советы кометыты рәисенең беренче урынбасары Франц Клинцевич та уен турында фикер әйтте[32]. Pokémon GO махсус хезмәтләр белән бөтен дөнья буенча мәгълүмат җыю өчен ясалган дип фикерләр хәтта барлыкка килде[33]. Күп кенә Интернет кулланучыларын һәр җирдә уен турында искәртүләр ачуын кузгата башлады, шуңа күрә интернет-гизгечләрдә бу уен турында һәр мәгълүматны бикли торган махсус кушымталар да ясалды[34]. Чыгышыннан соң тиз вакыт та үтми уен хакерлар белән ватып ачылган[35].

Популярлык сәбәпләре арасында төп итеп бу уен кешеләрне бергә җыеп, яңа танышуларга китерә һәм уртак шөгыль артында күңелле вакыт уздырырга мөмкинлек бирә дип аталган. Pokémon Go  киң халык катламына аңлаешлы, махсус башлыклар яки күзлекләр таләп итмәгән, смартфон булган һәркемгә мөмкин булган беренче өстәмә чынбарлыклы уен булды. Өстәвенә, бу уен ностальгияле, покемоннар консольле уеннарда 1990-нчы еллар барлыкка килеп, популярлыгын аниме чыгу белән алдылар. Бу кешеләр өчен бу вакыт балачак булган һәм 2016 елда алар инде  20-30 яшьлек булды. Шулай ук Pokémon Go сәяхәт итеп хәрәкәтле тормыш алып барырга чакыра, шулай сәламәтлек яхшыра[36]. Бу вакытта иҗтимагый урыннарга, китапханәләр һәм музейларга кебек кызыксыну арта, чөнки аларда виртуаль җанварлар һәм объектлар бар[37][38][39].

Искәртүләр үзгәртү

  1. Break out the sneakers and Poké Balls!
  2. Страницы игры в магазине приложений Google Play
  3. Страницы игры в магазине приложений AppStore
  4. Pokemon Go's digital popularity is also warping real life. 2016-07-13 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Pokémon GO | Pokémon Video Games. 2016-07-13 тикшерелгән.
  6. Pokemon GO Wiki Guide. 2016-07-13 тикшерелгән.
  7. Google's April Fools' prank puts Pokemon in the real world. 2016-07-14 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 Niantic Inc. Raises $20 Million in Financing from The Pokémon Company, Google and Nintendo. 2016-07-14 тикшерелгән.
  9. Ingress. 2016-07-14 тикшерелгән.
  10. Pokémon Go: как дополненная реальность за неделю изменила мир | Игры на МирФ (ru-ru). 2016-07-14 тикшерелгән.
  11. Three Years of Ingress and the Road for Niantic. 2016-07-14 тикшерелгән.
  12. A first look at Pokémon GO. 2016-07-14 тикшерелгән.
  13. Pokémon GO invites roll out to Australia and New Zealand field testers. 2016-07-14 тикшерелгән.
  14. Pokémon GO field testing expands to the United States. 2016-07-14 тикшерелгән.
  15. More Pokémon GO Updates. 2016-07-14 тикшерелгән.
  16. Break out the sneakers and Poké Balls!. 2016-07-14 тикшерелгән.
  17. Germans join Pokemon hunt as hit game reaches Europe. әлеге чыганактан 2016-07-14 архивланды. 2016-07-15 тикшерелгән.
  18. Pokemon Go officially arrives in the UK on iOS and Android. 2016-07-14 тикшерелгән.
  19. Pokémon GO is now available in Canada!.
  20. 20,0 20,1 Frank, Allegra (2016-07-11). Pokémon Go Plus: Everything you need to know (en-US). 2016-07-13 тикшерелгән.
  21. 'Pokémon Go' is already almost as big as Snapchat and Google Maps. 2016-07-14 тикшерелгән.
  22. На Pokemon Go тратят больше времени, чем на Facebook. 2016-07-14 тикшерелгән.
  23. Truong, Alice. Pokémon Go is making $1.6 million each day in the US from iOS users paying for silly virtual goods (en-US). 2016-07-14 тикшерелгән.
  24. Нью-йоркських копів застукали за грою в Pokémon Go. 2016-07-14 тикшерелгән.
  25. Американець продовжив грати в Pokémon Go з ножовим пораненням. 2016-07-14 тикшерелгән.
  26. ПРЕЗИДЕНТ ИЗРАИЛЯ НАШЕЛ В СВОЕМ КАБИНЕТЕ ПОКЕМОНА. 2016-07-15 тикшерелгән.
  27. Охотники на покемонов стали жертвами вооруженных ограблений : Интернет: Интернет и СМИ: Lenta.ru
  28. Я выбираю тебя: что такое Pokémon Go, и как мир сходит по ней с ума Культурный феномен
  29. Pokémon Go: як завантажити нову гру в Україні. әлеге чыганактан 2016-07-15 архивланды. 2016-07-14 тикшерелгән.
  30. Адміністрація Арлінґтонського кладовища в США просить відвідувачів не грати в Pokemon Go. 2016-07-14 тикшерелгән.
  31. Петербургские казаки требуют запретить игру Pokemon Go в России. 2016-07-14 тикшерелгән.
  32. Хроника покемоньего безумия: Сбербанк застрахует игроков Pokemon Go 18 июля
  33. У Росії припустили, що Pokemon Go створили спецслужби. 2016-07-17 тикшерелгән.
  34. PokeGone - Gotta block 'em all. әлеге чыганактан 2016-08-11 архивланды. 2016-07-17 тикшерелгән.
  35. Хакеры подвергли атаке серверы игры Pokemon GO
  36. Pokemon GO: что думают эксперты о популярной игре?
  37. 5 reasons why Pokemon Go is taking over the world, explained by a millennial. 2016-07-14 тикшерелгән.
  38. Fitzpatrick, Alex. How Pokemon Go Took Over the World. 2016-07-14 тикшерелгән.
  39. How Pokémon GO Is the Perfect Tool for Encouraging Summer Learning. 2016-07-14 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү