Nirvana — 1987 елдан 1994 елга кадәр көн күргән Курт Кобейн җитәкчелегендә оешкан АКШ Вашингтон штатының Әбердин шәһәреннән американ рок-төркеме. Группаның стандарт төзелеше: Курт Кобейн (вокал, гитара), Крист Новоселич (бас-гитара) һәм Дэйв Грол (барабаннар, бэк-вокал).

Nirvana
логотип
рәсем
Nirvana 1992 елда, Курт Кобейн - алдагы планда
Төп мәгълүмат
Жанрлар

гранж, рок

Барлыкка килгән

1987

Таркалган

1994

Ил

АКШ байрагы АКШ

Шәһәр

Әбердин (Вашингтон штаты, АКШ)

Тел

инглиз теле

Состав

Курт Кобейн
Крист Новоселич
Дэйв Грол

Төркем тарихы үзгәртү

Башлангыч чор үзгәртү

Курт Кобейн һәм Крист Новоселич беренче тапкыр Әбердинның урта мәктәбендә очраша. Бераздан соң алар дуслашалар һәм бергәләп The Melvins төркеменең репетицион базасына йөри башлыйлар. Кобейнның үз музыкаль төркемен өештырасы килә, әмма Крист озак арада дусты белән килешми. Беренче очрашудан соң өч ел узгач кына Крист Куртның беренче проекты, Fecal Matterның язмаларын тыңлый һәм дустының теләген чынбарлыкка ашыра.

Төркемнең беренче барабанчысы Боб МакФедден була - ул төркемне бер айдан соң ук ташлый. 1987 елның кышында Курт һәм Кристка Аарон Буркхард кушыла, һәм бераздан соң музыкантлар җырларына яңа материал туплый башлыйлар. Берничә айдан соң Аарон группадан китә, һәм аны вакытлыча The Melvins төркеменең катнашучысы Дейл Кровер алыштыра. Аның катнашы белән группаның беренче демоязмалары языла. Кровер урынына Дейв Фостер килә. Башлангыч чорда төркем берничә исемне алыштыра (кайберләре - «Skid Row», «Pen Cap Chew», «Bliss Throad Oyster», «Windowpane» и «Ed Ted Fred»), әмма иң ахырда, 1988 елда уенчылар Nirvana исемендә туктала. Шушы исемдә аларның сәхнәгә әүвәлге чыгышлары шул ук елның 19 мартында, Community World Theaterда була. Бер-ике айдан соң төркемгә барабанчы булып Чэд Ченнинг кушыла.

Беренче пластинкалар үзгәртү

Nirvanaның беренче официаль пластинкасы булып 1988 елда чыккан «Love Buzz/Big Cheese» синглы була. 1989 елның июнендә группаның беренче альбомы, Bleach дөнья күрә. Bleach яңгыруында The Melvins, Mudhoney, Black Sabbath һәм Led Zeppelin рок-коллективларының тәэсире тоела. Пластинканы язу өчен кирәкле сумманы Ченнинг һәм Кобейнның дусты, гитарист Джейсон Эверман бирә. Ул альбомның язылуында катнашмый, әмма альбом тышлыгындагы музыкантлар исемлегендә кала. 1989 елның 22 июнендә Nirvana АКШ буенча зур турнега чыга һәм 26 шәһәрдә чыгыш ясый.

1990 елның башында Nirvana продюсер Бутч Виг белән яңа альбом өстеннән эшне башлый. Эш вакытында Курт һәм Крист Чэдтан канәгать булмый, һәм Ченнинг төркемнән чыга. Берничә атна барабаннарда The Melvinsтан Дейл Кровер һәм Mudhoneyдан Дән Питерс уйный. Соңгысы белән Nirvana "Sliver" җырын яза, ул 1990 елда сингл буларак чыга. Бераздан The Melvins төркеменнән Базз Озборн Кобейн һәм Новоселичны Дэйв Грол белән таныштыра. Шушы чорда ул Вашингтонның хардкор-командасы Scream өлеше була. Дэйвның Сиәтлга килүеннән соң кечкенә арада Курт һәм Крист аның уйнавын тыңлый. Новоселич әйтүенчә, алар тыңлауның инде ике минутыннан соң төркемгә кирәкле барабанчының кем икәнен белеп калдылар.

Уңышка ирешү үзгәртү

Вакыт уза, һәм 1991 елда Nirvanaның Nevermind альбомы дөнья күрә. Аның беренче синглы, "Smells Like Teen Spirit", бик тиз арада популяр була. Төркемнең чыгышларына билетлар киң тарала, концертларда күпсанлы тележурналистлар җыела, ә Smells Like Teen Spirit һәрвакыт радиостанцияләрдә яңгырый. Nevermind атнага 400 мең данә санында сатыла, ә 1992 елда ул Billboard чартының 1нче урынын яулый.

1992 елның февралендә Тын океан бассейны илләреннән зур турнедан соң Кобейн Hole рок-группасының лидеры Кортни Лавка өйләнә. Шул ук елның 18 августында аларның кызлары - Френсис Бин Кобейн туа. Берничә көннән соң Nirvana үзенең иң яхшы чыгышларының берсен Редингтагы фестивальдә башкара. Шушы вакытта халык арасында Куртның начар сәламәтлеге турында фикерләр йөри башлый. Көлке өчен аны сәхнәгә инвалид коляскасында кертәләр, аннары ул баса һәм, башка уенчыларга кушылып, иске һәм яңа көйләрне уйнап күрсәтә.

Ике атнадан Nirvana MTV Video Music Awardsта чыгыш ясый. 1992 елның декабрендә раритет язмалар җыентыгы Incesticide барлыкка килә.

1993 елда чыккан In Utero альбомын яздыру өчен группа продюсер Стив Альбинины чакыра. Группаның теләге - In Uteroның каты, тупас яңгыравы. Курт Кобейнның сөйләвенчә, Альбининың "яңгыравы" - аның хыялы: натураль, кирәкмәгән эффектларсыз булган тавыш. Альбини катнашуындагы сессияләр кыска, әмма бик продуктив була: альбом 2 атна эчендә әзер була. In Uteroның Billboard 200 хит-парадында дебюты - 1993 елның сентябре. Анда ул, Nevermind кебек үк, 1нче урынга якынлаша. Әмма коммерция ягыннан танылган булса да, ул Nevermind данына җитми.

Көз көннәрендә группа АКШ буйлап зур турнега чыга. Группа составына икенче гитарист буларак Germs панк-группасыннан Пэт Смир күчә.

Соңгы айлар. Кобейнның үлеме үзгәртү

1993 елның ноябрендә Nirvana MTV Unplugged акустик концертында чыгыш ясый. Анда ул ике хитын - «All Apologies» һәм «Come as You Are» - гына башкара (Грол фикеренчә: ""Smells Like Teen Spirit"ның акустик версиясен ясау ахмак фикер булыр иде"). Барлык җырларның өчесе Meat Puppets группасына кушылып көйләнде. Группаның чыгышын MTV каналыннан 14 декабрьдә күрсәтәләр.

1994 елның башында төркемне Европа буенча гастрольләр көтә. Мюнхендагы концерттан соң (1 мартта) Кобейн бронхит белән авырып китә. Шул ук урында икенче төнлә тиеш булган шоуны башка көнгә күчерәләр. 4 март иртәсендә, Римда, Кортни Лав ирен отель бүлмәсендә аңсыз халәттә таба. Куртны хастаханәгә алып китәләр. Nirvanaның Бөекбританиядә гастрольләре бөтенләй туктала.

Кобейнның наркотиклардан бәйлелеге үзе турында искә төшерә. Аны реабилитацион клиникага барырга өндиләр. Ләкин берничә көннән соң ул клиника киртәләре өстеннән сикереп кача һәм самолётта Сиәтлга оча. Җомга иртәсендә, 8 апрельдә Кобейнны үзенең өендә вафат килеш табалар. Официаль фикер буенча, ул үзен-үзе мылтыктан атып үтерә. Төркем таркала.

Әдәбият үзгәртү

  • Azerrad, Michael. Come as You Are: The Story of Nirvana. — Doubleday, 1994. — ISBN 0-385-47199-8.
  • Cross, Charles. Heavier Than Heaven: A Biography of Kurt Cobain. — Hyperion, 2001. — ISBN 0-7868-8402-9.
  • DeRogatis, Jim. Milk It!: Collected Musings on the Alternative Music Explosion of the 90's. — Da Capo, 2003. — ISBN 0-306-81271-1.
  • Gaar, Gillian G. In Utero. — Continuum, 2006. — ISBN 0-8264-1776-0.
  • Morell, Brad. Nirvana & The Sound Of Seattle. — Omnibus Press, 1996. — ISBN 0-7119-5221-3.
  • Rocco, John. The Nirvana Companion: Two Decades of Commentary. — Schirmer, 1998. — ISBN 0-02-864930-3.
  • Галин А. В. Жизнь и смерть Курта Кобейна. — Мерлон, 2001. — ISBN 5-900312-41-0.
  • Климовицкий, Сергей. 100 страниц группы «Нирвана». — Нота-Р, 2004. — ISBN 5-85929-090-X.

Сылтамалар үзгәртү