Мальвачалар (лат. Malvaceae) — мальвалар (лат. Malvales) рәтеннән гаиләлек. Мальвачалар — берьеллык һәм күпьеллык үләннәр, куаклар, я тәбәнәк агачлар. Башлыча субтропик һәм тропик өлкәләрдә үсәләр, ике ярымшарның да уртача җылы төбәкләрендә очрый. Мальвачалар семьялыгында 85 ыруг һәм 1600 төр билгеле. Татарстанда кыргый флорада 3 ыругы һәм 7 төре үсә.

Malvaceae
Сурәт
Халыкара фәнни исем Malvaceae Juss., 1789[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][3][4][…]
Югарырак таксон мальвоцветные[d][1][5][6][…]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр алпавыт гөле[d]
Җимеш төре тартмачык[d] һәм җиләк[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomyfamily.aspx?id=688[10]
Ссылка на Montana Plant Life montana.plant-life.org/cgi-bin/family03.cgi?Malvaceae
 Malvaceae Викиҗыентыкта

Үсемлекнең барлык өлешендә дә лайлалы куышлыклар һәм гади, бизле, я йолдызсыман төкчәләр бар. Яфраклары чиратлашып урнаша, төпчек яфраклы, бар-максыман бүленмәле, я бармаксыман аерчалы, сирәк кенә тоташ. Чәчәкләре актиноморф, гадәттә ике җенесле, 5 әгъзалы. Күпчелек ыругларына чәчәк нигезен чолгап алучы кәсә асты хас, ул якынайган чәчәк яны яфракларыннан барлыкка килә. Чын кәсә ирекле, я кушылып үскән 5 яфракчыктан тора.[11]

Таҗның һәр яфракчыгы төбе белән серкә көпшәсенә берегә, нәтиҗәдә таҗ тоташ кебек була. Мальвачаларны нигездә бөҗәкләр серкәләндерә, читтән серкәләнүгә протоандрия булыша. Тропикларда күпчелек мальвачаларны — колибри, ә төнлә чәчәк атучыларны ярканатлар серкәләндерә. Мальвачаларның җимеше — тартмачык, я чикләвекчек, сирәк кенә җиләк. Җимешләрне тарату өчен төрле җайланмалары (төкчәләр, чәнечке, канатчык һ. б.) бар.

Мальвачалар кеше тормышында гаять зур әһәмияткә ия. Күпчелек мальвачалар нык юкәр җепсел (техник сүс) бирә, алардан каты тукыма (брезент, киндер) тукыйлар, бау, аркан ишәләр. Мамык үсемлеге (Gossyperae) — мөһим техник культура, дөньякүләм җитештерелгән сүснең 50% ын тәшкил итә. Сүс өчен кенаф (лат. Hibiscus cannabinus) үсемлеген Африка, Көньяк Азиядә борынгыдан ук игәләр. Үзбәкстанда үстерелә. Кытайда шулай ук Теофраст арканчыгы (лат. Abutilon theophrasti) киң игелә. Мальвачаларның күпчелеге — декоратив үсемлекләр. Бүлмәдә һәм оранжереяда — «Кытай розасы» (лат. Hibiscus posa-sinensis) бакча һәм паркларда эре, төрле төстәге чәчәкле алсу штокроза (лат. Alsea роsea) сортлары киң үстерелә, аларны гадәттә «мальвалар» дип атыйлар.

«Күпчелек мальвачалар нык юкәр җепсел (техник сүс) бирә, алардан каты тукыма (брезент, киндер) тукыйлар, бау, аркан ишәләр. Алар арасында кенаф (Hibiscus cannabinus) үсемлеге иң билге-лесе. Аны Африка, Көньяк Азиядә борынгыдан ук игәләр. Үзбәк-станда үстерелә. Кытайда шулай ук Теофраст арканчыгы (Abutilon theophrasti) киң игелә. Мальвачаларның күпчелеге — декоратив үсемлекләр. Бүлмәдә һәм оранжереяда — «Кытай розасы» (Hibiscus posa-sinensis) бакча һәм паркларда эре, төрле төстәге чәчәкле алсу штокроза (Alsea ро-sea) сортлары киң үстерелә, аларны гадәттә «мальвалар» дип атыйлар. Дару алтее (Althaea officinalis) тамырларыннан, ютәлне йомшарту өчен, дарулар ясыйлар. Мальвачаларның күп кенә төрләре — рудераль чүп үләннәр. Мальвачалар семьялыгында 85 ыруг һәм 1600 төр билгеле. Татарстанда кыргый флорада 3 ыругы һәм 7 төре үсә.[12]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG III // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2009. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1111/J.1095-8339.2009.00996.X
  2. Appendix IIB: Conserved and rejected names of families of bryophytes and spermatophytes // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / мөхәррир N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie һ.б. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
  3. 3,0 3,1 Reveal System of Classification — 1997.
  4. Takhtajan A. Flowering Plants — 2 — SPb: Komarov Botanical Institute, 2009. — ISBN 978-1-4020-9608-2doi:10.1007/978-1-4020-9609-9
  5. Cronquist A. An Integrated System of Classification of Flowering Plants — 1981.
  6. Angiosperm Phylogeny Group An ordinal classification for the families of flowering plants // Annals of the Missouri Botanical GardenMissouri Botanical Garden, 1998. — ISSN 0026-6493; 2162-4372; 0893-3243; 2326-487Xdoi:10.2307/2992015
  7. https://web.archive.org/web/20201026032801/https://www.panmai.com/Family/FamilyTable.shtml
  8. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  9. 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China // 生物多样性 — 1993. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022127
  10. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  11. Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит229
  12. Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит231

Чыганаклар үзгәртү