KAZANSUMMITКазан шәһәрендә узучы халыкара икътисади саммит, РФ һәм Ислам дөньясы илләре өчен икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытуда төп мәйданчык булып торучы халыкара очрашу. Халыкара чарада Россия, Татарстан һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (рус. ОИС) илләре, чит илләр финанс оешмалары вәкилләре, дәүләт корпорацияләре һәм эре бизнес җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре катнаша. Саммит кысаларында ислам икътисады, финанслар һәм банкинг, халыкара сәүдә буенча форумнар, стратегик форум һ.б. чаралар үткәрелә.[1]

Саммит эмблемасы
Саммит. 2014

Оештыручысы үзгәртү

 
Р.Миңнеханов (с) саммитта. 2014

2010 елдан Ислам банкы һәм финансларын үстерү фонды - компетенция үзәге (рус. Фонд развития исламского бизнеса и финансов, ингл. IBFD Fund)[2]

Саммитның максаты үзгәртү

  • Россия, Татарстан һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына (ИХО) керүче илләр[3] арасында икътисад һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен яхшырту һәм үстерүгә ярдәм итү.
  • Бизнестагы төп агымнар, инвеситиция перспективалары һәм сәүдә базары турында ирекле диалог алып барырга мөмкинлек бирү.
  • KazanSummit – Татарстанга дөнья күләмендә үзен икътисади яктан үсеш алган төбәк буларак танытырга мөмкинлек бирә торган мәйдан.
  • Халыкара платформа хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышу һәм илебезнең икътисади мөмкинлекләрне һәм инвестицион потенциалының ачыклау өчен булдырылган.


  KazanSummit - РФ һәм Ислам дөньясы илләре өчен икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытуда иң төп мәйданчык. Ислам үсеш банкы президенты Әхмәд Мөхәммәд Али Әл Мәдәни Россиягә, бигрәк тә Татарстанга яхшы мөнәсәбәттә.[4]
Рөстәм Миңнеханов
 

Тарих үзгәртү

* 2020 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан яңа коронавирус инфекциясе кабыну сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителү сәбәпле, «Россия ― Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2020» XII Халыкара икътисади саммиты 2021 елга күчерелә.

  • 2021 елның 2830 июлендә ике форматта: онлайн һәм урында узган KAZANSUMMIT 2021 XII Халыкара «Россия ― Ислам дөньясы» икътисади саммитында 60 илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән 5 мең кеше, шулай ук 30 дипломатик миссия вәкилләре катнаша[8]

Оештыру комитеты үзгәртү

  • Рәисе - ТР премьер-министры урынбасары – ТР министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров.

Бәя үзгәртү

Форум республика өчен чыгымлы түгел. Анда дәүләтнеке булмаган барлык оешмаларга катнашу түләүле. Татарстан оештыру-техник ресурсларга гына акча бүлеп бирә.[9]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар-информ , 15.06.2015, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-06-17 
  2. IBFD Fund сайтында
  3. Бүген ИХОга 54 ил керә
  4. Татар-информ, 15.06.2015, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-06-17 
  5. Саммит сайтында, archived from the original on 2015-12-22, retrieved 2015-06-17 
  6. Татар-информ , 15.06.2015, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-06-17 
  7. Саммит сайтында
  8. В Казани завершился международный экономический саммит «Россия — Исламский мир: KazanSummit 2021». trt-tv.ru, 1.08.2021
  9. Татар-информ, 10.06.2015, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-06-17