I (ı) (tat. lat. Noqtasız I(үле сылтама)) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында ун икенче. "I ı" хәрефе татар кирилл әлифбасының "Ы ы" хәрефенә туры килә, нечкә е авазына каты ише булып тора, рус ы авазыннан э авазына якынрак. Каты сүзләрдә кирилл әлифбасының сүз башыннан һәм сузыктан соң барган очракта е хәрефе латин әлифбасында туры килә, мәсәлән: ел - yıl , ерак - yıraq , елан - yılan , буенча - buyınça , каен - qayın , сыер - sıyır , уен - uyın .

Ноктасыз һәм нокталы I хәрефе

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ 2015 елның 26 июнь көнендә архивланган., Безнең гәҗит 2013 елның 6 август көнендә архивланган., TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

Искәрмә үзгәртү

Татар телендә ый - ıy диграфы аерым авазны - и авазына каты ишен билгели, Заманалиф әлифбасында ый - ıy авазына аерым хәреф í туры килә.

Яңалиф-1 әлифбасында "I i" кирилл әлифбасының "И и" хәрефенә туры килә иде, кирилл әлифбасының "Ы ы" хәрефенә Яңалиф-1та махсус хәреф "Ь, ь" туры килә иде.

Бүтән телләрдә үзгәртү

Ноктасыз I ı Төрки имләсендә (Төркия, Әзәрбайҗан, Кырым татарлары) кулланыла.

Киңәйтелгән латин имләсенә керә, Көнбатыш Европа (West Europe) шрифтлары.

Кодлар үзгәртү

Графема HTML Юникод
I I U+0049
ı ı U+0131

Моны да карагыз үзгәртү