Go A

Украина төркеме

Go_A (укр. Ґоу_Ей) — Украина электрофолк-төркеме. «Евровидение-2021»дә Украинаны тәкъдим итәләр. «Шау» җыры белән конкурс финалында 5 нче урынны яулыйлар. Башта Украинаны «Евровидение-2020»дә 2020 елның 12 маенда конкурсның беренче ярымфиналында «Сандугач» җыры белән тәкъдим итәргә тиеш булалар.

Go A
укр. Ґоу_Ей
Нигезләнү датасы 2012
Сурәт
Исем Go A
Активлык чорнының башы 2012
Катнашучы Eurovision җыр бәйгесе 2021
Барлыкка килгән урыны Киев
Жанр фолктроника[d][1]
Тавыш яздыру лейблы Universal Music Polska[d][2]
Чыгыш иле  Украина
Кулланылган тел украин теле
Рәсми веб-сайт go-a-band.com(ингл.)
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 16 788 һәм 239 000 ± 999[3]
 Go A Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Беренче тапкыр заманча электрон музыканы этник мотивлар белән берләштерүче төркем төзү идеясе Тарас Шевченкода 2011 елда барлыкка килгән, әмма аңа фикердәшләрен табу кыен булган. Шуңа күрә Шевченконың беренче омтылышлары өйдә ноутбукта була, ә тере музыкантлар белән эш 2012 елның азагында башлана. Ул вакытта беренче «Коляда» җыры барлыкка килә[4].

2016 елның ноябрендә төркемнең «Moon Records» лейблында дөнья күргән «Тавышка бар» дебют альбомы чыга[5]. Шул ук елны Go_A «The Best Track in Ukraine» бәйгесендә җиңү яулый, ә «Веснянка» җыры «Kiss FM» дулкынына эләгщ, анда алты атна рәттән «10 Dance» хит-парадында беренче урында тора, нәтиҗәдә төркем «Kiss FM Ел ачылышы» титулы белән номинацияләнә[4][6].

2017 ел башында Go_A Катя Chilly белән хезмәттәшлектә «Юмарт кич» синглын язалар[6]. Шул ук елны төркем UA: Беренче телеканалында «Фолк-music»[7] телевизион концертында катнаша, анда Крячковкадан килгән «Древо» фольклор ансамбле белән танышу була. Хезмәттәшлек нәтиҗәсендә «Брод тирәсендә елга түгәрәге» дигән җыр языла.

2019 елның язында «Веснянка» синглы Словакиядә 10 iTunes Dance chart ына керә[6].

«Евровидение-2020»гә сайлап алу үзгәртү

2020 елның 20 гыйнварында Go_A ның «Евровидение-2020» җыр конкурсына милли сайлап алуда катнашачагы билгеле була. Жирәбә нәтиҗәләре буенча төркем 8 февральдә узган милли сайлап алуларның беренче ярымфиналында чыгыш ясый һәм финалга чыга. 22 февральдә илкүләм сайлап алу финалында судьялардан да, тамашачыдан да тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыеп, беренче урынны ала[8]. Шулай итеп, төркем Украина данын Нидерландта, Роттердамда узырга тиеш булган конкурста тәкъдим итәр иде[9].

18 мартта Европа хәбәрләр тапшыру берлеге(рус.) COVID-19 пандемиясе аркасында конкурсны рәсми рәвештә гамәлдән чыгара[10]. Конкурсны гамәлдән чыгарганнан соң берничә сәгатьтән соң, НСТУ Go_A Украинаны «Евровидение-2021» җыр конкурсында тәкъдим итәчәкләрен игълан итә[11].

«Евровидение-2021» җыр конкурсы финалында милли жюри һәм тамашачылар баллары суммасы буенча төркем 5 нче урынны ала (тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча — 2 нче урын).

Төркем составы үзгәртү

Төркемгә Тарас Шевченко нигез салган. Барлыкка килгәннән соң төркем составы 14 тапкыр үзгәрә. Go_A музыкантлары Украинаның төрле якларыннан: Катерина Павленко — Нежин, Тарас Шевченко — Киев, Игорь Диденчук — Луцк, Иван Григоряк — Буковинадан[12].

Диденчуктан кала барысы да элек авыр рок уйнаганнар. Катерина Павленко шулай ук ветераннар хоры җитәкчесе булып эшли, ә Шевченко рэп-группада була, Диденчук 30дан артык музыка коралында уйный[12].

Музыкаль стиль үзгәртү

Төркем Украина аутентик вокалын, заманча бию битларын, Африка барабаннарын һәм гитара драйвын берләштерә.

Фестивальләрдә катнашу үзгәртү

«Jazz Koktebel», «Ш. Fest», «Краўна Мрій», «ГогольFest», «Vedalife», «Трипольский круг», «ART-Пикник Славы Фроловой», «Polyana Music Festival»[13], «Kyiv Open Air», «Белые ночи vol2», «Древний Меджибож» (2015), «Голосеевский тайник» (2016)[14], Израильдә, Польшада, Беларусиядә узган фестивальләрдә катнашалар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Alex Marshall, Elisabeth Vincentelli Italy wins the 2021 Eurovision Song Contest. // The New York Times / J. KahnManhattan, NYC: New York Times Company, A. G. Sulzberger, 2021. — ISSN 0362-4331; 1553-8095; 1542-667X
  2. Veen R. T. Ukraine: Go_A sign with Universal Music… and clear up rumours of collaboration with Måneskin // Wiwibloggs — 2021.
  3. YouTube Application Programming Interface
  4. 4,0 4,1 Ексклюзивні інтерв'ю Про гурт "Go-A". әлеге чыганактан 2020-02-26 архивланды. 2020-02-26 тикшерелгән.
  5. Електрофолк-гурт Go-A представив дебютний альбом. әлеге чыганактан 2020-02-26 архивланды. 2020-02-26 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 6,2 Go-A – що відомо про переможця відбору на Євробачення 2020. әлеге чыганактан 2020-02-23 архивланды. 2020-02-22 тикшерелгән.
  7. Фольк м’юзік на UA: Перший
  8. Івануха, Максим. У Нацвідборі Євробачення переміг гурт Go-A. әлеге чыганактан 2020-02-22 архивланды. 2020-02-22 тикшерелгән.
  9. Фінал відбору на Євробачення-2020: відео виступів учасників. әлеге чыганактан 2020-02-22 архивланды. 2020-02-22 тикшерелгән.
  10. Eurovision 2020 in Rotterdam is cancelled.
  11. СТБ: На Евровидении-2021 Украину должна представлять группа GO-A. әлеге чыганактан 2020-03-22 архивланды. 2021-05-24 тикшерелгән.
  12. 12,0 12,1 GO_A: 10 фактів про учасників Нацвідбору на Євробачення 2020. әлеге чыганактан 2020-02-23 архивланды. 2020-02-22 тикшерелгән.
  13. Polyana Music Festival, archived from the original on 2019-06-13, retrieved 2021-05-24 
  14. Гурт Go-A • 49 хвилин LIVE / Виступ на фестивалі «Голосіївська криївка» // 2016