«Casta diva»РФ опера сәнгатендәге лауреатларны бүләкләү өчен махсус (бердәнбер[1]) премия. 1996 елда булдырылган[2]. Премияне тапшыру тантанасы Мәскәүнең Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге музыка театрында 6 октябрьдә[3] уздырыла.
Календарь ел нәтиҗәләре буенча, премия өч номинациядә тапшырыла:

  • «Ел вакыйгасы» — узган ел премьералары арасыннан сайлап алына.
  • «Ел җырчысы» (ир / хатын-кыз) — узган елдагы премьераларда катнашучылар гына тәкъдим ителә.
  • «Опера кавалеры / дамасы» — опера сәнгатендә озак еллар хезмәт иткән шәхесләргә тапшырыла.

Гамәлгә куючылар үзгәртү

Премияне гамәлгә куючылар[4]:

  • Екатеринбурның Гуманитар университеты һәм Музыка театры үзәге,
  • «Стратегия» гуманитар һәм политология үзәге (Мәскәү),
  • Басмалар: «Культура», «Экран и сцена», «Литературная газета», «Музыкальная академия», «Петербургский театральный журнал», «Мариинский театр»,
  • Радио: «Орфей».

Жюри үзгәртү

Жюри рәисе һәм премияне булдыруны тәкъдим итүче — Михаил Мугинштейн.
Жюри әгъзалары: Юлия Бедерова, Екатерина Бирюкова, Петр Поспелов, Нора Потапова, Елена Треттьякова.

Премия атамасы үзгәртү

Премия исеме итальян композиторы Винченцо Беллининың (en) (1801-1835) «Норма» операсыннан (1831) Норма ариясе (каватинасы) — Casta Diva (тат. Пакътан-пакъ Алиһә) догасының беренче сүзләре белән аталган.

Премия билгесе үзгәртү

Операны гәүдәләндерүче статуэтка (бронза, скульптор - Николай Предеин)

Номинацияләр һәм лауреатлар үзгәртү

Ел вакыйгасы үзгәртү

1996 «Богема» (Станиславский һәм Немирович-Данченко музыка театры (Мәскәү)
1997 «Парсифаль» (Мария театры (Санкт-Петербург)
1999 «Семен Котко» (Мария театры (Санкт-Петербург)
2000 «Риголетто» (Яңа опера (Мәскәү)
2001 «Күзгә күренмәс Китеж шәһәре һәм Феврония кызыкай турында хикәят» (Мария театры (Санкт-Петербург)
2004 «Падишаһ өчен тормыш» (Мария театры (Санкт-Петербург)
2005 «Тристан һәм Изольда» (Мария театры (Санкт-Петербург)
2006 «Евгений Онегин» (Зур театр (Мәскәү)
2007 «Пеллеас һәм Мелизанда» (Станиславский һәм Немирович-Данченко музыка театры (Мәскәү)
2008 «Макбет» (Опера театры (Новосибирск) / Париж милли операсы
2009 «Воццек» (Зур театр (Мәскәү)
2012 «Роза кавалеры» (Зур театр (Мәскәү)
2013 «Индиецлар кыйралбикәсе» (Чайковский театры (Пермь) / Teatro Real (Мадрид) / Англия милли операсы (Лондон)
2014 «Сатьяграха» (Опера һәм балет театры (Екатеринбур)
2015 «Роделинда» (Зур театр (Мәскәү)[5] / Англия милли операсы (Лондон)
2016 «Травиата» (Чайковский театры (Пермь) / Unlimited Performing Arts (Дания) / Landestheater (Линц, Австрия) / Théâtres de la Ville de Luxembourg (Люксембург)

Ел җырчысы үзгәртү

Ел Бүләкләнүче Партия (опера) Театр
1996 Ольга Гурякова Мими («Богема») Станиславский һәм Немирович-Данченко музыка театры (Мәскәү)
1997 Николай Путилин Һолландияле («Оча торган һолландияле») Мария театры (Санкт-Петербург)
1998 Анна Нетребко Сюзанна («Фигаро туе») Мария театры (Санкт-Петербург)
1999 Владимир Галузин Герман («Пики дамасы») Мария театры (Санкт-Петербург)
2000 Лариса Дядькова Фрика («Рейн алтыны») Мария театры (Санкт-Петербург)
2002 Ольга Бородина Марфа («Хованщина») Мария театры (Санкт-Петербург)
2004 Геннадий Беззубенков Иван Сусанин («Патша өчен тормыш») Мария театры (Санкт-Петербург)
2005 Татьяна Печникова Норма («Норма») Яңа опера (Мәскәү)
2006 Татьяна Моногарова Татьяна («Евгений Онегин») Зур театр (Мәскәү)
2007 Лариса Гоголевская Костельничка («Енуфа») Мария театры (Санкт-Петербург)
2008 Кристина Капустинская Груша («Шаккаткан юлчы»), Грушенька («Бертуган Карамазовлар») Мария театры (Санкт-Петербург)
2009 Хибла Герзмава Лючия («Лючия ди Ламмермур») Станиславский һәм Немирович-Данченко музыка театры (Мәскәү)
2011 Альбина Шаһиморатова[6] Людмила («Руслан һәм Людмила»)
Лючия («Лючия ди Ламмермур»)
Зур театр (Мәскәү)
Җәлил театры (Казан)
2015 Наталья Морадымова Медея («Медея») Станиславский һәм Немирович-Данченко музыка театры (Мәскәү)
Дмитрий Ульянов кенәз Иван Хованский («Хованщина») Станиславский һәм Немирович-Данченко музыка театры (Мәскәү)
2016 Татьяна Сержан Леди Макбет («Макбет»)
Амелия («Симон Бокканегра»)
Леонора («Трубадур»)
Опера театры (Цюрих)
Мария театры (Санкт-Петербург)
Мария театры (Санкт-Петербург)
Илдар Абдразаков[7] Мефистофель («Фауст»)
Филипп II («Дон Карлос»)
Линдорф, Коппелиус, Дапертутто, Миракль («Һоффман әкиятләре»)
Зальцбург фестивале (Австрия)
Зур театр (Мәскәү)
Станиславский һәм Немирович-Данченко музыка театры (Мәскәү)

Опера кавалеры / дамасы үзгәртү

1996 Борис Покровский
1998 Ирина Архипова
2000 Галина Вишневская, Павел Лисициан
2001 Евгений Нестеренко
2002 Елена Образцова
2004 Владимир Атлантов
2008 Сергей Лейферкус
2016 Дмитрий Хворостовский[8]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү