Caps Lock

компьютер төймәсары төймәсе

Caps Lock (ингл. capitals lock сүзтезмәсеннән кыскарту — «зур хәрефләрне беркетү») — компьютер төймәсары төймәсе. Хәрефләрнең регистырын бәләкәй хәрефләрдән баш хәрефләр җыю режимына автоматик (даими) рәвештә алмаштыру өчен кулланыла. QWERTY һәм Дворак җәемнәрендә ул сулдан кырыйда Tab һәм

QWERTY җәеменең төймәсарындагы Caps Lock төймәсе
Shift төймәләре арасында урнашыла. Күп төрле төймәсарларда Caps Lock режимы кабынганын күрсәтә торган яктылык диоды була. Гадәттә ул төймәсарның өске уң почмагында урнаштырыла (Num Lock һәм Scroll Lock яктылык диодлары белән беррәттән), яки үзе Caps Lock төймәсе янында, яки бөтенләй аның өстендә.

Функцияләре үзгәртү

Caps Lock режимы кабынган чакта

Shift төймәсенә басу режимны сүндермәйче генә бәләкәй хәрефне кертергә мөмкинлек бирә:

Caps Lock режимын кабызмайчы җыелган текст

cAPS lOCK РЕЖИМЫ КАБЫНГАН ЧАКТА ҖЫЕЛГАН ТЕКСТ

Килешү буенча IBM PC гаиләсе компьютерларында төймәнең эшләве хәрефле символларга гына тарала һәм саннарга, тыныш билгеләренә, математик һәм махсус символларга кагылмый. Әмма иске компьютерлар төймәсарларында (мәсәлән, Commodore 64) Shift Lock, төймәсе бар. Ул 

Shift төймәсе торышын инвертлый, һәм, димәк, хәрефләргә генә түгел, ә калган символларга да тәэсир итә.

Кулланучының керү хокукларын исем һәм серсүз белән тикшерүне таләп итүче күпчелек програмлар симвооларның регистрына сизгер. Caps Lock төймәсенә ялгыш басу дөрес түгел серсүзне кертүгә китерергә мөмкин.

Уеннарда Caps Lock берәр нәрсәне кабыза яки сүндерә (мәсәлән, йөгерүне).

Тарих үзгәртү

Caps Lock төймәсе үзенең тарихын, өске регистр йозагы функциясы булган, язу машинкаларыннан йөртә. Тормышка ашырылды ул махсус ачкыч-төймә ярдәме белән. Шушы төймәгә басу

Shift төймәсен басылган килеш беркетеп калдыруга китерә иде. 
Shift төймәсенә кабат басып язу машинкасын түбән регистрга кире кайтарып була иде. Бу очракның яңгырашын Windows-ның стандарт көйләүләрендә күрергә була. Анда Caps Lock режимын ничек Caps Lock, шулай ук 
Shift төймәләре белән сүндерүне билгеләп була.
 105 төймәле IBM/Windows санак төймәсары җәеме к·б·ү 
Esc F1 F2 F3 F4 F5 F6 F7 F8 F9 F10 F11 F12 PrtSc
SysRq
Scroll
Lock
Pause
Break
 ТильдаӨндәү билгесе@КуштырнакларРәшәткә (төймә)Номер билгесеДоллар символыНокталы өтерПроцентЦиркумфлексИке ноктаАмперсандСорау билгесеЙолдызчык (типографика)Түгәрәк җәяләрТүгәрәк җәяләрСызу+ (төймә)BackspaceМашиналы кире апострофЁ1 (сан)2 (сан)3 (сан)4 (сан)5 (сан)6 (сан)7 (сан)8 (сан)9 (сан)0 (сан)МинусТигезлек билгесеBackspaceTab (төймә)QWERTYUIOPФигуралы җәяләрФигуралы җәяләрEnter (төймә)Tab (төймә)ЙЦУКЕНГШЩЗКвадрат җәяләрХКвадрат җәяләрЪEnter (төймә)Caps LockASDFGHJKLИке ноктаКуштырнакларВертикаль сызыкКире сызыкEnter (төймә)Caps LockФЫВАПРОЛДНокталы өтерЖМашиналы апострофЭКире сызыкEnter (төймә)Вертикаль сызыкZXCVBNMПочмаклы җәяләрПочмаклы җәяләрСорау билгесеӨтерShift (төймә)Кире кыек сызыкЯЧСМИТЬӨтерБНокта (тыныш билгесе)ЮКыек сызыкНокта (тыныш билгесе)Shift (төймә)CtrlWindows (төймә)Alt (төймә)Буш араAltGr (төймә)Windows (төймә)Menu (төймә)Ctrl
Ins Home PgUp NumLk / *
Del End PgDn 7 8 9 +
4 5 6
1 2 3 Ent
0 ,

Caps Lock-ка каршы хәрәкәт үзгәртү

Bash.org.ru-дагы ике гыйбарә

— БАРЫГЫЗГА ДА СӘЛАМ!
— Caps Lock-ка бас!
— РӘХМӘТ, БУЛАЙ УҢАЙЛЫРАК ИКӘН.[1]


— Мин сиңа капсламаем. Мин сиңа ШИФТЛАЕМ.[1]

Баш хәрефләрне беркетү төймәсенә каршы берничә нигезле дәлилләр бар:

  • Механик язу машинкалары, текст бастырган чакта, төймәгә берникадәр көчәнеш белән сугуны таләп итәләр иде, ә аны, бер үк вакытта чәнтеки бармак белән
Shift төймәсенә басып торып, ирешергә кыен иде. Компьютер төймәсарларында бу хәл бүтән проблем түгел, чөнки төймәгә көчәнеп басу таләп ителми.
  • Caps Lock төймәсенең стандарт урнашылуы — төймәсарның икенче рәтендә «A» хәрефе янында. Шундый төймә өчен бу артык үтәрлек урын: бер яктан, аны ялыш басырга җиңел; икенче яктан — аның урынына ешырак кулланыла торган төймәне урнаштырып була.
  • Фидонетта һәм Интернетта ЗУР ХӘРЕФЛӘР белән җыелган текст, кычкырып (акырып) эндәшү дип аңлана; символлар регистры белән чиктән тыш күп файдаланган кулланучыга гадәттә «Капслама» яки «Caps Lock төймәсенә бас» дип киңәш бирәләр. Caps Lock төймәсе булмаса «кычкырырга» алай ук җиңел булмаячак.
  • Хәзерге заман текст эшкәрткечләрендә башисемнәрне тиешле формага китерү яки инде язылган текстның регистрын алмаштыру өчен күп төрле ысуллар бар.

2001 елда Швециядә Caps Lock төймәсенә каршы беренче кампания эшли башлады — anticAPSLOCK.

2006 елда CAPSoff дип аталган кулланучылар төркеме төмәсардан Caps Lock төймәсен алып ташларга, яки, альтернатив вариант буларак, аны Scroll Lock төймәсе янына урнаштырырга тәкъдим иттеләр.

Бушаган урында нәрсә урнаштырырга гомуми кабул ителгән фикерләр юк. Мондый вариантлар тәкъдим ителә[2][3]:

  • Ctrl төймәсе;
  • икенче
Enter яки 
Backspace;
  • ике бәләкәйрәк төймә;
  • алмашу буферын идарә итү төймәсе.

Caps Lock төймәсенә кайчакта «җәемне алмаштыру» гамәлен билгеләйләр. Unix-та бу функционаллык X Window System-га башта ук хас, ә Microsoft Windows-та ул Keyboard Ninja һәм Punto Switcher шикелле махсус програмлар ярдәме белән генә, яки реестрны үзгәртеп кенә гамәлгә куелырга мөмкин.

Caps Lock-сыз җайланмалар үзгәртү

Барлык бу җайланмаларда баш хәрефтән җыю яки интерфейс аша, яки нинди дә булса төймәләр тезмәсе аша кабына.

  • Әлифбалы төймәсарлары булган төрле коммуникаторлар һәм смартфоннар — мәсәлән, Nokia E70.
  • Бәләкәй генә One Laptop per Child төймәсары[4].
  • Корвет» һәм аңа ярашлы компьютерларда «Беркеткеч» төймә  ⚪  булган. 
Shift төймәсенә беркеткеч төймәсе белән берьюлы басу Shift Lock төймәсе шикелле эшләгән. «Корвет»-та булган беркеткеч төймәсе башка модификатор-төймәләр белән дә эшләгән: Алф (әлифбаны алмаштыру), Граф (псевдографикны кертү), Сел (Num Lock төймәсенә охшаш).
  • Colemak җәемендә Caps Lock төймәсе урынында икенче
Backspace төймәсе урнашкан.
  • Google ширкәтенең Cr-48 ненбукында Caps Lock төймәсе эзләү функциясын чакыра торган төймәгә алмаштырылган[5][6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 bash.org.ru, archived from the original on 2012-02-06, retrieved 2018-05-10 
  2. CAPSoff: Alternatives 2009 елның 28 февраль көнендә архивланган.
  3. antiCAPSLOCK — Options 2009 елның 29 гыйнвар көнендә архивланган.
  4. Раскладка клавиатуры OLPC
  5. Charlie Sorrel (2010-12-08). Google’s Cr-48 Netbook Looks Gorgeous, Ditches Caps-Lock (en). Wired. әлеге чыганактан 2012-02-16 архивланды. 2011-02-11 тикшерелгән.
  6. Cr-48 Chrome Notebook (en). Google. әлеге чыганактан 2012-02-16 архивланды. 2011-02-11 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү