ATR — беренче кырымтатар телеканалы. Тапшырулар кырымтатарча, русча һәм украинча эфирга чыгалар.[2]

ATR
Ил

Россия байрагыРусия/Украина байрагыУкраина[1]

Идарә үзәге

Акмәсҗит

Тапшыру башлау вакыты

1 сентябрь 2006 (Кырым)
17 июнь 2015 (Киевтан)

Тапшыру тәмамлау вакыты

31 март 2015 (Кырым)

Ябылу сәбәбе

теркәүне кире кагу

Сайт

http://atr.ua/

Радиостанция тапшырулары мәгълүмат-аналитик, музыкаль, белем арттыру, күңел ачу программалардан тора. Телеканалны бөтен Кырым территориясендә карап булган.

2015 елның 1 апрельның сәгать 0:00 дә кабат теркәүне үтмәү сәбәпле канал тапшыруларын туктатты.[3] Шуның белән бергә, шул ук сәбәп аркасында ATR мәгълүмати холдингына керүче «Lâle» кырымтатар балар телеканалы, «Meydan» (кырымтатартелле) һәм «Лидер» (рустелле) радиостанцияләре үз ташпыруларын туктатканнар.

2015 елның июненнән ATR тапшырулары Киев шәһәреннән эфирга чыга башлыйлар.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Бу объект Россия һәм Украина арасында территориаль бәхәс астында торган Кырым ярымутравында урнашкан. Ярымутрауны фактик рәвештә контрольдә тотучы Россия Федерациясенең административ-территораль бүленеше буенча, Кырым территориясендә Кырым Җөмһүрияте һәм Акъяр федерация әһәмиятендәге шәһәре урнашалар; Украина административ-территораль бүленеше буенча, Кырым территориясендә Кырым Автономияле Җөмһүрияте һәм Акъяр махсус статуслы шәһәре урнашалар.
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-04-01, retrieved 2014-07-04 
  3. http://lenta.ru/news/2015/04/01/atr/