2000 елгы Аурупа футбол чемпионаты

2000 елгы Европа футбол чемпионаты (нид. Europees Voetbalkampioenschap 2000, фр. Championnat Européen du Football 2000, алман. Fußball-Europameisterschaft 2000) — 2000 елда узган унберенче УЕФА Европа футбол чемпионаты. Чара 10 июньнән 2 июльгә кадәр Нидерландлар һәм Бельгиянең сигез шәһәрендә (Роттердам, Амстердам, Эйндһовен, Арнем, Брүссел, Льеж, Шарлеруа һәм Бурж) үткәрелгән.

2000 елгы Аурупа футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Бельгия, Нидерланд
Вакыт 10 июн 2000 — 2 июл 2000
Такымнар 16
Үткәрү урын(нары) 8 (8 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Франция
Икенче урын  Италия
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 31
Кертелгән туплар 85 (бер мачта 2.74)
← 1996 елгы Аурупа футбол чемпионаты
2004 елгы Аурупа футбол чемпионаты →

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан. Словения һәм Норвегия милли футбол җыелмалары Европа чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Чемпионатның 31 уенында 85 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Патрик Клүйверт (Нидерландлар), Саво Милошевич (Алмания) - 5 туп.

Финалда Франция җыелмасы Италияне өстәмә вакытта 2:1 исәбе белән җиңеп, икенче тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урынны Нидерландлар һәм Португалия җыелмалары бүлешкән. Калып:УЕФА Европа футбол чемпионатлары