2-нче армия (Россия империясе)

(2-нче армия (Русия империясе) битеннән юнәлтелде)

Көнбатыш фронтБеренче бөтендөнья сугышында, һәм сугыштан алда элегрәк, Россия империясе Кораллы көчләре эчендәге оператив хәрби берләшмә.

2-нче армия
2-я армия
Бар булу еллары

июль 19151918

Ил

Россия

Керү

Россия кораллы көчләре

Дислокация

Россия империясе

Сугышлар/бәрелешләр

Беренче бөтендөнья сугышы

1914 елның июлендә оештырылган.

Төньяк-Көнбатыш һәм Көнбатыш юнәлештә алман гаскәрләренә каршы операцияләрдә катнашкан.

Рус армияләренең һөҗүме үзгәртү

 
Австрия гаскәрләре

Париждан һәм Лондоннан Петербургка көн саен телеграммалар китә. Аларда Англия һәм Франция хәрби идарәләре рус армиясенең кичекмәстән сугышка керүен таләп итәләр. Союзниклар басымы астында, француз армиясен тар-мар ителүдән коткару өчен, Россия үзенең гаскәрләрен Германиягә каршы җибәрергә мәҗбүр була. Тупланып һәм җитәрлек әзерләнеп тә бетмичә, ике рус армиясе август урталарында Көнчыгыш Пруссиягә һөҗүм башлый.

Операция генерал Самсонов җитәкчелегендә 2-нче армия һөҗүме белән башлана. Германия өчен Көнчыгыш Пруссияне югалту куркынычы туа. Әмма тылдагы таркаулык, сугыш кораллары җитешмәү һәм 1-нче армия сәргаскәре Ренненкампфның бернинди әш кылмавы нәтиҗәсендә, рус гаскәрләре җиңүләрен ныгыта алмыйлар. Август ахырында алманнар Мазурский күлләреннән көнбатыштарак генерал Самсонов җитәкчелегендәге 2 нче армияне тар-мар итәләр.

Рус гаскәрләре зур югалтуларга дучар булалар. Әмма алар Германия төзегән сугыш планын җимерүгә ирешәләр: алманнарга дошманнарын берәм-берәм җиңү мөмкин булмый, һәм алар Көнбатыш фронттагы көчләрен бераз киметергә мәҗбүр булалар.

Состав үзгәртү

Армия гаскәрләре баш командующийлары үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Калып:Беренче бөтендөнья сугышында Россияның Кораллы көчләре