1982 елгы дөнья футбол чемпионаты

1982 елгы дөнья футбол чемпионаты (исп. Copa Mundial de Fútbol de 1982) — 1982 елда узган уникенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 13 июннән 11 июлгә кадәр Испаниянең ундүрт шәһәрендә (Мадрид, Барселона, Севилья, Билбао, Вальядолид, Малага, Валенсия, Сарагоса, Элче, Овьедо, Хихон, Аликанте, Виго, А-Корунья) үткәрелгән.

1982 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Испания
Вакыт 13 июн 1982 — 11 июл 1982
Такымнар 24
Үткәрү урын(нары) 17 (14 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Италия
Икенче урын  Алмания
Өченче урын  Польша
Дүртенче урын  Франция
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 52
Кертелгән туплар 146 (бер мачта 2.81)

Ярышта 24 җыелма такым катнашкан, шуларның 13 - Аурупадан, 3 - Көньяк Америкадан, 2 - Төньяк Америкадан, 2 - Африкадан, 1 - Азиядән һәм 1 - Океаниядән. Әлҗәзаир, Камерун, Һондурас, Кувәйт һәм Яңа Зеландия милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш өч этаптан торган: беренче этапта 24 такым алты төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар дүрт төркемгә бүленеп әйләнмә система буенча уйнаган. Өченче этапта төркемнәрдә беренче урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 52 уен уйналган, 146 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Паоло Росси (Италия) - 6 туп, Карл-Һайнц Руменигге (Көнбатыш Алмания) - 5 туп.

Финалда Италия җыелмасы Көнбатыш Алманияне өстәмә вакытта 3:1 исәбе белән җиңеп, өченче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Польша футбол җыелмасы Франсаны 3:2 исәбе белән җиңгән.