1976 елгы Аурупа футбол чемпионаты

1976 елгы Европа футбол чемпионаты (серб. Европско првенство у фудбалу 1976, хорв. , босн. Evropsko prvenstvo u nogometu 1976., словен. Evropsko prvenstvo v nogometu 1976, мак. 1976 Европското фудбалско првенство) — 1976 елда узган бишенче УЕФА Европа футбол чемпионаты. Чара 16 июньнән 20 июньгә кадәр Югославиянең ике шәһәрендә (Белград һәм Загреб) үткәрелгән.

1976 елгы Аурупа футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Югославия Социалистик Федератив Республикасы
Вакыт 16 июн 1976 — 20 июн 1976
Такымнар 4
Үткәрү урын(нары) 2 (2 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Чехословакия
Икенче урын  Алмания
Өченче урын  Нидерландлар
Дүртенче урын  Югославия
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 4
Кертелгән туплар 19 (бер мачта 4.75)

Ярышта 4 җыелма такым катнашкан.

Ярыш финалның 1/2 өлешеннән башланып, «җиңелгән очракта төшеп калу» схемасы буенча үткәрелгән.

Чемпионатның 4 уенында 19 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Дитер Мүллер (Көнбатыш Алмания) - 4 туп.

Финалда Чехословакия җыелмасы Көнбатыш Алманияне матчтан соңгы пинәлти сериясендә 5:3 (матчның төп һәм өстәмә вакыты 2:2 исәбе белән тәмамланган) исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Нидерландлар җыелмасы Югославияне өстәмә вакытта 3:2 исәбе белән җиңгән. Калып:УЕФА Европа футбол чемпионатлары