1950 елгы дөнья футбол чемпионаты

1950 елгы дөнья футбол чемпионаты (порт. Copa do Mundo FIFA de 1950) — 1950 елда узган дүртенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 24 июннән 16 июлгә кадәр Бразилиянең алты шәһәрендә (Рио-де-Жанейро, Сан-Паулу, Белу-Оризонте, Куритиба, Порту-Алегри һәм Ресифи) үткәрелгән.

1950 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Бразилия
Вакыт 24 июн 1950 — 16 июл 1950
Такымнар 13
Үткәрү урын(нары) 6 (6 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Уругвай
Икенче урын  Бразилия
Өченче урын  Швеция
Дүртенче урын  Испания
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 22
Кертелгән туплар 88 (бер мачта 4)

Ярышта 13 җыелма такым катнашкан, шуларның 7 - Аурупадан, 5 - Көньяк Америкадан, 2 - Төньяк Америкадан, 1 - Азиядән. Англия милли футбол җыелмасы дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашкан. Һиндстан, Шотландия һәм Төркия футбол җыелмалары чемпионатка сайлап алынып та, катнашудан баш тартканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 13 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче урыннар алган дүрт бер-берсенә каршы бер мач уйнап җиңүчене ачыклаган.

Барлыгы 22 уен уйналган, 88 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Адемир (Бразилия) - 8 туп, Оскар Мигуес (Уругвай) - 5 туп.

Хәлиткеч мачта Уругвай җыелмасы Бразилияне 2:1 исәбе белән җиңеп, икенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган.