Өлкәр (M45) — Сәвер йолдызлыгында сибелгән тупланыш; Җир шарына якыннарыннан берсе һәм гади күз белән иң яхшы күренеп тора торганнардан берсе.

Өлкәр тупланышы
Сәвер йолдызлыгында урнашкан Гиадалар (C41) һәм Өлкәр (M45) тупланышлары

Йолдызлар үзгәртү

Өлкәр тупланышы 12 яктылык елы диаметрлы һәм якынча 1000 хисапка алган йолдызны эченә ала (күпләр катлаулы йолдызлар булалар). Барысы тупланышка 3000 йолдыз чамасы керә. Тупланышта кайнар күк йолдызлар күпчелек тәшкил итәләр, аларның 14 гади күз белән күренәчән. Тупланыш йолдызларының гомуми массасы 800 Кояш массасына чамасы тиңдәш.

Тупланышның иң якты тугыз йолдызының исемнәре борынгы греклар мифлардагы Плеядалар җиде апа-сеңгелләре: Алкиона, Келено, Майя, Меропа, Стеропа, Тайгета и Электра, һәм шулай ук аларның әти һәм әни — Атлант һәм Плейона хөрмәтенә куштылар.

Өлкәр иң якты йолдызлары
Исем Билге Күрәнмә
йолдызча зурлык
Спектр
сыйныфы
Алкиона Сәвер η (25) 2,86 B7IIIe
Атлас Сәвер 27 3,62 B8III
Электра Сәвер 17 3,70 B6IIIe
Майя Сәвер 20 3,86 B7III
Меропа Сәвер 23 4,17 B6IV
Тайгета Сәвер 19 4,29 B6V
Плейона Сәвер BU (28) 5,09 (үзгәрмә йолдыз) B8IVep
Келено Сәвер 16 5,44 B7IV
Астеропа Сәвер 21 5,64 B8Ve
Сәвер 22 Сәвер 22 6,41 B9V
Сәвер 18 5,65 B8V

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Өлкәр сибелгән тупланышы йолдызлары исемлеге