ӘҗәкүлТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Әҗәкүл
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°45'5"тн, 54°0'53"кнч
Нигезләнгән 1722
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 362 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423740
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Азякуль

Халык саны — 362 тирәсендә. Почта индексы — 423740.

Тарих үзгәртү

1722 елдан билгеле.[1]

Әҗәкүл авылы шул ук атамалы күл буенда Гәрәй, XIX гасыр уртасыннан ― Шәрәп, аннары Такталачык волосте башкортларының төп авылларының берсе[2]. Җир 207 җанга бирелгән.

Авыл Агыйдел елгасы тугаендагы тигез үзәндә урнашкан. Халык бакча үстерә, мал көтә, игенчелек, кәсепчелек белән шөгыльләнә: халыкның күп өлеше пристаньдә эшли; җәен көненә 20 тиен, көзен 15 тиен алалар.

1848 елда 62 йортта 200 ат, 27 эре терлек, 100 сарык, 150 кәҗә, шулай ук 25 умарта, 15 чолык туры килә. 1905 елда 2 җил тегермәне, бакалея лавкасы, хуҗалык кибете, «пароход һәм икмәк» пристане булуы теркәлә.

1848 елда мәчет исәпкә алына, 1870 елда аның карамагында мәктәп тә була[2].

Халкы үзгәртү

1795 елда 37 йортта 225 башкорт, бер йортта ― 6 типтәр, 1816 елда 51 йортта ― 305, 1834 елда 75 йортта ― 363 башкорт (6сы ― ике хатынлы, 1се ― өч хатынлы), 1848 елда 62 йортта ― 351 башкорт, 1859 елда ― 404 башкорт, 1870 елда 443 башкорт яши. 1906 елда 100 йортта ― 441 кеше яшәве теркәлгән. 1912 елда 115 йортта ― 580 асаба башкорт исәпкә алынган[2].

Демография үзгәртү

Халык саны
1795 1859 1870 1884 1906 1913 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
231 409 443 441 411 580 590 934 538 446 323 303 359 373 362

Төп милләтләр: 1912 елгы җанисәпкә чаклы — асаба башкортлар[2], 1989 елгы җанисәп буенча — татарлар.

Административ-территориаль королышы үзгәртү

Әҗәкүл авылы 1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Такталачык волостена керә. 1920 елдан башлап Минзәлә кантонына карый.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш районы составына кертелә, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә районына күчрелә, 1965 елның 12 гыйнварыннан кабаттан Актаныш районы составында.

Хәзерге ваҡытта Актаныш районының Актанышбаш авыл җирлегенә керә[3].

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[5]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.