Әхтәм Әбүшахманов

Әхтәм Әбүшахманов (Әхтәм Әхәт улы Әбүшахманов, баш. Әхтәм Әхәт улы Әбүшахманов) – драма театры артисты. РСФСР атказанган артисты (1989). С. Юлаев (1983), К. Әхмәтҗанов (2005) премияләре лауреаты.

Әхтәм Әбүшахманов
Туган телдә исем Әхтәм Әхәт улы Әбүшахманов
Туган 10 март 1948(1948-03-10) (76 яшь)
Әбҗәлил районы Бурангул авылы
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре драма артисты, режиссёр
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры
Җефет Зәлифә Әбүшахманова, БР атказанган мәдәният хезмәткәре
Балалар уллары Айрат (1974), Ринат (1980)
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1983)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1948 елның 10 мартында БАССР Әбҗәлил районы Бурангул авылында туган. Уфада сәнгать укуханәсен (Г. Гыйләҗев курсы) (1970), Уфа сәнгать институтын (Ф. Касыймова курсы) (1996) тәмамлаган.

Башкорт язучылары әсәрләре буенча радиоспектакльләр авторы. С. Альтов һәм М. Задорнов хикәяләрен тәрҗемә итә. Сөйләм жанры өчен методик әсбаплар яза.[1]

Иҗаты үзгәртү

Ә. Әбүшахмановның иҗаты зур драматик көчкә ия, катлаулы психологик образлар тудыруга сәләтле. Каһарманнары эчке югары мәдәнияткә, табигый тактка ия, максатчан булу белән аерыла. 1982 елда уйнаган дипломат Кәрим Хәкимов роле («Кызыл паша» Нәҗип Асанбаев) танылу китерә.

Уйнаган спектакльләре үзгәртү

М. Гафури театры үзгәртү
 
Ә. Әбүшахманов
Милли яшьләр театры (Уфа) үзгәртү
  • «Отелло» У.ШекспирОтелло
  • «Төшемле урын» А.Н.Островский — Юсов
  • «Идегәй белән Морадым» — Туктамыш хан
  • «Мәхәббәт турында легенда» Г. Мөсрепов — Кодар
  • «Салават» М. КәримЮлай Азналин

Куйган спектакльләре үзгәртү

Милли яшьләр театры (Уфа) үзгәртү
  • «Розамы мин, әллә?..» (1990) Ә. Дилмөхәммәтова
  • «Курай моңы» (1992) Н.Гаетбай

Стәрлетамак театры үзгәртү

«Нур» театры үзгәртү
  • «Мәхәббәт тарихы» И. Юмагулов
  • «Йөрәгеңне суытма» Р. Колдәүләтов
  • «Күрәзәче» (1998) З. Хәким
Сибай театры үзгәртү
Уфа СА уку театры үзгәртү
Салават театры үзгәртү
  • «Ай тотылган төндә» М. Кәрим
  • «Бакыр беләзек» А. Яхина[2]

Әдәбият үзгәртү

  1. Ә. Әбүшахманов. «Мөбәрәковлар буыны». Ватандаш. 1999.
  2. Ә. Әбүшахманов. «Пәрдә артындагы тормышым». Тамаша. 2005.
  3. «Әтәчләр», «Нәселсез кала күрмә», «Сугыш чукмарлары». Һәнәк. 1999-2000.

Фильмография үзгәртү

  • 1978 — «Алатауның көмеш мөгезе» (Серебряный рог Алатау) «Казахфильм» — Кайсар
  • 1988 — «Кинҗә» (Кинзя) «Баштелефильм» — Сатлык
  • 1990 — «Сарыколак» (Желтоухий) «Баштелефильм» — Һиммәт

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

ССРБ театр әһелләре берлеге әгъзасы (1977).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү