Әхмәт Әхәди

опера җырчысы, лирик-драматик тенор, Тукай бүләге иясе

Әхмәт Әхәди (Әхмәт Илтифат улы Әхәди, рус. Ахмед Агади) – опера җырчысы, лирик-драматик тенор, Тукай бүләге иясе.

Әхмәт Әхәди
Тулы исеме

Әхмәт Илтифат улы Әхәди

Туу көне

30 март 1965(1965-03-30) (58 яшь)

Туу урыны

XXII партсъезд исем. совхоз, Чимкент, Казакъстан ССР, ССРБ

Эшчәнлек еллары

1993―х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

Тенор[d]

Жанрлар

опера, классика

Коллективлар

К.С. Станиславский һәм В.И. Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль театры, Санкт-Петербургның Мария театры

Хезмәттәшлек

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры

Бүләкләр

«Алтын битлек» премиясе (2008),
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2008)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1965 елның 30 мартында Казакъстан ССРның Чимкент өлкәсендә XXII партсъезд исемендәге совхозда чабан гаиләсендә туган. Әтисе Илтифат - фарсы (иранлы әзербайҗан?), әнисе Әнисә – татар. Әхмәт гаиләдә 7- бала. 4 кыз туганы һәм 5 ир туганы бар. Вокал белән 20 яшендә генә шөгыльләнә башлый.[1] П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлый (1993). 1993-2005 елларда К.С. Станиславский һәм В.И. Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль театры солисты. 2005 елдан Санкт-Петербургның Мария театрының опера төркеме солисты. Россия, Италия, Франция, Австрия, Англия һ.б. илләрдә, шөһрәтле опера сәхнәләрендә: Мәскәү Зур театры, Амстердам операсы, Даниянең Король операсы, Лондонның Альберт-холлында җырлый.

  • Хәрби хезмәтне Новосибирск каласында үтә. Аны тынлы оркестрда эшләргә алып калалар. Әзерлеге булмау сәбәпле Новосибирскида консерваториягә керә алмый. Новосибирск музыка училищесында педагог Н.Л. Дынкинада 3 ел укый. Мәскәү консерваториясенә 1 урынга 20 намзәт арасыннан үтә. Театр белгечләре Әхмәт Әхәдинең тавыш диапозонының гаять киңлегенә игътибар итәләр. Көчле тавыш белән бергә аңа табигатьтән актёр сыйфаты да мул бирелгән.

Иҗаты үзгәртү

  • К.С. Станиславский һәм В.И. Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль театры сәхнәсендә Баян («Руслан һәм Людмила»), Ленский («Евгений Онегин»), Моцарт («Моцарт һәм Сальери»), Яшь чегән («Алеко»), Граф Альмавива («Севилья чәчтарашы»), Пинкертон («Мадам Баттерфляй»), Кавародосси («Тоска»), Фауст («Фауст»), Альфред («Ярканат») партияләрен башкара.[2]
  • 1990 ел урталарыннан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры белән хезмәттәшлек итә.Казан театрының премьераларында, Ф.И. Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивальләрендә, театрның Европа илләрендәге еллык гастрольләрендә даими катнаша: «Риголетто», «Травиата», «Аида», «Кармен», «Боһема»да җырлый. Татар операларында баш рольләрне башкара: Җик («Алтынчәч»), Тукай («Шагыйрь мәхәббәте»).[3]
  • 2005 елдан В. Гергиев чакыруы буенча Санкт-Петербургның Мария театрында опера төркеме солисты, итальян (Верди, Пуччини, Доницетти) репертуарын башкара.[4] Анна Нетребко, Мария Гулегина, Ольга Бородина , Илдар Абдразаков белән чыгыш ясый.
  • 2018 елның 27 сентябрендә Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында «Сөембикә» операсында Явыз Иван партиясен башкара.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Россиянең атказанган артисты (1999).
  • Россиянең халык артисты (2001).
  • Россиянең «Алтын битлек» Милли премиясе (2008) - «операда иң яхшы ир-ат роле өчен».

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2008) – Резеда Ахиярованың «Шагыйрьнең мәхәббәте» операсында Тукай партиясен башкаруы өчен.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү