Әхмәд Ясәви (Хуҗа Әхмәд, Кол Әхмәд) — гомумтөрки әдәбият вәкиле.

Әхмәд Ясәви
Туган XI гасырның икенче яртысы, 1093 ел дип күрсәтелә
Яса төбәге
Үлгән 1166 ел
Төркистан, Караханиләр дәүләте[d]
Күмү урыны Мавзолей Ходжи Ахмеда Ясави[d]
Ватандашлыгы Караханиләр дәүләте[d]
Һөнәре шагыйрь

 Әхмәд Ясәви Викиҗыентыкта

Почта маркасы ССРБ, 1989 ел

Ул XI гасырның икенче яртысында Яса (Яссый) дигән төбәктә туган. Аның әтисе — шәйх Ибраһим Мәхмүд углы — иртә вафат була. Булачак әдип Арслан-баб дигән кешедә тәрбияләнә. Бохарада бөтен мөселман дөньясының мәшһүр шәхесе, рухание Йосыф Хамаданиның шәкерте була. Остазы үлгәч, аның урынына шәйх, ягъни суфилар башлыгы булып кала. Изгелеге, таланты, кылган эш-гамәлләре белән Әхмәд Ясәви исән вакытта ук үз чорының атаклы кешесенә әверелә. Үлгәч исә аның популярлыгы тагын да арта; күп санлы легенда-риваятьләр туу, әдәби һәм гыйльми әсәрләр язылу — шуның ачык билгесе. Әдипнең кабере изге урынга әйләнә. Аның өстенә Аксак Тимернең зур корылма төзетүе дә мәгълүм. Еш кына «Мәдинәдә — Мөхәммәд, Төркестанда — Хуҗа Әхмәд» дип йөрткәннәр һәм Әхмәд Ясәви каберенә зиярәт кылуны ярым хаҗга бару белән тиңләгәннәр.

Шагыйрь әдәбиятта барыннан да элек үзенең шигырьләр тупламы — «Диване хикмәт» белән мәшһүр. Казан басмала­рында аның күләме 300 биткә якын. Җыентыкта төрле зурлыктагы 135 шигъри әсәр бар. Алар, нигездә, ыстрафа ахырындагы рифмаларның соңгы хәрефләренә карап, әлифба тәртибендә урнаштырылганнар.

Әхмәд Ясәвинең шәкерте — Сөләйман Бакырганый

Моны да карагыз үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.