Әсән (Дүртөйле районы)

Әсән (рус. Асәново) — Башкортостанның Дүртөйле районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1479 кешенең яшәве мәгълүм. Күәш елгасы өстенә урнашкан.

Әсән
Карта
Ил Россия
Регион Башкортстан
Район Дүртөйле районы
Координатлар 55°26'40"тн, 54°43'9"кнч
Халык саны 1479 кеше

Тарихи мәгълүмат үзгәртү

Беренче мәртәбә Әсәнлеләрнең җиргә хокук турындагы материалларда искә алына. Анда язылганча, типтәрләр Җәлдәк вулысы җирләренә Ɵфə төбәк кәнсәләриясе тарафыннан урнаштырылган.[1]

Әсән мәдрәсәсе үзгәртү

XX гасыр башында авыл ике мәхәлләгә бүленгән. Берсе кадими, икенчесе — җәдиди була. Җәдит ягындагы икенче мәхәллә мәчетендә имам булып Шәехзадә Бабичның атасы Мөхәммәтзакир хәзрәт тора. Мәчет янында гына ике катлы мәдрәсә, тулай торак, ашханә, келәтләр. Мәчетне дә, мәдрәсәне дә Дүртөйле төбәгендә иң бай һәм укымышлы кешеләрнең берсе булган Сәхипзадә Мәкъсүтов салдырган. IV Дәүләт думасына депутат булып сайланган алдынгы карашлы бай Әсәндәге мәдрәсәне тирә-як төбәкнең мәдәният, мәгърифәт үзәгенә әверелдерә. Хуҗасы исеме белән, «Мәдрәсәи Максуди» дип йөртелгән уку йортында яңача предметлар укытыла; мөгаллимнәр арасында Ɵфəдан, Казаннан, Eкатиpинбуртан килгән зыялылар да була.

300ләп шәкерт укыган шушы мәдрәсәдә 1904—1906 еллар тирәсендә чып-чын татар ᴛияᴛыры барлыкка килә. Дәреслекләр, уку әсбаплары юнәтү, шәкертләрнең өс-башларын карап, тамакларын туйдыру белән генә чикләнмичә, Сәхипзадә Максудов үз мәдрәсәсендә ᴛияᴛыр почмагы да булдыра, сәхнә мәйданчыгы эшләтеп, аны затлы чаршау белән җиһазлап куя. Бабич бик тиз арада Әсәндәге татар ᴛияᴛырының җанына әверелә.

«Мәдрәсәи Максуди» шәкертләре Г.Камалның яңа чыккан пьесасы «Беренче ᴛияᴛыр»ны Дүртөйлегә барып куялар. Бу бистәдә «Икбал» дигән зур көтепханә эшли. спиктәкеᴫ шул көтепханә залларының берсендә куела. Шәехзадә Хәмзә бай ролен башкара.[2]

Атаклы кешеләр үзгәртү

Икътисад һәм социаль тармак үзгәртү

Урта мәктәптә 2006 елга кадәр татарча гына укытылды, башкортлаштыру сәясәте сәбәпле рус теленә күчәргә мәҗбүр булганнар.

СПК колхоз "Әсән", ГУП "Әсән" кирпеч ɜавуᴛы (дивар материаллары, кирпеч)

Мәдәният үзгәртү

Башкортстан җɵмһүрᴎятсының милли әдәбият музее филиалы - Шәехзадә Бабичның Йорт-музее бар.

"Сердәш" вокальный ансамбле - "Түгәрәк уен" татар фольклорының II Бөтенроссия фестиваленең Лауреаты (Төмән, 2009).

Демография үзгәртү

Халык саны
2010[3]
1479

2002 елның халык исәбен алу буенча авыл халкының 49%ы башкорт, татарлар 47%.

Географик урынлашу үзгәртү

  • район үзәгенә кадәр (Дүртөйле): 12 км
  • якындагы тимер юл стаʜсaсенә (Ɵфə): 129 км

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү