Әскәр Айтматов, Әскәр Чыңгыз улы Айтматов (кырг. Аскар Чыңгызович Айтматов, 1959 елның 5 гыйнвары, ССРБ, Кыргыз ССР, Фрунзе) — Кыргызстан сәясәтчесе, 2002-2005 елларда Кыргыз Республикасының тышкы эшләр министры, 2005 елдан «Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык-күл форумы» иҗтимагый фонды җитәкчесе. Кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов (1928-2008) улы.

Әскәр Айтматов
Кыргызстан байрагы Кыргызстан тышкы эшләр министры
Вазыйфада
2002 ел – 2005 ел
Туган 5 гыйнвар 1959(1959-01-05) (65 яшь)
ССРБ, Кыргыз ССР, Фрунзе
Әни Керез Шемшибаева (1930-1999)
Әти Чыңгыз Айтматов (1928-2008)
Белем Мәскәү дәүләт университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1959 елның 5 гыйнварында Кыргыз ССР Фрунзе (1991 елдан Бишкәк) шәһәрендә язучы Чыңгыз Айтматовның Керез Шемшибаева (1930-1999) белән булган беренче гаиләсендә туган икенче улы. Туганнары: бертуганы Сәнҗәр (кырг. Санжар) (1954, Кыргызстанның Мәскәүдәге һәм Европа илләрендәге махсус вәкиле, соңыннан эшмәкәр, Мәскәүдә яши), әтисенең Мария Урмат кызы Айтматова белән булган икенче никахында туган сеңлесе Ширин (Кыргызстан парламенты - Жогорку Кенеш депутаты, соңыннан вуз укытучысы, эшмәкәр), энесе Илдар (кырг. Элдар) (рәссам, дизайнер, Чыңгыз Айтматов нигез салган халыкара фонд җитәкчесе). Әбисе, Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Хәмзә кызы Габделвәлиева (07.12.1904 — 10.08.1971) ягыннан нәсел башы (Ишманов-Габделвәлиевләр) Кукмара районы Мәчкәрә авылыннан башлана [1].

«Тарихчы-Көнчыгыш белгече» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Азия һәм Африка институтын тәмамлаган (1981). Инглиз, төрек, француз телләрен камил белә.

Хезмәт юлы үзгәртү

1982-1983 елларда ССРБ тышкы эшләр министрлыгының Урта Көнчыгыш бүлеге хезмәткәре (Мәскәү).

1983-1987 елларда ССРБның Төркиядәге илчелеге хезмәткәре.

1987-1990 елларда ССРБ тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат бүлеге хезмәткәре (Мәскәү).

1992-1994 елларда Кыргыз Республикасы тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат-сәясәт бүлеге мөдире.

1992-1994 елларда Кыргыз Республикасы тышкы эшләр министры урынбасары.

1994-1996 елларда Кыргыз Республикасының БМОдагы даими вәкиле в.б. (Нью-Йорк).

1996-1998 елларда Кыргыз Республикасы президенты киңәшчесе.

1998-2002 елларда Кыргыз Республикасы президенты администрациясенең тышкы сәясәт бүлеге мөдире.

2002-2005 елларда Кыргыз Республикасы тышкы эшләр министры.

2005 елдан «Евразия инициативалары» халыкара фонды директоры.

Кызыклы факт үзгәртү

Әтисе, кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов турында «Айтматов дөньясы. Айтматовсыз дөнья» (рус. Мир Айтматова. Мир без Айтматова) фильмын төшерә (Кыргызфильм, сценарий авторы Абибилла Пазылов, куючы-режиссер Бакыт Карагулов, композитор Тугельбай Карагулов) [2]

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү