Әсгать Гарипев (Әсгать Гарип улы Гарипев, 15 гыйнвар 1925(1925-01-15), Мәлбагыш, Азнакай вулысы, Бөгелмә кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР30 март 2001(2001-03-30) (76 яшь), Актүбә, Азнакай районы, Татарстан, Россия) — Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе, җәмәгать эшлеклесе, скважиналарга бер сменалы хезмәт күрсәтүгә күчү инициаторларының берсе, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).

Әсгать Гарипов
Туган 15 гыйнвар 1925(1925-01-15)
Мәлбагыш, Азнакай вулысы, Бөгелмә кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 30 март 2001(2001-03-30) (76 яшь)
Актүбә, Азнакай районы, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

Әсгать Гарипов 1938 елда Мәлбагыш җидееллык мәктәбен тәмамлый, аннан колхозда эшли.

1943 елның гыйнварында Кызыл Армия сафларына алына, 1 нче Байкал арты фронты гаскәрләрендә хезмәт итә, снайперларны әзерләү курсларында укый, Япониягә каршы сугышларда катнаша. Хәрби бурычны үтәүдә күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медале, ә аннан соң — алты сугышчан һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 1950 елның октябрендә кече сержант исемендә демобилизацияләнә.

1951 елның ноябреннән нефть сәнәгатендә нефть һәм газ чыгару буенча оператор ярдәмчесе, оператор, скважиналарны тикшерү буенча оператор, нефть һәм газ чыгару буенча мастер булып эшли. Нефть промыселларын күпскважиналы хезмәт күрсәтүгә күчерү башында торды, ул нефть чыгарганда хезмәт җитештерүчәнлеген кискен күтәрергә мөмкинлек бирде.

Бүләкләре үзгәртү

Ленин ордены (30.03.1971)
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985)[1]
«1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале
"Батырлык өчен" медале (18.09.1945)[2]
«Нефть сәнәгате отличнигы» билгесе, социаль ярышларда җиңүченең күкрәк билгеләре
Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе исеме
Әсгать Гариповка 1971 елның 30 мартында Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү