Әрмәнстанда ислам

Әрмәнстанда ислам (әрм. Իսլամը Հայաստանում ) — Әрмәнстан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Әрмәнстан халкының (2 957 мең кеше) 0,10  % ы (3 800 кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Хәзерге вакытта Әрмәнстанда Ислам тарафдарлары күп түгел, гәрчә 17471828 елларда Эриван ханлыгы(ингл.) территориясендә ислам дәүләт дине дәрәҗәсендә булган.

Әрмәнстанда ислам
Дәүләт  Әрмәнстан
 Әрмәнстанда ислам Викиҗыентыкта
Ереванның Зәңгәр мәчете

Тарих үзгәртү

 
Эриван ханлыгы
 
1896 елда Әрмәнстанда мөселманнар. Сыек яшел – шигыйлар, куе яшел — сөнниләр

Әрмәнстанда ислам Гарәп яулары чорыннан билгеле. 645 елда Әрмәнстан җирләренә беренче тапкыр гарәпләр бәреп керә. Үз хакимиятен ныгыту һәм исламлаштыру процессын тизләтү өчен гарәп хәлифләре басып алынган җирләргә гарәп кабиләләрен күчереп утырта, VII гасырдан башлап Әрмәнстанда гарәпләр саны күбәя[2].

XI гасырдан башлап, Әрмәнстан территориясе сәлҗүк төрекләре һөҗүменә дучар була.

Төрки-мөселманнарның Әрмәнстанга килүенең яңа дулкыны Монгол империясе, аннары Аксак Тимер эшчәнлеге белән бәйле.

XVI гасырда әрмәннәрне ислам диненә күчерү өчен, исламга күчкән әрмәнгә өстенлекләр бирүче Җәфар кануны кулланыла.

Иран шаһы (1587—1629) Габбәс I фәрманы белән әрмәннәрне Иранга күчереп утырталар (Бөек сөрген(рус.)).

1826 елда Эриван ханлыгында 90 000 тирәсе мөселман яши. 1828 елда Көнчыгыш Әрмәнстан территориясенең Россия империясенә кушылуы вакытында, якынча 107 мең кешенең 87 меңе мөселман булган. 1831 елда мөселманнар саны 50 меңгә кадәр кимегән. Эриван шәһәрендә 11 400 кешенең 7 000 нән артыгы мөселман булган. 1869 елда Эриван өязе территориясендә 60 мәчет була.

1897 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, ул чактагы Эривань губернасында губерниянең 92 323 кешесеннән 25 218 е мөселман булган (27,3 % ).

XX гасыр башына мөселманнар (азәрбайҗаннар) Эриван өязе халкының 62 % ын тәшкил иткән. Шәһәрдә 7 шигый мәчете булган[3].

Совет чорында мәчетләрнең күпчелеге ябыла. Бүгенге көндә мәчетләрдән бары тик Иран осталары реставрацияләгән Зәңгәр мәчет (Хөсәен Али-хан мәчете) генә гамәлдә.

Яңа заман үзгәртү

Хәзерге Әрмәнстанда, нигездә, көрдләр һәм фарсылар ислам динен тота. Мөселманнар җәмгыятендә ~4 мең кеше исәпләнә һәм алар, нигездә, Абовян районында яши. Карабаг конфликтына(ингл.) кадәр Әрмәнстанда азәрбайҗаннарның эре ислам җәмгыяте яшәп килгән, әмма аларның барысы да диярлек илдән куып чыгарылган.

Мәчет үзгәртү

Зәңгәр мәчетЕреванның бердәнбер мәчете. Җәмигъ мәчетен 1766 елда Эриван ханлыгы хакиме Хөсәен Али-хан төзеткән. Мәчетнең мәйданы 7 000 кв. м. Манарасының биеклеге 24 метр. Төзелгән вакытыннан Беренче бөтендөнья сугышы башланганчыга кадәр эшли. Сугыш вакытында сугыш кораллары склады итеп файдаланыла.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң һәм 1995 елга кадәр мәчет территориясендә Ереванның тарих һәм табигать музее урнашкан булган[4].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү