Әнвәр Әлимҗанов

казакъ язучысы

Әнвәр Әлимҗанов, Әнвәр (Әнвәрбәк) Турлыбәк улы Әлимҗанов (каз. Әнуар Тұрлыбекұлы Әлімжанов, 1930 елның 12 мае, СССР, РСФСР, Казакъ АССР, Таллыкурган өлкәсе, Карлыгаш1993 елның 9 ноябре, Казакъстан, Алматы) — совет һәм казакъ язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе. 1991 елның 29 октябреннән 26 декабренә кадәр – СССР Югары Советының Республикалар Советы җитәкчесе, 1991 елның 26 декабрендә әлеге Советта «СССР Югары Советы Республикалар Советының № 142-Н Декларациясе» кабул ителә, шуның нигезендә СССР дәүләте яшәүдән туктый.

Әнвәр Әлимҗанов
каз. Әнуар Әлімжанов

Тугач бирелгән исеме: Әнвәрбәк Турлыбәк улы Әлимҗанов
Туу датасы: 12 май 1930(1930-05-12)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Казакъ АССР, Таллыкурган өлкәсе, Карлыгаш
Үлем датасы: 9 ноябрь 1993(1993-11-09) (63 яшь)
Үлем урыны: Казакъстан, Алматы
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР→
Казакъстан Казакъстан
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1954—1993
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: казакъ
Дебют: «Кәрван кояшка бара» повесте
Премияләр: Абай исемендәге Дәүләт премиясе
Бүләкләр: Халыклар дуслыгы ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1930 елның 12 маенда[1] Казакъ АССР Таллыкурган өлкәсе (1997 елдан Алматы өлкәсе Алакүл районы Екпенде авыл округы) Карлыгаш авылында туган. Найман кабиләсенең каракирәй ыруы болатшы нәселеннән. Ун яшендә әнисез кала. Балалар йортында тәрбияләнә. Бөек Ватан сугышы азагында унбиш яшьлек яшүсмер колхозда су ташучы һәм тракторчы булып эшли[2].

Казакъ дәүләт университетының (1993 елдан Әл-Фәраби исемендәге Казак милли университеты, kk) журналистика факультетын тәмамлаган (Алматы, 1954). 1953 елдан КПСС әгъзасы. Журналист буларак, хезмәт юлы «Алматинская правда» (хәзерге «Огни Алатау») газетасында башлана.

«Литературная газета»ның (Мәскәү) Урта Азия, Үзәк Азия һәм Казакъстан ССР буенча үз хәбәрчесе булып эшли.

1963—1967 елларда — «Казахфильм» киностудиясенең баш мөхәррире.

1968 елда — «Правда» газетасының Казакъстан ССР буенча үз хәбәрчесе.

1969 елдан — «Қазақ әдебиеті» (Казакъ әдәбияты) атналык газетасының баш мөхәррире.

1970—1979 елларда — Казакъстан ССР Язучылар берлегенең беренче секретаре, бер үк вакытта (1986 ела кадәр) СССР Язучылар берлеге идарәсе секретаре.

1986 елдан — Казакъстан ССР мәдәният фонды рәисе, Казакъстан ССР Тынычлык һәм татулык шурасы рәисе. Казакъстан ССР Югары Советы депутаты, Казакъстан ССР халык депутаты[3][4](1990-1993). КПССның XXIV һәм XXV съездлары делегаты

1959 елдан — Азия һәм Африка илләре язучылары белән бәйләнешләр буенча Совет комитеты рәисе урынбасары.

1981—1991 елларда — Казакъстан ССР авторлык хокукларын саклау агентлыгы рәисе.

1991 елның март — октябрь айларында — Казакъстан ССР коммерция телевидениесе һәм радиотапшырулар ассоциациясе президенты.

1991 елның 29 октябреннән 26 декабренә кадәр — СССР Югары Советының Республикалар Советы җитәкчесе, 1991 елның 26 декабрендә әлеге Советта « СССР Югары Советының Республикалар Советының № 142-Н Декларациясе» кабул ителә, шуның нигезендә СССР дәүләте яшәүдән туктый. РФ югары дәүләт органы — халык депутатлары съезды — БДБ оештыру турында килешүне ратификацияли[5].

1991 елдан — Казакъстан социалистик фиркасе рәисе[6]

1993 елның 9 ноябрендә Алматыда вафат.

Иҗаты үзгәртү

Чагыштырмача кыска вакыт эчендә күренекле очеркист, публицист һәм прозаик була. Билгеле әсәрләре арасында — «Махамбет угы», «Чапкын», «Ялкынланып янучы сөңге», «Укытучының кайтуы», «Кешеләр юлы» романнары. Алар барысы да якын һәм ерак чит илләрнең күп телләренә тәрҗемә ителгән[2]. Татарстан китап нәшрияты 1974 елда язучының «Отрар хатирәсе» китабын татар телендә бастырып чыгарган (Лирон Хәмидуллин тәрҗемәсе).

Библиография үзгәртү

  • 1962 — «Судан һәм коры җирдән илле мең миль»;
  • 1963 — «Кәрван кояшка бара»;
  • 1964 — «Зәңгәр таулар»;
  • 1966 — «Отрар хәтирәсе»;
  • 1969 — «Дала кайтавазы»;
  • 1967 — «Махамбет угы»;
  • 1973 — «Чапкын»;
  • 1974 — «Рудаки тәхете»;
  • 1979 — «Укытучының кайтуы»,
  • 1992 — «Тану».
  Петр Беренче Аурупага тәрәзә ачса, Әнвәр Әлимҗанов икенчесен – Азиягә ачты [2]
 

.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1967 – «Хезмәттәге фидакарьлек өчен» медале
  • 1980 – Халыклар Дуслыгы ордены [7]
  • Абай исемендәге Дәүләт премиясе
  • Казакъстан комсомолы премиясе
  • 1969 – Җәвахарлал Неру исемендәге халыкара премия
  • 1974 – «Лотос» халыкара премиясе
  • 1985 – Агостиньо Нето исемендәге халыкара премия

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Флюра Кадыйр кызы (Байнетова), милләте буенча татар[8]. Улы — Әскар (1964 елгы, журналист, 2009 елдан — «Мир» дәүләтара телерадиоширкәтенең Казакъстан үзәк милли филиалы директоры) [9]; кызы Динара.

Хәтер үзгәртү

  • Алматы, Астана, Таллыкурганда урамнарга исеме бирелгән.
  • 2000 елда укыган мәктәбенә (Алматы өлкәсе) исеме бирелгән, анда музее ачылган.
  • 2011 елда Кабанбай авылында (Алакүл районы) бюсты ачылган, 2012 елда авыл паркына исеме бирелгән [2].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Алимжанов Ануар. // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2004. — Т. I. — ISBN 9965-9389-9-7 (рус.).
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Василий Воробьев. Свет негаснущей звезды. 2015 елның 22 февраль көнендә архивланган. ognialatau.kz, 5.07.2012(рус.)
  3. Верховный Совет СССР (XIII созыв), октябрь — декабрь 1991
  4. Алимжанов, Ануарбек Турлубекович (Ануар) в новостях и прессе — 20066. әлеге чыганактан 2015-05-18 архивланды. 2015-05-14 тикшерелгән.
  5. Леонид Млечин. «КГБ. Председатели органов госбезопасности. Рассекреченные судьбы». // books.google.ru
  6. Из истории Социалистической партии Казахстана по документам Архива Президента Республики Казахстан 2020 елның 29 июль көнендә архивланган.
  7. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 8 мая 1980 года № 2064—Х «О награждении писателя Алимжанова А. Т. орденом Дружбы народов» // «Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик». — № 20 (2042) от 14 мая 1980 года. — Ст.392.
  8. Лирон Хәмидуллин. Урта Азиядәге шәп татарыбыз. «Казан утлары», 2021 ел, июль, 161нче бит
  9. Алимжанов Аскар Ануарбекович. 2015 елның 22 февраль көнендә архивланган. whoiswho.kz, 04.06.2011(рус.)