Әнвәр Галим, әдәби тәхәллүсе — Мусабай (1912-1988) — татар журналисты, Библияне татар теленә тәрҗемә итүчеләрнең берсе.

Әнвәр Галим
Туган телдә исем Ənwər Ğalim, Әнвәр Галим
Туган 1912(1912)
Казан, Татарстан
Үлгән 28 гыйнвар 1988(1988-01-28)
Нью-Йорк, АКШ
Һөнәре сәясәтче, язучы
Сәяси фирка АКШ Республика фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

1938 елда ул Казан педагогика институтын татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча тәмамлагач, мәктәптә укытучы булып эшли башлый. 1941 елда сугышка китә, аннары әсирлеккә эләгә. Әсирлектә ул татар телендә чыгучы «Идел-Урал» газетасы өчен яза башлый. Сугыштан соң Алманиядә кала, татар эмигрантлары чыгарган «Азат ватан» журналы белән хезмәттәшлек итә. 1953 елдан 1988 елга кадәр Әнвәр Галим Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәтендә эшли. Шул елларда АКШга күчә, Азатлык радиосының Нью-Йорк корреспонденты буларак эшли, күп мәкаләләр чыгара.

АКШ гражданлыгын алгач, Әнвәр Галим республикачылар фиркасенә кабул ителә, сәяси тормышта актив катнаша. Библиянең Швед Институты соравы буенча Библияне татар теленә тәрҗемә итә.

Сылтамалар үзгәртү