Әмир Әминов, Әмир Мөхәммәт улы Әминов (баш. Әмир Мөхәмәт улы Әминев, 1953 елның 1 гыйнвар, СССР, РСФСР, БАССР Гафури районы, Сабай) ― язучы, БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1989). Башкортстанның халык язучысы (2022).

Әмир Әминов

Әмир Әминов
Тугач бирелгән исеме: Әмир Мөхәммәт улы Әминов
Туу датасы: 1 гыйнвар 1953(1953-01-01) (71 яшь)
Туу урыны: Гафури районы, Сабай авылы
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1975-хәзергәчә
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: хикәя, повесть
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Турат» (1975)
Премияләр: Россиянең зур әдәби премиясе (2012)
Бүләкләр: С. Юлаев ордены ― 2021

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1953 елның 1 гыйнварында БАССР Гафури районының Сабай авылында туган. Сабай авылында башлангыч, Юлыкта сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Уфада 1нче санлы интернат-мәктәптә белем ала. Армия хезмәтеннән соң Мәскәүдә әдәбият институтында (1975-1980) укый. Институтны тәмамлап, Уфага кайта һәм 18 ел «Агыйдел» журналында эшли, 2002 елдан баш мөхәррир. 1998-2002 елларда «Шоңҡар» журналында баш мөхәррир[1].

Иҗаты үзгәртү

«Турат» исемле беренче хикәясе 1975 елда «Агыйдел» журналында дөнья күрә, «Каен яфрагы» дип аталган беренче җыентыгы 1981 елда нәшер ителә. «Яшьлек моңнары» (1989), «Мең дә бер газап» (1995), «Чоңгыл» (2001), «Капка» (2003), «Китай-город» (2012) исемле повесть һәм хикәя җыентыклары чыкты.[2] Әсәрләрендә, нигездә, авыл тормышын чагылдыра. Яшьләрнең эчкерсез мәхәббәте, намус һәм намуссызлык, үткәннәргә, табигатькә сакчыл караш — иҗатының төп темалары. Рус телендә иҗат итүче Талха Гыйниятуллинның 3 проза китабын, А. Платонов, В. Белов, В. Распутин, Камил Җиһаншинның хикәяләрен тәрҗемә итте. Яңа әсәрләргә, яңа китапларга рецензияләр яза, матбугатта бүгенге проза хакында мәкаләләр белән чыгыш ясый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү