Әманәт (гарәп. امانت‎ «әманәт-үн» — «ышаныч, ышанып тапшырылган нәрсә»)[1] — килешүне тәэмин итү өчен бирелгән кеше.

Әманәт
Дәүләт  Россия

Тарих үзгәртү

Башкортларда Әманәтлек институты Монгол империясе заманыннан билгеле. Раил Кузеев, Әбүбәкер Усманов һәм башкалар фикеренчә, Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуыннан һәм аны колонияләштерү башланганнан соң барлыкка килә.

Башкортлардан килешүне тәэмин итү өчен бирелгән беренче кеше — Сураман би (16 гасыр уртасы) була, аның турында бөрҗән, кыпчак, тамъян һәм үсәргән ырулары шәҗәрәсендә телгә алына (19 гасыр)[2].

Россия хакимияте Әманәтлек институтын сугыш һәм ихтилаллар вакытында файдалана. Әманәт итеп, кагыйдә буларак, абруйлы кешеләрнең туганнары, һәр даруганан 12 кеше алынган; өстәмә рәвештә дә җыйганнар.

Әманәтләр Казанда Әманәт сараенда (рус. аманацкий двор) тотылган, ә 17 гасырдан алып — Бөре, Көңгер, Минзәлә, Уфа һәм хәзерге Башкортстанның башка урыннарында тотылган.

1662 елда Әманәтләрнең бер өлешен җәзалап үтерү хәбәре башкорт ихтилалының (1662-64) көчәюенә сәбәп була.

Әманәтләр гомеренә хәвеф янауга карамастан, 1681-1684 елларда һәм 1704-11 елларда ихтилаллар тукталмый.

1728 елда әманнәтчелекне бетерү гаризаларына җавап итеп, Сенат бөтен Әманәтләрне Уфага күчерергә боера һәм аларны эшләрдә файдалануны тыя.

Әманәтлекнең файдасызлыгы хөкүмәтне бу институттан баш тартырга мәҗбүр итә.

Әманәтлек соңгы тапкыр Ырымбур губернасында 18 гасыр уртасында телгә алына.

Екатиринбурда Әманәтлек избасында 300 Әманәт — башкорт ыруларының балалары сакланган. Башкортстанда берничә җәмәгать эшлеклесе 2006-2010 елларда Мортаза Рәхимовның улы Уралга каршы җинаять эш Әманәтлеккә охшаш дип әйтәләр.[3].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рифкать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. К.:ТКН, 2001. ISBN 5-298-01004-0
  2. Аманат, Башҡорт энциклопедияһы, archived from the original on 2016-04-05, retrieved 2017-09-18 
  3. youtu.be/0t60tHRjKr4?t=5m21s