Әлганак (гарәп. العناق الأرضәл-‘әнақ әл-’ард — «каракал»; Андромеда γ, Андромеда гаммасы, γ And) — Андромеда йолдызлыгының яктырыш буенча өченче йолдызы. Бу катлаулы йолдыз Җирдән 350 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Әлганак
Андромеда йолдызлыгы

Йолдыз системасы үзгәртү

Әлганак — дүртле йолдыз. Андромеда γ¹ (Андромеда γ A) — кызгылт-сары якты зур йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,26m тәшкил итә.

Андромеда γ¹ дан 9,6 почмакча секунд ераклыкта Андромеда γ² (Андромеда γ BC) урнашкан. Ул өчле йолдыз булып тора һәм аның тулай күренмә йолдызча зурлыгы +4,84m тәшкил итә.

1842 елның октябрь аенда Вильгельм Штруве (Wilhelm Struve) бу йолдызны Андромеда γ B (+5,5m) һәм Андромеда γ C (+6,3m) йолдызларына «бүлде». Аларның әйләнә вакыты 64 ел тәшкил итә. 19571959 елларда ясалган спектр тикшеренүләре Андромеда γ B — спектр куш йолдызы булуын күрсәтте. Ике B спектр сыйныфылы йолдыз бер-бере тирәсендә 2,67 көн эчендә әйләнеп чыгалар.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Йолдызның гарәп теленнән алынган исем Әлганак (гарәп. العناق الأرضәл-‘әнақ әл-’ард, ингл. Almach, рус. Аламак) «каракал (чүл селәүсене)» белдерә. Йолдызның тагын бер гарәп исеме Риҗелел-Мөсәлсәлә (гарәп. آلرخل المسلسلةәр-риҗл әл-мөсәлсәләһ — «Богаулының аягы»[1]).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Риҗел — аяк; мөсәлсәл — чылбыр кебек бер-беренә бәйләнгән. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.