Әкре́н йөрүчелә́р (Tardigrada) - умырткасыз хайваннар тибы. 400 дән артык төре бар, Татарстан территориясендә 34 төре билгеле, ләкин аларның саны 45 кә кадәр булуы ихтимал. Дымлы мүктә, үсемлек калдыкларында, төче сулыкларда, ләмле комда һәм чуерташта, шулай ук җир өстендәге үсемлекләрнең сулы элпәләрендә яши.

Гәүдәләре 0,1-1,2 мм озынлыкта, таза, аз сегментлы, 4 пар бүлгәләнмәгән гади очлыклары бар. Төзелешләре буенча буынтыгаяклыларга якын, ләкин алар гадирәк. Кан әйләнеше һәм газ алмашы әгъзалары юк. Бер күзәнәкле суүсемнәр, бөтерелчек суалчаннар, нематодалар һ.б. вак организмнар белән тукланалар. Әкрен йөрүчеләрнең корсагаяклы моллюсклар ашказаннарында яшәүче паразит формалары билгеле. Яшерен яшәү рәвеше алып баралар.

Уңайсыз шартларда кутикуляр капламы астында шарсыман циста стадиясендә яки бик нык сусызландырганда коры «мичкә» стадиясен барлыкка китерәләр. Мондый халәттә 10 елдан артык яшәргә сәләтле, -272 °C ка кадәр суытуга, +150 °C ка кадәр җылытуга түзәләр, бу вакытта әче тудыргыч куллану 600 мәртәбә кими. Мондый анабиотик фазаларны исәпләгәндә, алар 60 елдан да артык яшәргә мөмкин.

Чыганаклар үзгәртү