Әкрам Галимов, Әкрам Миңлегалим улы Галимов, каз. A'kiram Men'lig'alymuly G'ali'mov (1892-1913) — XX гасыр башында иҗат иткән татар язучысы, шул ук вакытта казакъ шагыйре (каз. ақын), драматург, мөгаллим, тәрҗемәче, журналист. Әсәрләрен татар һәм казакъ телләрендә язган.

Әкрам Галимов
каз. A'kiram G'ali'mov
Файл:.jpg
Туган телдә исем Әкрам Миңлегалим улы Галимов
Туган 17 ноябрь 1892(1892-11-17)
Россия империясе, Акмолинск (Нурсолтан), Акмола өлкәсе
Үлгән 7 август 1913(1913-08-07) (20 яшь)
Троицк
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре язучы, мөгаллим

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1892 елның 17 ноябрендә Дала генерал-губернаторлыгына керүче Акмола өлкәсе Акмулла округы (1868 елдан Акмулла өязе) Акмолинск (хәзерге Нурсолтан) шәһәрендә туган. Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсенең башлангыч бүлеген тәмамлаган (1905).

Хезмәт юлы үзгәртү

Иҗаты үзгәртү

«Шура», «Айкап», «Кармак» журналларында, «Идел» газетасында «Чала татар», «Кара туры егет» псевдонимнары белән чыгышлар ясый. Өйрәнчек шигырьләре казакъ телендә чыгучы «Айкап» журналында дөнья күргән. «Акмулла», «Шура» журналларында күпләгән үләңнәре, мәкаләләре, әңгәмәләре, фельетоннары басылган. Әсәрләрен татар һәм казакъ телләрендә язган. Казакъ халкының артта калганлыгы турында чаң суга, аны укыту-агарту зарурлыгын яклап чыга. Казакъ теленә Габдулла Тукайның шигырьләрен, Джордж Байронның әсәрләрен (мәсәлән, «Шильон тоткыны» поэмасы) тәрҗемә иткән. Сәхнә әсәрләре Кустанай шәһәренең һәвәскәр театры сәхнәсендә, соңрак Уфа, Троицк шәһәрләрендә һәвәскәр труппалар тарафыннан уйнала.

Әсәрләре үзгәртү

Татар телендә үзгәртү

  • 1913 «Май мәсьәләсе, яхуд Аңгыра мулла» пьесасы
  • «Бәхетсез сылу» пьесасы

Казакъ телендә үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
  2. Қазақ әдебиеті. Энциклопедиялық анықтамалық. Алматы: «Аруна Ltd.», 2010. ISBN 9965-26-096-6

Әдәбият үзгәртү

  1. Мәхмүтов Һ., Илялова И., Гыйззәт Б. Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.
  2. Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. Казан, 2001.
  3. Искаков Б. Этапы развития казахско-татарских литературных связей // Казахская литература и её интернациональные связи. Алма-Ата, 1973.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1911-1915 елларда Троицки шәһәрендә нәшер ителгән журнал