Әкмал Гыйльфан улы Вахитов (1900 елның 15 мае, Шыгай, Ивановски вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе1957 елның 21 ноябре, Ишембай, Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1948).

Әкмал Вахитов
Туган 15 май 1900(1900-05-15)
Шыгай, Ивановски вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 21 ноябрь 1957(1957-11-21) (57 яшь)
Ишембай, Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР

Тормыш юлы үзгәртү

Әкмал Вахитов 1900 елның 15 маенда Казан губернасының Шыгай авылында туа[1]. Белеме — башлангыч.

1914 елда Тула корал заводыднда извозчик булып эшли башлый. 1916—1917 елларда Кавказ аръягы нефть промыселлары тартальщигы булып эшли. 1918 елда Кызыл Армия сафларына алына. Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясе 26 нчы дивизиясе составында сугыша, Ватандашлар сугышында катнаша.

1923 елдан «Старогрознефть» трестының (Грозный) промыселында бораулау эшчесе, тормозчы, бораулаучы ярдәмчесе, бораулаучы, ключник, мастер булып эшли. 1937 елдан — Башкорт АССРның «Ишембайнефть» трестының ключнигы, мастеры, скважиналарны җир асты ремонты буенча өлкән мастеры.

А. Г. Вахитов тәкъдиме буенча җитештерүгә 20 дән артык рационализаторлык тәкъдимнәре кертелә.Алар арасында — тирән нефть пробаларын алу юлы белән скважинаның эксплуатацион колоннасына су үткәрү урыннарын билгеләү ысулы, нефть чыгаруның компрессор ысулы белән пластта һава калдыгына каршы скважина колоннасына «башмак» урнаштыру, насосның тузган шарик клапаннарын шлифлау өчен станок эшләү.

Трестта эшләү дәверендә А. Г. Вахитов нефть скважиналарын җир асты ремонты профессияләренә 28 кеше өйрәткән.

Нефть чыгаруны арттыруда, яңа нефть ятмаларын эзләүдә һәм нефть скважиналарын бораулауда зур казанышлары өчен ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1948 елның 8 маендагы Указы белән А. Г. Вахитовка Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә[1].

«Ишембайнефть» трестында 1957 елга кадәр эшли. 1957 елның 21 ноябрендә вафат була.

Бүләкләр үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Ишембай шәһәрендә урамга исеме бирелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Герои труда. Справочник о Героях Социалистического Труда и кавалерах ордена Трудовой Славы трёх степеней из Башкортостана./ сост. Р. А. Валишин [и др.]. — Уфа : Китап, 2011. — 432 с. : ил. — ISBN 978-5-295-05228-6.
  • Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М. А. Ильгамов т. 2. В-Ж. 2006. −624 с. ISBN 5-88185-062-9.; науч. изд. Башкирская энциклопедия, г. Уфа.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Акмал Гильфанович Вахитов / warheroes.ru