Әдһәм Тенишев – дөньякүләм танылган тюрколог-галим. СССР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1984), Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында Урал-Алтай телләре бүлеге мөдире, Россия тюркологлар комитеты рәисе, Төркиядәге “Төрек Дил Курумы” җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, Финляндиядәге фин-угыр җәмгыятенең мөхбир-әгъзасы, “Евразия атласы” редакциясе әгъзасы, “Евразия халыклары эпосы” сериясенең баш мөхәррире.

Әдһәм Тенишев
Туган телдә исем Әдһәм Рәхим улы Тенишев
Туган 26 апрель 1921(1921-04-26)
Пенза
Үлгән 11 июль 2004(2004-07-11) (83 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Ховански зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы  РСФСР[d]
 СССР
 Россия
Әлма-матер СПДУ Көнчыгыш факультеты[d], Мәскәү дәүләт элемтә юллары универстиеты[d] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре тюрколог
Эш бирүче РФА тел белеме институты[d]
Ата-ана
  • Рәхим Мөбин улы (әти)
  • Әминә Алим кызы (әни)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d][1] һәм РФА әгъза-корреспонденты[d][1]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Әдһәм Рәхим улы Тенишев 1921 елның 24 апрелендә Пенза шәһәрендә морзалар гаиләсендә дөньяга килә. Рәхим Тенишев Казан реаль училищесында белем алган, Г.Тукай белән таныш була, Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Колахмәтовлар белән татар спектакльләрендә уйнап йөри. Әбисе Хәбибҗамалга Ризаэтдин Фәхретдиннең “Мәшһүр хатыннар” китабында бер сәхифә багышланган.

Галимнең әнисе һәм Әйшә апасы тырышлыгы белән 1925 елларда Пензада үзешчән театр хәрәкәте барлыкка килә. Һәвәскәрләр көче белән авылларда спектакльләр күрсәтеп йөреп, җыелган акчаны Пенза шәһәрендә татар балалар бакчасы, татар мәктәбе һәм татар балалар приюты ачу өчен файдаланалар. Үз инициативалары белән татар телендә шәһәр китапханәсе ачып җибәрәләр.

1928 елны Әдһәм Пенза татар мәктәбенә укырга керә. 1931-34 елларда гаиләсе белән Җәлалабадта яши. 1941 елга кадәр Мәскәү тимер юл инженерлары институтында укый.

1945-48 елларда Ленинград университетының Шәрык телләре факультетына укырга керә. Аның укытучылары – дөньяга танылган мәшһүр галимнәр Н.Дмитриев, А.Кононов, С.Малов, Е.Бертельс, И.Крачковский була.

1953 елны кандидатлык хезмәтен яклый. Хезмәт юлын Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында гади хезмәткәр булып башлый. 1964-2004 елларда, гомеренең соңгы көннәренә кадәр, институтның төрки һәм маңгул телләре секторына (соңрак Алтай, маңгул телләре бүлеге итеп үзгәртелде) җитәкчелек итте.

Ә.Тенишев – 1984 елдан РФ Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, 1987 елдан - Россия тюркологлар комитеты рәисе. Әдһәм Рәхим улы Тенишев – киң эрудицияле, тюркология үсешенә зур өлеш керткән галим. Аның филология өлкәсендәге беренче хезмәте борынгы уйгыр ядкәре “Алтун ярук”ны тикшерүгә багышлана. Яшь белгеч СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтына эшкә билгеләнә. Бераздан (1956 ел) Кытай Фәннәр академиясе соравы буенча, төрки тел белгечләре әзерләү өчен өч елга Кытайга җибәрелә.

Читтә эшләгән вакытта ул Тибетнең төрки халыклар яшәгән өлкәләрендә җанлы сөйләмне өйрәнә һәм язмалар алып бара. Соңрак шушы еллар эшчәнлеге нәтиҗәсендә аның күп санлы мәкаләләре, “Сарыг уйгыр теле”, “Салар теле” дигән ике гаҗәеп китабы дөнья күрде. Салар төркиләре тарихын беренче өйрәнүче галим дә Ә.Тенишев була. Кырык елдан соң, Кытайда эшләү дәверендә алып барган фактологик материалларга бай көндәлеге дә нәшер ителде (“У тюркских народов Китая”, 1995).

Оз авылы сөйләшенә багышлап мөһим фәнни хезмәт яза.[2]

Әдһәм Рәхим улының икенче фәнни юнәлеше - борынгы һәм урта гасыр төрки язма әдәби телен өйрәнү. Аерым алганда, борынгы Орхон-Енисей, уйгыр язма истәлекләрен җентекле тикшереп, ул телнең шул чорда барлыкка килгән үзенчәлекле төренә - койнега игътибарын юнәлтә. Ягъни сөйләшү теле төрки кабиләләрдә төрлечәрәк барса да, аларның язма әдәби формасы калыплашкан икәнен күрсәтә.

Ә.Тенишев җитәкчелегендә һәм мөхәррирлегендә “Төрки телләрнең тарихи-чагыштырмалы грамматикасы”ның алты томы әзерләнә һәм бастырып чыгарыла. Әмма галим аның алтынчы (“Тюркский язык как система. Картина мира протюрков по данным языка”) томының басылып чыгуын күрә алмады. 2004 елның 11 июлендә ул бу дөньядан бакыйга күчте.

М. Зәкиев, Ф. Хәкимҗанов, Ф. Йосыпов, Р. Йосыпов, В. Сергеев, Г. Арсланов, Ф. Нуриева, Э. Кадыйрова һ. б. татар галимнәре аны укытучылары итеп саныйлар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://elibrary.ru/item.asp?id=16208634
  2. Язык татар села Усть-Уза. Tatarica (сборник в честь Умера Дахера). Ваммала, 1987, с. 307-333

Чыганак үзгәртү